Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гражданнар фикере —үзәктә!

Гражданнар фикере —үзәктә!
05.03.2019 / Көнүзәк

Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев (уңда)  халык белән очрашу вакытында.Бакалы районында күпфатирлы йортлар подъездларын ремонтлау мәсьәләсендә соңгы чорда гына җәмәгатьчелек белән берничә эшлекле очрашу үткән.

Башкорстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров урыннардагы җитәкчеләргә күпфатирлы йортлар подъезларындагы хәлләр торышын шәхсән тикшерергә кушты. Аның фикеренчә, подъездларны ремонтлау буенча быел игълан ителгән масштаблы программаны гамәлгә ашыру вакытына сыешмау куркынычы бар. Радий Фәрит улы подъездларга ремонт эшләре төрләре буенча гражданнарның фикерен җентекле өйрәнү, тәкъдимнәрен кабул итүне 1 мартка кадәр озайтырга кирәк, диде.

Ремонт эшләре 15 апрельдә башланып, 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш. 2024 елга кадәр Башкортстанда барлыгы 26 мең подъездны ре­монт­лау күздә тотыла. Шушы максатка 6 миллиард сум акча бүленәчәк. Быел 4 мең подъездга ремонт үткәрү каралган, моның өчен 1 миллиард сум акча юнәлтелә.


Бакалы районының торак фонды 775,5 мең квадрат метр исәпләнә. 673 күпфатирлы йорт бар. Аларның байтагы узган гасырның 70-80нче елларында төзелгән. Аларны файдалануга тапшырган көннән алып, иң яхшы дигәндә дә өлешчә агымдагы ремонт ясалды. Ә кайберләрендә исә торбалар алмаштырылды, тү­шәм­нәре агартылып, подъезд стеналары буялды. 2008 елдан башлап, бөтен республикадагы кебек, Бакалы районында да күп­фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы тормышка ашырыла. Шуннан соң аерым йортлар күзләрне иркәләр­лек итеп матурланды.
— Әле игълан ителгән программа торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге шактый зур эшләрне үз эченә ала, – ди Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев. — Алты елда Бакалыдагы 23 күпфатирлы йортта 50 подъездны ремонтлауны планлаштырабыз. Быел 6 йортның 12 подъездында эш башкару каралган. Ремонт ясалачак йортларны махсус комиссия сайлап алды, эш планы билге­лән-де. Комиссия әгъзалары йортларда яшәүчеләр бе-лән киңәшләште. Иң мө-һиме, эшләр сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш, халык ризасызлык белдерерлек булмасын, — ди Александр Георгиевич.
Әйткәндәй, 20 февраль­дә ремонтланачак йортларны әлеге комиссия өченче тапкыр карап чыкты. Узган елның ноябрь, декабрь айларында комиссия подъездлар торышын тикшер­гәннән соң, кайбер эшләр тормышка ашырылды да инде. Шунысын да билге­ләргә кирәк, йортлардагы гомум милеккә төрле урында караш төрлечә. Әйтик, кайбер подъездларда тәрә-зә төпләрендә гөл үсеп утыр­са, кайберләрендә көн-күреш чүп-чары ята. Күп­ләр­дә йортларга, уртак милеккә хуҗаларча караш җитешми.
Торак хуҗалары җые-лышларында вәгъдә ител-гән башкарыласы эшләр исемлегенә хәзер түбән-дәгеләр кертелде: штукатурлау һәм буяу; баскыч рәшәткәләрен һәм култыксаларын ремонтлау; беренче катта идәннәрне ремонтлау (плитә җәю); подъезд ишекләрен, баскычларны ремонтлау; агач тәрәзә-ләрне пластикка алмаштыру, тәрәзә яңакларын яңар-ту; яңа почта тартмалары кую, агач тышкы ишекне тимер ишеккә алыштыру (1-2 катлы күпфатирлы йортларда); тамбурдагы агач ишек-ләрне пластикка алмаштыру, яктырткычлар кую; электр-монтаж эшләрен башкару.
Шушы максатларга республика һәм район бюджетларыннан барлыгы 1 миллион 554 мең сум акча бү-ле­нәчәк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Бакалы районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»