Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Республика гүя умарта күче!

Республика гүя умарта күче!
12.02.2019 / Көнүзәк

Республика  гүя умарта күче!Соңгы айларда Башкортстан халык хуҗалыгының барлык тармакларында да җанлану күзәтелә.

Хәер, Башкортстанны баллы төбәк дип атау, аның күпмилләтле тырыш, фидакарь халкын исә умарта күче белән чагыштыру элек-электән килә. Бәлки нәкъ шуның өчен дә республикабыз бүген илдә, дөньяда табигый бренды – бал белән генә түгел, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, башка җитештерү тармаклары ныклы үсеш алган әйдәүче төбәк буларак та танылды.


Әмма аерым бер чорда, умарталарда бал кортлары кышкы йокыга талгандай, республика үсешендә дә сүлпәнлек күзәтелеп алды. Шуңа күрә дә Башкортстанның яңа җитәкчесе Радий Хәбиров югары вазыйфага керешү белән эшне тәү чиратта “умарталарга ревизия үткәрү”дән, ягъни халык хуҗалыгының һәр тармагын сәламәтләндерү, аларда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән колачлы чаралардан башлады. Һәм узган елның октябреннән башланган мондый “ревизия”, чыннан да, тиешле нәтиҗәне бирә дияргә тулы нигез бар. Республика тормышы бүген, чын-чыннан, умарта күчедәй гөжләп тора. Әле анда, әле монда республика, ил, дөньякүләм әһәмияттәге чаралар үтә, төбәк үсешендә мөһим карарлар чыгарыла, алгарышлы проектларга башлангыч бирелә. Әлбәттә, аларның башында, тәү чиратта, республика җитәкчелеге тора. Бу җәһәттән узган атна вакыйгаларына күз салу да җитә.
Атна башында Уфада Халыкара хезмәт оешмасының һәм Башкортстанның 100 еллыклары уңаеннан “Хезмәт өлкәсенең киләчәге” дигән халыкара форум узды.
Дөньяда бүген 150 миллион эшсез исәпләнә, хатын-кызларның хезмәт хакы ирләрнекеннән 20 процентка кимрәк булып кала, һөнәри авырулардан 2,7 миллион кеше һәлак була. Форумда чыгыш ясаучылар күтәргән янә бер җитди мәсьәлә: әйтик, 2017 ел йомгаклары буенча, рәсми мәгълүматларга ярашлы, илдә уртача хезмәт хакы 38 мең 800 сум дип билгеләнсә, чынбарлыкта исә ул 21 мең сум белән чикләнә. “Мондый күренеш социаль киеренкелеккә китерергә мөмкин”, дип билгеләнде утырышта.
Хәер, тармак өчен җаваплы җитәкчеләр катнашлыгында үткән халыкара форум нәкъ менә шундый четерекле мәсьәләләрне тикшерү, алар буенча анык карарлар кабул итү максатында оештырылды да инде. Һәм андый карарлар кабул ителде дә. Һәрхәлдә Башкортстан мисалында чыннан да шулай. Форумда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бел­дерүенчә, республика әлеге вакытта мотлак медицина страховкалавы турында законга үзгәреш-ләр кертү башлангычы белән чыккан. Бу үзгәрешләр эш бирүчеләр хезмәткәрләр турында яхшырак хәстәрлек күрсен өчен аларны дәртләндерү, шул исәптән матди яктан да, механизмын эшләүне күздә тота.
Беренче чиратта, ул диспансерлауга кагыла, аны исем өчен түгел, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк. Шуңа күрә дәүләт тарафыннан матди дәртләндерү таләп ителә.
Радий Хәбиров чыгышында республика илдә беренчеләрдән булып “Лаеклы хезмәт” программасын кабул итте, дип белдерде. Бүген бездә эш бирүчеләргә һәм профсоюзлар белән берлектә гражданнарга лаеклы хезмәт шартлары тудыру юнәлешендә җитди эш җәелдерелгән. Аның нәтиҗәлелек күрсәткечләренең берсе — коллектив хезмәт бәхәсләре, забастовкалар һәм башка социаль киеренкелек күренешләре булмавы.
Республика “Һөнәре буенча иң яхшы”, “Русиядә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешма” Бөтенрусия бәйгеләрендә дә уңышлы катнаша.
Ә инде форумда күтәрелгән башка көнүзәк мәсьәләләр буенча анык карарлар якын чорда кабул ителер дияргә кирәк.
Хөкүмәттә үткән оператив ки-ңәшмәдә исә республика җитәк­чесе Радий Хәбиров моннан бер­ничә ай элек җәелдерелгән пассажирлар ташуны җайга салу һәм Күпфункцияле үзәкләр эшен көйләү буенча эшкә йомгак ясады. Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә: республикада автобусларның начар техник торышы буенча алты меңгә якын протокол төзелгән, 80 автобуска арест салынган. Маршрутларда эшләргә хокукы булмаган барлык автобус водительләре базардан кысрыклап чыгарылган.
