Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бу – XXI гасыр предприятиесе

Бу – XXI гасыр предприятиесе
08.02.2019 / Көнүзәк

Бу – XXI гасыр предприятиесеБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булып, предприятие җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде.

– Завод үсешсен, иң мөһиме заказлар булсын өчен республика аңа күрсәтергә мөмкин ярдәм чараларын тикшердек. Чөнки без бергәләп эшләргә тиеш. Бүген көндәшлек шартларында яшибез. Илдә биредә җыелучы детальләрне җитештерүче берничә генә предприятие бар. Шуңа күрә без ныкышып заказлар алырга тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Якын киләчәктә Оборона министрлыгы, “Газпром” җитәкчеләре белән очрашу көтелә. Шуңа күрә аерым фикерләрне мин аларга җиткерәчәкмен. Моннан тыш, без предприятиегә кагылышлы социаль мәсьәләләрне тикшердек, гражданнар авиациясе өчен двигательләр җитештерүне үстерү варинтларын карадык.
Төбәк җитәкчесе җитештерү цехларын карады һәм предприятиенең, шул исәптән гражданлык тәгаенләнешендәге продукциясе белән танышты. Аерым алганда, Радий Хәбиров импортны алыштыру программасы кысаларында “ВК-2500” двигателе компонентлары җитештерү буенча авиация технологияләре технопаркында һәм җитештерү-технология үзәгендә булды.
– Миндә яхшы тәэссоратлар калды. Бу машиналар төзүдә югары компетенциягә ия, тирән тарихлы, мөһим һәм уникаль предприятие, – диде Радий Хәбиров. – Биредә бердәм коллектив, яшьләр, Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаучылар эшли. Предприятиенең заман белән бергә атлавы, яңа технологияләр куллануы мөһим. Мине Европаның заманча заводларын хәтерләтүче кайбер цехлар таң калдырды. Бу – XXI гасыр предприятиесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»