Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Инцидент” имәннәргә дә игътибарлы

“Инцидент” имәннәргә дә игътибарлы
15.02.2019 / Көнүзәк

“Инцидент” имәннәргә дә игътибарлыАның күз уңыннан юл, транспорт, яктылык мәсьәләләре, хәтта карга күмелгән агачлар да читтә калмый.

Республикада эшләп ки-лүче “Инцидент” системасына авыллардан да мөрәҗә­гатьләр еш килә. Дөресен әйт­кәндә, авыл халкы ут, су, юл юклыкка зарланудан туктамый.


Ярмәкәйлеләрне дә транспорт мәсьәләсе борчый. “Октябрьский — Ярмәкәй” рейсын кайтарыгыз. Югыйсә, кешеләр ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә шәһәргә бара алмый”, дип чаң суга Рәмилә Габдрахманова. “Приютка бара торган автобус кына калды. Ярмәкәйгә барсаң, өйгә ничек әйләнеп кайтырга? Без Рәтамак авылында яшибез, эштән авылга юлда очраган машиналарга утырып кайтабыз. “Октябрьский — Ярмәкәй” рейсын бетерделәр. Ярдәм итегез!” дип язган ул.
Район хакимиятеннән килгән җавапта шушы елның 1 февраленнән Октябрьский — Ярмәкәй маршруты буенча автобус йөри башлавы турында әйтелә. Рейслар көн саен йөриячәк.
Балакатай районында шушы елның 29 гыйнварыннан Ургалы — Балакатай маршруты буенча пассажирлар йөртү тергезелгән. Бу үтенеч белән Ургалы авылы халкы республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка аның районга эш сәфәре барышында мөрәҗәгать иткән булган.
Транспортка кагылышлы тагын бер мәсьәлә.
“Уфаның СССРның 50 еллыгы урамындагы юлда бер ташландык “ВАЗ” машинасы биш еллап тора. Аның аркасында юлчылар 21нче дәваханәгә илтүче юлны чистарта алмый. Юл көннән-көн тарая. Тагын ничә ел торыр икән бу машина? Аны алып ташлап, юлны чистартып булмыймы икән?” дип мөрәҗәгать иткән Айдар Хамматов.
Аңа Уфаның Октябрь районыннан түбәндәге җавап килгән:
“Әлеге урамдагы участок чистартылды, машина эвакуацияләнде. Тагын да сорауларыгыз булса, Октябрь районының төзекләндерү буенча бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз”.
Башкаланың Киров районында яшәүче Әлфия Шәмсет-динованы агачлар язмышы борчый. “Безнең йорт артында ике имән үсә. Без аларны үзебез утырттык, карыйбыз, үстерә-без. Ләкин кышын чистарткан карны шушы агачлар өстенә ыргыта башладылар. Каядыр чыгарганчы болай җиңелрәк бит. Алар агачларның зыян күрүе турында белергә дә теләми. Чарасын күрүегезне үтенәбез”, дип яза ул.
“Безнең бүлек белгечләре 26 гыйнварда сезнең хат буенча чыгып, “Интегралжилфондсервис” идарә итү компаниясе директоры З. Мөсәбирова белән яшел үсентеләргә сакчыл караш булдыру турында сөйләшү үткәрде. 27 гыйнварда идарә итү компаниясе хезмәткәрләре агачларны кардан арындырды. Арытаба сораулар туганда, Киров районы хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзек-ләндерү бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз”, диелгән район хакимияте башлыгы Динар Хә-лилов җибәргән җавапта.
Чишмә районыннан Любовь Яровая “Алкино” шифаханәсе авылында төнен нибары биш фонарь яктыртуы турында белдерә һәм ярдәм сорый.
Әлеге проблема да хәл ител-гән. Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов түбәндәге җа-вапны җибәргән:
”Алкино” шифаханәсе авылында (яңа бистә) электр чел-тәрләре үткәрү эшләре төгәлләнде, электр белән тәэмин итү объектларын сафка кертүгә рөхсәт алынды. “Башэнергострой” җәм-гыяте, Чишмә районының “Башкирэнерго” предприятиесе вәкилләре белән берлектә, шушы елның беренче кварталы ахырына кадәр электр белән тәэмин итү челтәрләрен “Толпар” ярдәмче станциясенә тоташтырачак.
“Алкино” шифаханәсенең ис-ке бистәсендә ике урамда 20 фонарь яна. Быел янә 20 яктырткыч урнаштыру планлаштырыла”.
Әгәр дә төбәгегездә берәр проблема булса, сез дә языгыз. “Инцидент” бер генә хатны да игътибарсыз калдырмый.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»