Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”

“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
19.02.2019 / Көнүзәк

“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”Республика җитәкчесе Радий Хәбиров кар чистарту, подъездларны, поликлиникаларны ремонтлау буенча һәм башка кайбер юнәлешләрдә эшләр барышын тәнкыйть утына тотты.

Кичә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Сочида үткән инвестицион форумга йомгак ясалды, подъездларда, җәмәгать территорияләрендә, ихаталарда ремонт үткәрүгә әзерлек барышы, республикада фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм чаралары, “Акыллы шәһәр” проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат һәм башка чыгышлар тыңланды.


Быел кыш аеруча карлы-буранлы булды. Кайбер урыннарда, аерым алганда, Уфада аны чистартуга бәйле кыенлыклар килеп туды. Радий Хәбиров шушы мәсьәләгә аерым игътибар бирде.
— Бу җәһәттән мин Уфа халкыннан капма-каршылыклы хәбәрләр алам. Шәһәр кар әсирлегендә калды. Техника бар, эшне тиешенчә оештырырга гына кирәк. Февраль дә, март та карлы булачак. Эшегезне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнегез, — диде ул.
Подъездларга ремонт эшләү мәсьәләсендә, республика җитәкчесе чиновникларга күпфатирлы йортлар подъездларына кадәр “тәпи-тәпи атлап барырга” һәм аларның торышын шәхсән тик-шерергә кушты. Аның фикеренчә, быел старт алган программаны гамәлгә ашыру вакытына сыешмау куркынычы бар.
Ул подъездларга ремонт эшләре төрләре буенча җәмәгать фикерен өйрәнүне 20 февральдән 1 мартка кадәр озайту зарурлыгын белдерде, чөнки, әйтик, подъездны нинди төскә буяу турында гына да халык белән киңәшләшмәсәң, киләчәктә аларның канәгатьсезлеген көт тә тор. Халык белән киңәшләшмәү һәм программага тиешле подъездлар кермәве — иң зур хаталар булачак, — диде Радий Хәбиров.
— Мин берничә хакимият башлыгы белән сөйләштем. Алар үзләре бер генә подъездга да бармавын белдерде. Шуны аңлатыгыз әле миңа: мәсьәләнең асылына төшенми торып, бу процесслар белән ничек идарә итмәк кирәк? Ни өчен башлыклар моны эшләми? — дип мөрәҗәгать итте ул торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреевка.
Радий Хәбиров эксперт идарәсенә, подъездларны ремонтлау программасы тиешенчә гамәлгә ашырылсын өчен Стәрлетамак, Салават шәһәрләренә барып, хәлгә ныклап төшенергә кушты.
Ремонт эшләре 15 апрельдә башланып, 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш. Быел республикада 4 мең подъезд ремонтланачак, моның өчен 1 миллиард сум акча юнәлтелә.
Ул, шулай ук, чүп-чар чыгарган өчен тарифлар күтәрелү мөмкинлегенә карата кискен карашын белдерде. Аның таләбе буенча, төбәктә бу сумма 70 сумнан артырга тиеш түгел. Ә авыл халкы өчен — 35 сум.
— Минем белән алып бетермәгән керемнәр турында сөйләшергә кирәкми. Мин 70 дидем, димәк, 70. Ә төбәк операторлары эшенең сыйфатын бәяләрбез әле. Әлегә мин зур инвестиция керемнәрен күрмим. Әгәр дә алар чүп-чар аеручы 20 завод төзеп куйса, шунда сөйләшергә мөмкин булыр. Бүген исә аларга никадәр кыен икәнлеге турында авыз да ачмагыз, — диде республика җитәкчесе.
Киңәшмәдә ул Хөкүмәт һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы эшен дә тәнкыйть утына тотты һәм агымдагы ел ахырына кадәр республика поликлиникаларын нормаль рәвешкә кертү бурычын куйды.
— Поликлиникага керү белән асылынасы килмәсен, ә киресенчә, анда сине җылы каршы алсыннар, якты һәм уңайлы булсын. Бу бит бик кыйммәт тә тормый, — диде Радий Хәбиров.
Ул ел ахырына кадәр балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларының тышкы күренешләре һәм маршрутлаштыру проекты гамәгә ашырылырга тиешлеген белдерде.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин пациентларны маршрутлаштыру полик­линикага кергәндә үк башланачак, диде. Анда администраторның аерым урыны булачак. Шушында ук тиешле мәгълүмат эленәчәк, инфоматлар куелачак. Пациентлар, тиз ярдәм алырга, диспансерлаштыру үтәргә яисә консультациягә килүенә карап, бүленәчәк.
Радий Хәбиров белдерүенчә, ул муниципалитет башлыкларына 1 мартка кадәр медицина учреждениеләренә косметик ремонт ясау турында күрсәтмә биргән. “Бу кечкенә проблема, ләкин сез хәтта аны хәл итү белән дә шөгыльләнмисез икән, җитдирәк эшләр турында нәрсә уйларга мөмкин?” — диде ул.
Киңәшмә ахырында Сибай башлыгының чыгышы тыңланды. Радий Хәбиров тагын бер тапкыр кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга кирәклеген ассызыклады һәм әлеге чиновникның берәүне начар сүз белән атавы өчен халыктан гафу үтенде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»