Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибайда эшләр шулай

Сибайда эшләр шулай
15.02.2019 / Көнүзәк

Сибайда эшләр шулайШәһәрдә экологик хәлне яхшырту буенча дәүләт дәрәҗәсендә колачлы чаралар җәелдерелгән.

Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы техник директоры Ильяс Әхмәтҗанов белдерүенчә, күкерт диоксиды чыгуын туктатыр өчен карьерның 160 метрын су белән тутырырга кирәк. Гомумән, карьерның тирәнлеге 500 метр.


– Бүген без карьерның төбен су белән каплау өчен бөтен көчне салабыз. Карьерның 4 метры су белән тутырылды да инде. Әлеге вакытта карьерга көн саен 6 мең кубометр су агызыла. Бу күрсәткечне көннән-көн арттырабыз. Атна азагында карьерга 10 мең кубометр су килеп торачак, – дип белдерде Ильяс Әхмәтҗанов.
Әлеге вакытта карьерга 19 мең кубометр су агызылган. Күкерт диоксиды чыгуын туктатыр өчен карьерны якынча 410 мең кубометр су белән тутырырга кирәк. Барлык эшләр 20 мартка тәмамланырга һәм мәсьәлә хәл ителергә тиеш.
Биредә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты лабораторияләре тәүлек әйләнәсенә эшли. Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов белдерүенчә, рөхсәт ителгән норма (ПДК) торышына 48 тапкыр үлчәү үткәрелә. Шулай ук, лаборатория халык әйткән урынга юллана. Бер үлчәүне эшләр өчен 20 минут кирәк. Иң күбе – көненә 80нән артык үлчәү үткәрелгән.
Русиянең табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин Сибай карьерында хәвефле хәлгә бәйле ихтимал булган экологик, социаль, табигатьне саклау, техноген һәм башка хәвеф-хәтәр төрләрен бәяләүгә ба­гыш­ланган киңәшмәдә эшче төркем оештырырга кушты. Бүген “Рос­природнадзор”ның тер­ри­ториаль идарәсе дәүләт инспекторлары Сибай җир асты руднигының санитар-сак зонасында һава торышын мониторинглау өчен лаборатория белән шунда эшли.
Мәгълүм булуынча, Сибайда гыйнвардан башлап башкала табиблары эшли. Бүген дә табиблар шәһәрнең үзәк дәваханәсендә кешеләрне кабул итә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова белдерүенчә, табиблар иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр эшли. Әмма ул көнне кичкә табиб янына керә алмаган кеше калса, алар эшен дәвам итә.
– Әлеге вакытта Сибайда республиканың төрле районна­рыннан килгән 24 табиб эшли. Әлбәттә, баштагы көннәрдә табибларга чират күп булды, чөнки Сибай Уфадан ерак. Шуңа күрә дә урындагы ха­лыкның башкала табиб­ла­рына күренәсе килә, – дип белдерде Гөлнара Зиннурова.
Табибларга мөрәҗәгать итүче­ләр саны көннән-көн кими. Әлегә алар 12 мең кешене кабул итеп өлгергән. Алар Сибайда 1 мартка ка­дәр эшен дәвам итәчәк.
Балалар поликлиникасы мөдире вазыйфасын башкаручы Лилия Акбулатова исә бүгенге көнгә 250 баланың Кырым шифаханәсенә барырга документлары әзер булуын белдерде. Алар 20 февральдә Кырымга юл тотачак. Икенче партиягә документлар кабул итү дәвам итә. Башкортстанның “Урал” һәм “Әни һәм бала” шифаханәләренә дә барырга мөмкинлек бар. Поликлиникада Уфадан 7 педиатр, пульмонолог, отоларинголог, невролог һәм кардиолог эшли. Ә Кырымга бару документларын Уфа волонтерлары кабул итә.
Биредә Сибайның барлык мәктәпләрендә дә, балаларның сәламәтлеген кайгыртып, сөт эчерәләр. Сибай гимназиясе директоры Ирина Варламова белдерүенчә, балалар мәктәптә ОРВИ белән генә чирли.
– Көненә 60 литр сөт бүленә. Алар көн саен үзебезнең Сибайда җитештерелгән сөтне эчә. Укучылар ярата, хәтта нормадан тыш та тагын сорап киләләр, – дип белдерде пешекче Дилә Исхакова.
Сибай хакимияте халыкка барлык яклап та ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, Башкортстан дәүләт университетының Сибай институты күкерт диоксиды күрсәткече артык булган урыннарда яшәүчеләрне торак белән тәэмин иткән. Кунакхәнә бер вакытта 15 кешене кабул итә ала.
Сибайның “Алтынай” балалар бакчасы белән ис таратучы карьер арасы 500 метрдан да кимрәк иде. Бу хәл ата-аналарны хәвефкә салды. Шушы көннәрдә аларның үтенече буенча учреждениегә йөргән 48 сабый Сибай шәһәре уртасында урнашкан “Теремок” балалар бакчасына күчереләчәк. Карьерга селтеле су тутырганда зарарлы матдәләр чыгу ихтималлыгы бул­ганлыктан, шәһәр җитәкчелеге шундый карар кабул иткән. Шәһәр­нең бу төбәгендә күчерү зарурлыгы булган башка балалар бакчалары юк.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Уфа – Сибай – Уфа.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»