Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Радий Хәбиров: "Республикада утсыз, газсыз, юлсыз авыллар булырга тиеш түгел!"

Радий Хәбиров: "Республикада утсыз, газсыз, юлсыз авыллар булырга тиеш түгел!"
07.03.2019 / Көнүзәк

Радий Хәбиров: "Республикада утсыз, газсыз, юлсыз авыллар булырга тиеш түгел!"
Төбәк җитәкчесе «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашу вакытында республикада яңа инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште.


Бүген Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашты. Очрашу барышында яклар төбәктә сөтчелек тармагындагы инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште.

«Северная Нива Башкирия» җәмгыятенең бүлендек предприятиесе Ярмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк районнарында 15 400 баш савым сыерына исәпләнгән дүрт сөтчелек комплексын төзүне планлаштыра. Барлык фермаларның җитештерү куәте 124,7 мең тонна югары сыйфатлы сөт булачак. Инвестицияләр күләме 17,5 миллиард сумга бәяләнә. 600 яңа эш урыны булдырылачак.

«Сочи-2019» Русия инвестиция форумында Ярмәкәй районында 2800 баш эре терлеккә исәпләнгән «Семено-Макарово» сөтчелек комплексын төзү буенча инвесткилешүгә кул куелды. Шунда ук сөт токымлы сыерлар үрчетү өчен мәйданчык та каралган. Инвестицияләр күләме 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Төзелешне 2019 ел ахырына кадәр төгәлләү күз уңында тотыла.

– Сезнең агросәнәгать җитештерүчәнлеген үстерү мәйданы итеп Башкортстанны сайлавыгыз безнең өчен бик мөһим. Без моңа шат һәм сез планлаштырган проектларның гамәлгә ашуын көтәбез. Сез эш башлаган өч район өстәмә эш урыннары һәм инвестицияләр алачак. Республика тарафыннан һәртөрле ярдәмгә һәм сезнең белән хезмәттәшлек итүгә әзербез, — диде Радий Хәбиров.

Штефан Дюрр, үз чиратында, төбәктә яңа инвестпроектларны хуплаулары, авыл хуҗалыгын үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылуы өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең өчен авыл — керем чыганагы гына түгел. Авылны саклау — төп бурычыбыз. Шунысы мәгълүм, аның киләчәге бер — ул заманча авыл булырга тиеш. Республикада утсыз, газсыз, юлсыз авыллар булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без авыл территорияләре инфраструктурасын үстерүгә көч салачакбыз, — диде төбәк җитәкчесе.




Фото: Республика Башлыгының рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»