Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибай балалары Кырымга юлланды!

Сибай балалары Кырымга юлланды!
21.02.2019 / Көнүзәк

Сибай балалары Кырымга юлланды!Әти-әниләр, журналистлар, укытучылар Сибайдан 250 баланы Кырым Республикасына озатты. Аларны Евпатория курорт-шәһәрендә урнашкан “Мечта” шифаха­нәсенә урнаштырачаклар.

Алар иртәнге сәгать 6да автобусларда кузгалды һәм ике ЮХХДИ экипажы тарафыннан озатып барылды.
Магнитогорск аэропортында Сибай делегациясен Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов һәм Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов каршы алдылар. Биредән балалар “Ямал” авиакомпания-сенең ике рейсы белән Кырымга очты.
Кырымга барган балаларның медицина төркеме җитәкчесе Фирүзә Акбулатова әйтүенчә, шифаханәгә балалар өч критерий буенча сайлап алынган. Аларның беренчесе – карьердан “500 метрлы зона”да яшәүчеләр, икенчесе – узган елның ноябрь-декабрь айларында салкын тидергәннәр, өченчесе – сәламәтлеген ныгытуга мохтаҗ балалар.
Сибайдан барлыгы 279 кеше Кырымга юлланды. Шуларның 250се – балалар, 21 озата баручы, 8 медицина хезмәткәре. Балалар түземсезлек белән Кырымга барып җитүләрен көтә, әти-әниләр чак кына дулкынлана.
– 13 яшьлек кызымны һәм 9 яшьлек улымны озатам, икесе дә 12нче мәктәптә укый. Башта ничек барып җитәрләр, ничек урнашырлар дип борчылдык. Ләкин хәзер оештыручыларны күргәч, тынычландык. Без карьердан “500 метрлы зона”да Матросов урамында яшибез. Балалар саф һава сулап, яхшы ял итеп кайтсын, – ди Оксана Курицына.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»