Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төбәк җитәкчесе – аскында һәм борайда

Төбәк җитәкчесе – аскында һәм борайда
05.03.2019 / Көнүзәк

Төбәк җитәкчесе –  аскында һәм борайдаБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Аскын һәм Борай районнарында булды.

Аскын районының Кышлау-Елга авылында Радий Хәбиров гомум суммасы 175 миллион сум булган 120 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп белән бергә 60 урынлы балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ришат Дихин сүзләренә караганда, биш торак пунктынннан 90 бала белем алган мәктәп авария хәлендә дип танылган. Мәктәп “Республиканың 100 еллыгына — 100 объект” программасы кысаларында төзелә, аны агымдагы ел ахырына файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Арытаба төбәк җитәкчесе Иске Казанчы авылында Җиңү паркында мемориаль комплекста булып, анда чәчәкләр салды.
Радий Хәбиров, шулай ук, 2016 елда ачылган күпфункцияле мәдәни үзәктә булды. Бинада клуб, китапханә, балалар өчен уен һәм тренажер бүлмәләре, шулай ук, Казанчы авыл советы хакимияте урнашкан. Төбәк җитәкчесе клубка күпме кеше йөрүе, иҗади коллективлар эшчәнлеге белән кызыксынды һәм Русия китап берлегеннән кайтарылган 100 китапны урындагы китапханәгә тапшырырга кушты.
Авыл клубында Радий Хәбиров халык белән очрашты һәм территорияне үстерү мәсьәләләрен тикшерде. 600дән артык кеше яшәгән авылның төп проблемаларының берсе – су тәэминаты. Система 1979 елда сафка кертелгән һәм 2008 елда кулланудан туктаган диярлек, бүген авария хәлендә. Су тәэминаты челтәрләрен гомум яңарту 20 миллион сумга төшәчәк, шуның 3 миллион сумы – проектлау бәясе. Радий Хәбиров тиешле проект-смета документларын әзерләргә кушты.
Халык, шулай ук, газ үткәрү, авыл урамнарын яктырту, чүп-чар җыюның яңа системасы, транспорт, төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде. Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, авыл биләмәләре ихтыяҗлары өчен муниципалитетларда киң таралган файдалы казылмалар чыгаруны файдалану буенча карар торак пунктлары урамнарын оператив рәвештә тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк.
Башкортстан җитәкчесе, шулай ук, мәктәптә һәм 3130 кешене хезмәтләндерүче авыл табиблык амбулаториясендә булды.
Район үзәге Аскында Радий Хәбиров мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү барышы белән танышты. Эшләрнең гомум бәясе 70 миллион сум тәшкил итә, шуның 10,5 миллион сумы тиешле җиһазлар сатып алуга юнәлтелгән. Радий Хәбиров Финанс министрлыгына объектны ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру өчен ремонтны финанслауны яңадан карарга кушты.
Арытаба республика җитәкчесе Аскын үзәк район дәваханәсендә булды. Баш табиб Рәфил Суфияров сүзләренә караганда, биредә пациентлар уңайлылыгы өчен “Ачык регистратура” проекты гамәлгә ашырыла, маршрутлаштыру системасы көйләнгән. Радий Хәбиров җиһазларга, кадрларга ихтыяҗ белән кызыксынды һәм Сәламәтлек саклау министрылыгына балалар стоматологы булдыру, маммограф сатып алу турында тиешле йөкләмә бирәчәген әйтте.
Арытаба Радий Хәбиров Борай районына юлланды һәм сәфәрнең беренче пункты Шабай балалар йортында булды. Биредә тәрбияләнүчеләр хоккей белән кызыксына һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүгә ирешкән. Радий Хәбиров аларны “Уфа-Арена”да хоккей матчын карарга, “Салават Юлаев” клубы өчен җан атарга чакырды.
Балалар йорты белән бер бинада фельдшер-акушерлык пункты һәм гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Радий Хәбиров фельдшер Айсылу Яһүдина белән сөйләште, дарулар һәм җиһазлар тәэминаты белән кызыксынды. Мәктәптә ул педагогик коллектив белән биш көнлек уку атнасына күчү мәсьәләсен тикшерде.
Шүнәк авылында республика җитәкчесе Романов токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче “Алтын руно” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Хуҗалык җитәкчесе Кадим Фәрхетдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә сарыклар саны 700 баш тәшкил итә. Предприятие 2015 елдан башлап Таможня берлегендә тора. Ел саен сарыкларны Кыргызстан, Казахстан, Әзербайҗан һәм Үзбәкстанга экспортлый. Хуҗалык продукцияне “Борай руно”сы бренды астында җитештерүне планлаштыра. Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен предприятие үз акчасын тотынырга һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча программа кысаларында дәүләт ярдәменә исәп тота.
Башкортстан җитәкчесе Борай үзәк район дәваханәсендә медицина кадрлары, җиһазлар, автотранспорт тәэминаты мәсьәләләрен тикшерде һәм табибларның эш шартлары белән танышты.
Республика җитәкчесе, шулай ук, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары авыл биләмәләре башлыклары белән семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинар кысаларында “Авыл советлары манифесты булдыру буенча” проект сессиясе үтте.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»