Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Инцидент” боз сөңгеләренә каршы көрәш башлады

“Инцидент” боз сөңгеләренә каршы көрәш башлады
07.03.2019 / Көнүзәк

“Инцидент” боз сөңгеләренә каршы көрәш башладыИке атна эчендә алар республикада берничә кешене имгәтте.

“Инцидент”ка килгән мөрәҗәгатьләрдәге проблемалар чорларга карап та аерыла. Кыш көне карның күплегенә, урамнарның караңгылыгына, балалар учреждениеләрендәге салкынлыкка күбрәк зарлансалар, язның тәүге көннәрендә үк халык, түбә кыекларында үтеп баручыларга куркыныч янаучы боз сөңгеләрен күреп, канәгатьсезлек белдерә башлады.


Менә Иглин авылы халкын да әлеге мәсьәлә бик борчый. Шушы күңелле чорны биналардан асылынган коточкыч боз сөңгеләре ямьсезләвенә зарланып хатлар яза алар. Чөнки коммуналь хезмәтләр аларны алып ташларга ашыгып бармый. Идарә итү компанияләренә мөрәҗәгать итү дә гел генә ярдәм итми. Әйткәндәй, Благовещен шәһәрендә күпфатирлы йортларның берсенең кыегындагы сөңгеләрнең хәвеф янавы турында шушында яшәүче бер кеше социаль челтәрләрдә язганнан соң аларны шундук алып ташлаганнар. Димәк, бу язма тиз арада “Инцидент” программасына эләккән.
Иглин районында исә боз сөңгеләре кар эри башлау белән пәйда була һәм озак кына кешеләргә хәвеф янап асылынып тора икән. Ләкин монда да бер акыллы башлысы табылган. Ул әлеге хакта социаль челтәрдә бәян иткән. Ләкин икенче көнне үк боз проблемасын юкка чыгару өчен түбәдә кызыл жилетлы кешеләр пәйда булуын ул көтмәгәндер дә.
“Иглиножилсервис” муниципаль предприятиесе мастеры Максим Хивинцев бу уңайдан халык белән сөйләшүләр алып баруын белдерә. Әлеге проблема буенча төбәк операторына мөрәҗәгать итү зарурлыгын әйтә. “Минем фикеремчә, түбәне бөтенләй алыштырырга, яки реконструкция үткәрергә кирәк”, ди ул.
Халыкның уяулыгын аңларга мөмкин. Соңгы ике атнада гына да республикада берничә бәхетсез очрак теркәлде. Боз сөңгеләре корбаннары исәбендә өлкәннәр дә, балалар да бар. Бәхеткә, үлем очраклары юк, ләкин зыян күрүчеләрнең күпчелеге дәваханәгә эләккән.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы гражданнарның социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләре белән эшләүче төркем хезмәткәре Диана Ихсанова белдерүенчә, алар Иглин һәм Благовещен районнарыннан түбәләрдән боз асылынып торуы турында хәбәрләр алган. Билгеле ки, бу шушы тирәдән үтүчеләрнең, бигрәк тә балаларның, гомерен куркыныч астына куя. “Әлеге мөрәҗәгатьләрне без тиз арада эшкәртеп, урыннарга җибәрдек, һәм боз сөңгеләре шундук куптарып төшерелде”, — ди ул.
Коммуналь хезмәтләр өчен кыш җиңел булмады. Язның да проблемалары аз булмаячак. Синоптиклар белдерүенчә, киләсе ике атнада республикада һава температурасы “уйнаячак”. Димәк, я салкын булачак, я буран ыжгырачак, я җылытачак. Шулай булгач, боз сөңгеләренә каршы көрәш башлана гына әле.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»