Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бушлай антеннага гаризалар кабул ителә башлады

Бушлай антеннага гаризалар кабул ителә башлады
12.02.2019 / Көнүзәк

Бушлай антеннага гаризалар кабул ителә башладыБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада яшәүчеләрнең санлы телевидение кабулиткечләре сатып алуга чыгымнарын каплыйлар һәм санлы телесигнал булмаган зоналарда юлдаш антенналары урнаштыралар.

Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгыннан хәбәр итүләренчә, бушлай тәлинкә урнаштыруга беренче гаризалар Нуриман районында яшәүчеләрдән алынган.
“Юлдаш кабулиткечләрен урнаштыруда санлы эфир телевидениесе зонасыннан читтә калган халыкка дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Андый торак пунктларның исемлеге РТРС сайтында урнаштырылган. Ярдәм гражданнарның ике категориясенә күрсәтеләчәк: пенсиягә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга һәм балага айлык пособие алучы аз керемле гаиләләргә. Ярдәм алу өчен Агентлык сайтында документлар исемлеге белән танышырга мөмкин. Мәсьәләне хәл итүне тизләтү өчен республиканың һәр районында документлар пакеты булдырырга ярдәм итәчәк җаваплы кеше билгеләнде. Аларның исемлеге Агентлык сайтында басылды”, — дип белдерде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Исегезгә төшерәбез, 3 июньнән Башкортстанда аналог тапшырулары тулысынча туктатылачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»