Табигый ки, мондый чаралар урамнарда проблемалар тудырды — транспорт җитешми башлады. Мәсьәләне хәл итү өчен җитәк­челек “Башавтотранс”ның өстәмә автобусларын җәлеп итә башлады. Тик алар да аз булып чыкты. Шул рәвешле, дәүләт автобуслар паркы өчен әлегә 100 зур автобус сатып алырга карар ителде. Алар 9 апрельдә республика урамнарында пәйда булачак. Киләсе ел ахырына янә 250 автобус сатып алыначак. Алар бер стильдә бизәләчәк. Анда йөргән өчен бердәм транспорт картасы белән исәпләшергә мөмкин булачак.
Уфада автобуслар өере белән йөри торган урыннар күп иде. Шунлыктан, 18 маршрут кыскартылган һәм алар 96га калган.
Пассажирлар ташу өлкәсендә тиешле тәртип урнаштырылган кебек, Күпфункцияле үзәкләрдә дә чират көтү вакыты өч ай элекке 91 минуттан 15 (!) минутка калган.
Оператив киңәшмәдә яңгыра-тылган янә бер яңалык, республикада җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтү, аларны, гомумән, булдырмау максатында төбәктә “олы абзый” системасы кертеләчәк. Тәүдә ул Уфаның Инорс бистә-сендә сыналачак һәм, нәтиҗәлелек белән билгеләнгән очракта, арытаба республика күләмендә эшкә кушылачак.
5 февральдә үткән “Төзелеш сәгате”ндә исә “сакаллы төзелеш” статусы алган “Миловка паркы” торак комплексында, ниһаять, эш-ләрне тәмамлау вакыты билге-ләнде. Андагы 5.3, 5.4, 5.5 санлы өч йорт агымдагы елның 1 июненә файдалануга тапшырылырга тиеш. Бу җәһәттән республика җитәкчесе Радий Хәбиров эшләр барышы турында даими хәбәр итеп торырга кушты.
“Сәламәтлек сәгате”ндә исә Республика кардиология үзәген реконструкцияләү һәм аның хирургия корпусын төзү мәсьәләләре үзәккә чыгарылды. Ул файдалануга тапшырылганнан соң йөрәккә операцияләр эшләү өчен киң мөмкинлекләр ачылачак. Әлеге вакытта төзелеш буенча контракт әзерләнә. Бу җәһәттән төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән эшне активлаштыру һәм төзелешне шул исәптән федераль акчалар исәбенә дә җәелдерүгә ирешү бурычы куйды.
— Дәваханәне үз акчаларыбыз исәбенә генә төзибез икән, бу “дүртле”лек эш булачак. Ә инде федераль акчаларны да җәлеп итәбез икән, бу эшкә, чыннан да, “бишле” куярга була, — диде ул.
Радий Хәбиров, шулай ук тиз ярдәм хезмәтенә бәйле мәсьә­ләләрнең күп һәм аларның көнүзәк булуын исәпкә алып, анда эшләүче табиблар һәм фельдшерлар белән очрашу үткәрергә тәкъдим итте.
— Ашыгыч ярдәм табиблары, полицейскийлар һәм янгын сүнде­рүчеләр кебек үк, каза күрүче янына беренче булып килә. Алар халыкка ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендәге проблемаларны яхшы белә, без исә шуларны ишетеп, алар буенча тиз арада анык чаралар күрергә тиешбез, — диде Радий Хәбиров.
Узган атнаның янә бер мөһим яңалыгы — Уфада “Салават Юлаев” бизнес үзәге нигезендә Эшкуарлар йорты булдырылачак. Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың эшлекле даирәләре вәкилләре белән иртәнге аш төрендә очрашуда әйтте. Билгеләнүенчә, эшкуарлар йорты бизнес вәкилләрен туплаучы үзәккә әверелергә тиеш.
Хәер, Уфа үсешенә кагылышлы да мөһим яңалык бар. Республика башкаласы “Акыллы шәһәр” проектына кушылды. Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәби-ровның Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис белән очрашуында билгеләнде. Әлеге проектка кушылу коммуналь һәм энергетика инфраструктурасы нәтиҗәлелеген арттыру, ресурсларны сакчыл тотынучы оешмалар чыгымнарын киметү, шәһәрне нәтиҗәле яктырту, юл хезмәте эшчәнлеген автоматик рәвештә контрольдә тоту, тирә-як мохит торышына һәм эчәр су сыйфатына онлайн-мониторинг үткәрү, калдыклар әйләнешенә заманча идарә итү буенча колачлы чараларны үз эченә ала. Бу җәһәттән, Андрей Чибис белдерүенчә, Башкортстан “Акыллы шәһәр” проектын тормышка ашыруда иң алдынгы субъек­тларның берсе булып танылырга һәм башка төбәкләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелергә тиеш.
Менә шундый мөһим эшләр кайный Башкортстан дигән зур умарталыкта. Илдәге, дөньядагы хәл-шартлар уңай килсен дә, умарта­чының кулы гына талмасын. Ә эш барган җирдә бал да, башка татлы хезмәт җимешләре дә, мотлак, булачак ул. Иң мөһиме, умартачыга терәк була белик!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:37 :: Социаль өлкә
"Чүп-чар ул керемле!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»