Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибайда эшләр шулай

Сибайда эшләр шулай
19.02.2019 / Көнүзәк

Сибайда эшләр шулайШәһәрнең киләчәге якты, матур булачагына ышанган халыкның күңеле көр.

Мәгълүм булуынча, гәзитнең үткән санында “Кызыл таң” хәбәрчесе Ример Насретдиновның шушы баш астында шәһәрдә экология хәвефен гамәлдән чыгару барышы, халыкны медицина хезмәтләндерүе ничек оештырылуы, күрелүче башка чаралар хакында Сибайдан махсус репортажы дөнья күргән иде. Теманы дәвам итеп, бүгенге санда шәһәр яшәешенең башка өлкәләре, гомумән, Сибай халкының иҗтимагый-мәдәни тормышы хакында чираттагы язманы тәкъдим итәбез.


Шимбә иртәсендә олысы-кечесе шәһәрнең Мәҗит Гафури исемен­дәге ял паркына юл тотты. Биредә спорт яратучылар “Русия чаңгы юлы-2019” ярышларында катнашты.
Әйткәндәй, чарага Баймак шәһәреннән, Хәйбулла, Зилаер, Әбҗәлил районнарыннан да чаңгычылар килгән иде.
Әйе, ял көнен күңелле һәм файдалы үткәрергә теләүчеләр байтак җыелды. Бу көнне барлыгы 2543 кеше чаңгыга басты. Ярышны оештыручылар шәһәрдә актив ял яратучыларның елдан-ел артуын билгели. Бу көнне аларга якташыбыз, Дәүләт думасы депутаты, Русиянең Паралимпия комитеты вице-президенты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова да кушылды. Шулай ук монда шәһәр хакимияте башлыгын һәм башка рәсми вәкилләрне дә күрергә мөмкин иде.
Биш сәгатькә сузылган ярыштан соң җиңүчеләр билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кыскасы, чаңгычылар чарадан әллә күпмегә җитәрлек яхшы кәеф, рух күтәренкелеге алып таралышты. Кышның соңгы атналарын чаңгы шуып, ял итеп үткәрү өчен һава торышы да кулай булды. Аеруча гаиләләре белән ярышларга килүчеләр игътибарны җәлеп итте. Кечкенәләр дә әти-әниләренә ияреп, уйнап, рәхәтләнеп ял итте.
Шимбә Сибай халкы үзен спортта сынаса, якшәмбе аларны мәдәни тормыш берләштерде. Бу көнне Сибай шәһәрендә “Мәдәни марафон” проекты старт алды.
Башкортстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылучы чара 8 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге проект кысаларында республика сәнгать осталары, күре­некле эстрада җырчылары, юмор осталарының чыгышлары Сибай халкына яхшы кәеф бүләк итәчәк.
Проект “Эстрада легендалары” дип аталган концерт программасы белән башланды. Башкортстанның күренекле сәнгать осталары Нәзифә Кадыйрова, Азамат Тимеров, Салават Мөхәммәдьяров, Рушан Биктимеров һәм башкаларның чыгышлары Балалар иҗаты үзәгендә оештырылды.
Бүген Сибай сәнгать училищесында кыллы квартет чыгышы көтелә. Бушлай үткәрелгән бу чара да шәһәр халкының күңеленә, һичшиксез, хуш килер.
Алдагы көннәрдә шәһәр халкы өчен цирк тамашасы, Нефтекама филармониясе концерты, “Виктория” шәһәр конкурсы һәм башка бик күп чаралар оештырылачак. Берничә атна дәвам итәчәк марафон шәһәр халкына кабатланмас тәэссоратлар бүләк итәчәк, сәнгатьнең могҗизалы көче аларга рух күтәренкелеге бирәчәк.
Әйткәндәй, Сибай шәһәре республика мәдәния­тен үстерүгә зур өлеш кертә. Биредәге сәнгать осталары республиканы башка төбәкләрдә танытуга зур көч сала.
2015 елда Сибай филармо-ниясендә янгын чыгып, бинага зур зыян килгән иде. Берничә елга аның ишекләре ябылды. Озакламый мәдәният учагы янә зал тутырып тамашачы җыячак. Филармонияне төзекләндерү Башкорт-станның 100 еллыгына 100 объект исемлегенә кертелде. Моның өчен 363 миллион сум акча бүленде.
Филармония бинасының элекке формасы үзгәрмәячәк, ул мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Әмма аның мәйданы зураячак. Бу тамашачылар санын 500гә җиткерү мөмкинлеге бирәчәк. Анда, шулай ук, 98 тамашачыга исәпләнгән кече зал, хореография залы барлыкка киләчәк. Реконструкция эшләре 2020 елның ноябрендә тәмам­ланачак.
