Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Каравыл! Табиблар җитешми!”

“Каравыл! Табиблар җитешми!”
15.03.2019 / Көнүзәк

“Каравыл! Табиблар җитешми!”“Инцидент” системасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң кискен мәсьәләне хәл итүгә алынды.

Туймазы шәһәре дәваханәсендә тар белгечләргә кытлык юк, ләкин педиатрлар алтын бәрабәренә тиң. Былтыр берничә белгеч декрет ялына киткәч, катлаулы хәл килеп туган. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә шәһәрдә яшәүче бер ханым, поликлиникада педиатрлар җитешми, хәтта тәгаенләнгән вакытта да тикшерү үтеп булмый дип зар­ланган. Бу мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы тотып алган.


Башкортстан Башлыгы Хакимияте каршындагы социаль чел­тәрләргә килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүче эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская бел­дерүенчә, “Инцидент” системасы халыкның сәламәтлек саклау өлкәсендәге җитешсезлекләргә зарланган мөрә­җәгать­ләрен шактый еш терки. Табиблар җитешмәү проб­лемасы өч төбәк өчен аеруча җитди тора. Болар — Учалы һәм Туймазы районнары, Салават шәһәре.
Бүген Туймазы шәһәре һәм районы буенча 31 педиатрия участогы эшләп килә. Шуларның 20се шә­һәрдә. Ике табиб декрет ялына кит­кәннән соң бер педиатр эшкә кабул ителгән.
Әле Башкортстан дәүләт медицина университетында Туймазы районыннан 158 студент белем ала. Район хакимияте укуларын тәмам­лап туган якларына кайтучыларның һәммәсенә торак белән ярдәм итәргә вәгъдә бирә. “Чулпан-2” дип аталган яңа бистәдә хакимият социаль яисә коммерция наймы буенча бирер­гә әзер булган фатирлар бар.
Туймазы районы хакимияте баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Подоприхин бел­де­рүенчә, коммерция наймы буенча алынган ике бүлмәле фатир өчен аена 6 мең сум түләргә туры киләчәк, монда барлык коммуналь түләүләр дә кертел­гән. Район белгеч эшләгән вакытка муниципаль торак бирергә дә әзер.



Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры
Валентин Павлов:

— Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау тармагын шәхси контроленә алды. Халык сәла­мәтлеге — мөһим мәсьәлә. Радий Фәрит улы республика сәламәтлек саклау тармагын илдә алдынгылар исәбенә чыгару максатын куйды. Республика халкының 40 проценты авылда яши. Республика районнарындагы дәвалау учрежде­ниеләрендә медицина кадрлары җитми. Бу юнәлештә эш башланды, чаралар күрелә.




Вильмир Хәбиров — шундый тәкъ­дим белән файдаланган бел­геч­ләрнең берсе. Шәһәр поликлиникасында бер табиб-онколог җитешмәгән һәм ул Бүздәк районыннан бирегә күчәргә карар иткән. Әлбәттә, карар кабул итүдә торак мәсьәләсе җитди роль уйнаган. Әле табибка көненә берничә дистә кеше килә, ә районда яман шеш диагнозы куелган 2600дән артык авыру исәптә тора. Аның сүз­ләренә караганда, кызганычка каршы, күпче-лек табибка чир азгач кына мөрәҗә-гать итә.
Республика җитәкчесе Радий Хәби­ров былтыр район һәм шәһәр башлыкларына медицина университетында укучы студентлар белән очрашулар үткәрергә кушкан иде. Ә яшь белгеч-ләрне җәлеп итү өчен торак мәсьә-ләсен хәл итәргә кирәк. Табиблар һа­ман да җитәрлек түгел, шулай да соңгы берничә айда республика дәва­ханәләрендә алар­ның саны 100 кешегә арткан.
— Миңа бик гади генә мәгъ­лүмат кирәк. Ничә табиб, күпмесе җитешми һәм агымдагы елның беренче кварталында нинди үзгәрешләр булган. Минуска киткән икән, димәк, җитди сөйлә­шергә кирәк булачак. Һәм тир­гәшергә дә. Бу — баш табиблар­ның һәм хакимият башлыкларының шәхси җаваплылыгы, — диде Радий Хәби-ров.
Әле Туймазыда район дәваханә-се өчен белгечләр укыту һәм әзерләү буенча программа проекты эшләнгән. Ул студентларның ординатурада укуы муниципалитет тарафыннан түләнүен күздә тота. Программа өч елга исәп-ләнгән һәм медицина кадрлары мәсьә-ләсен тулысынча хәл итәргә мөмкин-лек бирәчәк. Шушындый планны башка район һәм шәһәр җитәкчеләре дә эш-ләргә тиеш.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»