Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзәктә – сәламәтләндерү һәм спорт

Үзәктә – сәламәтләндерү һәм спорт
19.03.2019 / Көнүзәк

Үзәктә – сәламәтләндерү һәм спортРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән очрашу үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Утырышта төбәктә яңа социаль объектлар төзү проектлары тикшерелде. Шуларның берсе – “Газпром – балаларга” программасы кысаларында Уфада шугалак һәм күпфункцияле уен залы белән бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы. “Газпром инвестгазификация” җәмгыятенең генеральный директоры Владимир Звягин белдерүенчә, объектның гомум бәясе 1,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Проектка шәһәр коммуникацияләр челтәренә тоташтыру һәм юл салу өчен ярдәм кирәк булачак. Әлегә проект дәүләт экспертизасы уза.
Тагын бер объект – Чиләбе өлкәсендәге “Отдых” муниципаль бюджет учреждениесе башлангычы белән Белорет районында төзеләчәк “Абзак” төбәкара балалар үзәге.
Әлеге вакытта комплекс ел әйләнәсенә эшли, шул ук вакытта белем бирү хезмәтләре дә күрсәтә. Проектны гамәлгә ашыру биредә ял итүче балалар санын ике тапкыр арттыру мөмкинлеге бирәчәк, аларга ташламалар системасы булдырылачак. Биредә модульле казанлык, газүткәргеч һәм чистарту корылмалары төзеләчәк, җиде корпуста төзекләндерү эшләре башкарылачак, бассейн һәм уку сыйныфлары булган яңа корпус төзеләчәк. Проектның гомум бәясе – 615 миллион сум. Ул Чиләбе өлкәсе һәм Магнитогорск шәһәре бюджетларыннан финансланачак.
– Без проектны кабул итәбез һәм аның буенча актив эшчәнлек көтәбез, – диде Радий Хәбиров.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»