Республикада балалар бакчалары, мәктәпләр төзелүгә зур игътибар бирелә. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, белем учаклары район үзәкләрендә, шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да күпләп төзелә. Баймак районының Иске Сибай авылындагы балалар да киләчәктә яңа мәктәпле булачак. Ә әлегә авария хәлендәге мәктәп укучыларын Сибай шәһәре мәктәбе кабул итә.
1 марттан бу мәктәпнең 5-11нче сыйныф укучылары шәһәрнең Горький урамында урнашкан 14нче мәктәбенә йөреп белем алачак. Шунысы куанычлы, укучылар бирегә үз укытучылары белән күчә. Ике торак пункты арасы якынча 6 километр тәшкил итә. Аларны мәктәп автобусы йөртәчәк. Башлангыч сыйныфлар уку елын Иске Сибайда тәмамлаячак.
15 февральдә республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Сибайда булды. Ул укучылар күчереләчәк мәктәпне карады, укытучылар, җитәкчеләр, ата-аналар белән аралашты.
— Без балаларның иминлеген куркыныч астына куярга тиеш түгел, шуңа югары сыйныф укучыларын Сибайга күчерәчәкбез. Гыйнварда ата-аналар белән очрашып, бу турыда сөйләштек. Алар риза. Укучылар өчен Сибайда 6 кабинет бүленәчәк, алар үз сыйныфлары белән укыячак. 375 урынлык яңа мәктәп 2020 елның декабрендә файдалануга тапшырылачак, — диде ул.
Укучыларның әти-әниләре дә балаларны Сибайга күчерүгә карата уңай фикердә.
— Ике балам — укучы. Өлкәне киләчәктә Сибайда укыячак. Бу — вакытлыча күренеш, шуңа каршылыгыбыз юк. Аларны мәктәпкә автобус йөртәчәк. Иң мөһиме, киләчәктә балаларыбыз тагын да уңайлырак шартларда укыячак. Без, ата-аналар, бу башлангычка чиксез шатбыз, — диде Алия Аеткулова.
Иске Сибай мәктәбендә бүген 425 укучы исәпләнә. 14нче мәктәп директоры Зинфира Смакова әйтүенчә, аларга мәктәпнең тоташ бер каты бирелә. Мәктәпнең спорт залы заманча җиһазландырылган, китапханәсе бик зур. Гомумән, Сибай шәһәре мәктәбендә яңа укучыларга белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган, җитәкче ике коллективның бердәм эшләячәгенә инанган.
Бүген исә Иске Сибайда төзелеш эшләрен башлауга зур әзерлек бара. Моның өчен республика бюджетыннан җитәрлек күләмдә акча бүленгән дә инде. Әйе, авылларда мәктәпләр гөрли икән, димәк, аның киләчәге дә бар. Кыска гына вакытта бу авыл балалары да уңайлы, иркен, заманча мәктәптә олы тормышка юл ярачак!
Әйткәндәй, укучыларның сәла-мәтлеген ныгыту, аларның ялын оештыру да һәрвакыт игътибар үзәгендә. Сибай мәктәпләрендә укучы 15-17 яшьлек үсмерләр бу уку атнасын яңа көч белән башлады, алар күптән түгел Яктыкүл шифаханәсеннән ял көне турыннан кайтты. Әйтергә кирәк, республиканың иң матур төбәк­ләренең берсендә ямьле табигать кочагында хозурланып йөргән үсмерләр туган шәһәрен сагынып кайтканнар.
— Укучыларны туктандыруны, яшәтүне шифаханә үз өстенә алды. Моның өчен без аларга рәхмәтле, — диде Сибай шәһәре хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Ишемгулова.
18 февральдән шифаханә сибайлыларны кабул итү буенча аерым эш җәелдерәчәк. Әлегә көненә унга якын кеше киләчәк. Гомумән, шифаханә Сибайдан 100гә якын кешене кабул итәргә әзер.
— Әлбәттә, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Тәүлегенә 1000 сумга төшәчәк ял яшәүне, туклануны, дәвалануны үз эченә ала. Киләчәктә ана белән бала ялын оештыруны да гамәлгә ашырачакбыз, — диде шифаханә директоры Салават Нәфыйков.
Гомумән, Сибай бүген киләчәккә зур максатлар куеп яши. Биредә һәр тармак үсешенә җитди игътибар бирелә. Урындагы халык та туган шәһәренең киләчәген якты итеп күзаллый.

Гөлия Гәрәева.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»