Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!

1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!
16.03.2019 / Көнүзәк

1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада социаль эшчәнлек буенча хәлләр торышын тикшерергә чыкты, дип хәбәр иткән идек инде. Ул юлдагы чокырларны ремонтлау барышын да җентекләп тикшерде.


1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!

Зур Гражданлык һәм Степан Халтурин урамнары киселешендә юлдагы чокырларны ремонтлау барышы белән танышты. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча республика дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта чокырларны бетерү өчен салкын асфальт технологиясе кулланыла. 15 апрельдән кайнар асфальт-бетон кулланып чокырларны ямау эшенә керешергә планлаштырыла.

1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!

Шулай ук, Тимур Мөхәммәтҗанов 1 апрельгә кадәр эшли башларга тиеш юллардагы чокырларны ремонтлау буенча мобиль кушымтаның демоверсиясен күрсәтте. Радий Хәбиров Уфа буенча килгән заявкаларны бүлүче операторның диспетчер бүлмәсендә булды, аларны эшкәртү барышын тикшерде.

1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!

– Миңа бу система ошамый: башта ул заявка кабул итә, аннары WhatsAppта нинди дә булса төркемгә яза, телдән команда көтү килеп чыга. Бу бит дөрес түгел. Кеше факторы минимальләштерелгән,бердәм гомумреспублика системасы булырга тиеш, – диде Башкортстан җитәкчесе. – Сез барлык чокырларны да үзегез күрә алмыйсыз, төп ярдәмчеләребез - халык. Кеше программага кереп, гариза һәм чокырның фотосын җибәрә алсын өчен бик уңайлы һәм яхшы эшләүче кушымта кирәк.

1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, тигезләнгән чокырлар саны берничә тапкыр артык булырга тиешлеген әйтте. Башкала мэры Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Уфа буенча 65 чокыр ремонтланган.

1 июньгә юлдагы чокырлар бетәргә тиеш!

- Миллионлы шәһәр өчен язгы көндә ремонтларга тиешле чокырлар саны 500дән башланырга тиеш. Без бу проблеманы тиз арада хәл итәргә, киң күләмле эшкә чыгарга тиешбез. Беркем дә бу эшне сентябрьгә кадәр сузуыгызны көтәргә җыенмый. 1 июньгә кадәр барлык чокырлар да бетерелергә тиеш, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.




Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»