Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибайлылар Путинга мөрәҗәгать иткән

Сибайлылар Путинга мөрәҗәгать иткән
11.02.2019 / Көнүзәк

Сибайлылар Путинга мөрәҗәгать иткәнСибайда бораулау реагентлары заводына, җитештерү барышында чыккан исләрне йотучы фильтрлар куйганчы, эшен туктатып торырга кушылган иде. Бу турыда оператив киңәшмәдә шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов белдерде.

Халык завод эшчәнлек барышында кыздырылган көнбагыш исе тарата дип дәгъва белдерә.

Узган ел ахырында суд приставлары предприятиене 90 тәүлеккә япкан, чөнки суд аны атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозуда гаепле дип таныган. Углерод окисе нормадан дүрт тапкыр диярлек арткан.

Завод 23 гыйнварда яңадан эшли башлаган.

Сибайлылар дәгъва белдерүен дәвам итә, әлеге ис агач чималын технологик эшкәртү продукты - лигносульфонатны киптерү нәтиҗәсендә чыга. Рөстәм Афзалов завод җитәкчелегенә, эшне туктатып, 10 көн эчендә фильтрлар куярга кушты.

Ул үзенең "В Контакте" челтәредәге битендә Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының прокуратурага заводта тикшерү оештыру турында үтенеч җибәрәчәге турында белдерә.

Урындагы халык әлеге хәл уңаеннан ил Предиденты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать җибәргән.

Завод директоры Гарри Акопян атмосфера һавасын пычрату турындагы гаепләүләрне кире кага. Бу турыда ул "Башинформ"га биргән интервьюда белдерә.

"Без Сибайның һавасын пычратмыйбыз, - ди ул. - Завод тукталып торганда да көнбагыш исе булган, бу бездән түгел, торф янудан булуы ихтимал. Нәтиҗәләр бездән чыгарылучы һаваның нормадан 2-3 тапкыр түбән булуын күрсәтә. Төтен чыгу торбалары тикшерелде, ә анда саф кислород була алмый. Һәм шушы заводны ябуга нигез булды. 500 тоннадан артык продукция айдан артык озатылмыйча тора. Без клиентларыбыз алдында көлкегә калдык. Абруебыз төште".

Акопян фикеренчә, эшләрнең мондый торышы республикадагы инвестицион мохиткә тискәре йогынты ясый.




Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»