Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Изге Валентинмы, Изге Шәмсетдинме?

Изге Валентинмы, Изге Шәмсетдинме?
14.02.2019 / Көнүзәк

Изге Валентинмы, Изге Шәмсетдинме?Бүген вацапка шундый котлау килеп төшкәч, аптырап калдым: нинди бәйрәм соң бу? Һәм бәйрәмме соң ул? Бу хакта руханилар ни ди? Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрдә болай яза.

"Күп кешеләр Изге Валентин көнен, яки Гашыйклар көнен билгеләп үтәргә җыена. Нигезендә мәҗүсилек яткан әлеге католик бәйрәменең шикле дини эчтәлеге хакында нәтиҗә чыгарырга алынмыйм, әмма бу уңайдан ел саен “мәхәббәт” ыгы-зыгысы Русия җәмгыятенә, аеруча аның яшь катламына безгә ят булган традицияләрне көчләп тагарга маташа. Моны бигрәк тә маркетологлар, шоу-бизнес һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эләктереп ала һәм бик теләп алга сөрә.

Шул ук вакытта, әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә. Әгәр дә алай түгел икән, нигә соң ул алайса "Гаилә көне" яисә "Ир һәм хатын көне" дип аталмый? Шулай булса, ул мантыйкка ятышлы булыр иде.

Католик чиркәвенең дә әлеге бәйрәмгә шик-шөбһә белән каравы, мөгаен, шулардан киләдер. Безнең җәмгыятьтә исә ул, кызганыч ки, тиешсез һәм нигезсез дәрәҗәдә популярлык казанды. Җәмгыятебездә болай да әхлакый нигезнең һәм гаиләләрнең нык булмавын истә тоткан хәлдә, әлеге ялган бәйрәм, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә романтик хис өстәп, җиңеллек һәм сай карап, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк какшатуга хезмәт итә.

Русиядә мөселман һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны чит йогынтылардан саклау тиешле. Әгәр дә минем фикер дөрес булмаса, мине төзәтегез".

Төзәтмибез, ә бу эшне укучыларыбызга тапшырабыз. Сез нинди фикердә, дуслар?




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»