Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алда зур эш көтә

Алда зур эш көтә
21.02.2019 / Көнүзәк

Алда зур эш көтәРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә башында төбәк җитәкчесе 12 февральдә узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите мәсьәләләре буенча фикер алышулар турында белдерде. 1 июльдән төзелеш тармагында проектлы финанслауның яңа схемасы эшли башлаячак. Шул ук вакытта Башкортстанның күп кенә төзелеш оешмалары теге яки бу критерий буенча әлеге программага кермәскә мөмкин. Шуңа күрә хәзер үк төзүчеләр белән берлектә мөмкин булган хәвефләр буенча фикер алышырга һәм методик ярдәм күрсәтергә кирәк.
– Торак төзергә кирәк, максатлы күрсәткечләрне беркем дә гамәлдән чыгармады. Төзүчеләр белән диалогны башлавыгызны сорыйм, – диде Радий Хәбиров. – Шулай ук, банклар төзүчеләргә артык таләпләр куймасын өчен финанс институтлары эшенә дә игътибар белән карарга кирәк.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау буенча “юл карта”сын гамәлгә ашыру, шулай ук, дольщиклар белән үзара бәйләнеш турында сөйләде. Ул белдерүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, 19 йорт проблемалы объектлар исемлегеннән алынган, 911 кешенең бозылган хокуклары тергезелгән. Комитет тарафыннан төзелеш мәйданчыклары тикшерелә, дольщиклар белән очрашулар үткәрелә, йортлар төзелешен тәмамлауның финанс-икътисади схемасы әзерләнә.
Радий Хәбиров, барлык объектлар буенча да җентекле һәм гамәлгә ашырыла торган “юл карталары” булдырылырга тиеш, дип искәртте.
– Без схемаларны 1 мартка әзерләргә килешкән идек. Эш күләмен яхшы аңлыйм. Кирәк икән, бу срокны күче­ре-гез, әмма проблеманы хәл итүнең вариантлары да буларга тиеш, – диде Радий Хәбиров.Төбәк җитәкчесе киләсе “Төзелеш сәгате”нә “юл карталары” әзерлеге буенча отчет тәкъдим итәргә кушты.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»