Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзәктә – хәвефсезлек һәм сәләтле яшьләр

Үзәктә – хәвефсезлек һәм сәләтле яшьләр
14.03.2019 / Көнүзәк

Үзәктә – хәвефсезлек һәм  сәләтле яшьләрБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ижевск шәһәрендә Русиянең Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Русиянең Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәргән күчмә утырышта катнашты.

Анда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүнең өстәмә чаралары турында сүз барды. Атап әйткәндә, пассажирлар ташуга контрольне көчәйтү, водительләр әзерләү эшенә игътибарны арттыру, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләрен оператив гамәлдән чыгару зарурлыгы билгеләнде. Авария еш булган участокларны билгеләүнең һәм бу күренешне булдырмауның мөһимлеге, җәяүлеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү зарурлыгы ассызыкланды.
Арытаба Радий Хәбиров талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга булышлык итү мәсьәләләренә багышланган Русиянең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашты.
Русиянең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә үткән чарада Русиянең мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Русиянең Генеральный прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, төбәкләр башлыклары, Федераль җыелыш, төрле дәрәҗәдәге дәүләт власте органнары, иҗтимагый оешмалар, мәгариф үзәкләре җитәкчеләре катнашты.
Талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итүне яңа дәрәҗәгә чыгару өчен төбәкләргә ведомствоара төбәк координацион советлары булдырырга, шулай ук, перспективалы яшь белгечләр турында мәгълүматлар банкын алып бару өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, сәләтле яшьләрне эшкә урнаштыру буенча төбәк операторлары билгеләнергә тиеш. Аларга яшьләрнең читкә китү сәбәп­ләрен анализлау һәм сәләтле яшьләрне территорияләрне үстерүнең иң мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычы куела.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»