Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чистарту айлыгы старт ала

Чистарту айлыгы старт ала
19.03.2019 / Көнүзәк

Чистарту айлыгы старт алаӘ юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау 15 июньдә тәмамланачак.

Кичәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атна саен һәр муниципалитетта инвестиция сәгате үткәрү бурычы куйды. Хөкүмәт дәрәҗәсендә мондый форматта инвесторлар белән очрашулар былтыргы ноябрьдән үткәрелә. Хәзер инвестицияләр җәлеп итүне активлаштыру максатында бу эшне муниципалитетлар дәрәҗәсендә җайга салырга кирәк.


Республикада юллардагы чокырларны ремонтлау турында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов бәян итте. Юллардагы чокырларны бетерү максатында републиканың интерактив картасы әзерләнгән. 1 апрельдә аның белән һәркем таныша алачак.
Ремонт эшләре 15 июньдә тәмамланырга тиеш. Республика җитәкчесе бу эшне җиренә җиткереп башкарырга кушты һәм барлык муниципалитетлар да әлеге Комитетка атна саен юлдагы җитешсезлекләрне бетерү турында отчет бирергә тиеш булачак, дип белдерде. Шул ук вакытта, ул әлегә интерактив кушымта эшләнешеннән канәгать булмавын белдерде.
— Бу кушымтаның миңа күрсәткән бер генә төре дә бармый. Санлы кушымта бөтен республикага берәү булырга тиеш, чөнки кеше бу юлны кем хезмәтләндерә, мөрәҗәгатьне кая юллыйм, дип уйлап тормаячак. Ул фотога төшереп җибәрергә һәм җавап алырга тиеш. Бердәм система ярдәмендә генә барлык муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкин, — диде ул.
6 апрель-11 май көннәрендә республикада төзекләндерү буенча айлык үтәчәк. Беренче өмә 6 апрельгә тәгаенләнгән. Бу көннәрдә башкарыласы эшләрнең 11 төре билгеләнгән. Алар арасында урамнарны чүп-чардан тазарту, агачларны агарту, кисү, бордюрларны, киртәләрне буяу, балалар һәм спорт мәйданчыкларын ремонтлау һәм башкалар бар. Радий Хәбиров территорияләрне яшелләндерүгә аеруча җитди игътибар бирергә кушты.
— Өмә үткәрү электән калган изге йолабыз, аны тергезергә кирәк. Монда шәһәр һәм район башлыклары да, җәмәгатьчелек тә катнашырга тиеш. Халыкка өмәләр турында хәбәр итәргә кирәк, алар анда гаиләләре белән килә ала. Һәм минем шәхси үтенечем: бәйрәмчә кәеф булсын өчен бөтен пунктларда да яхшы музыка яңгырарга тиеш, — диде ул һәм 1 майга республиканың чистартылырга тиешлеген сызык өстенә алды.
Оператив киңшмәдә, шулай ук, урамнарны яктырту проблемасы күтәрелде. Әле 61 торак пунктта 3610 өстәмә яктырткыч куелган. 48 муниципалитетта мәгариф учреждениеләренә керү юллары тулысынча яктыртылган. Калганнары бу эшне башкарып чыгу алдында. Уфа, Мәләвез, Учалы төбәкләрендә ул әлегә сүлпән бара.
Республикада 2019-24 елларга торак пунктларны яктыртуны яхшырту буенча программа кабул ителгән. Аның кысаларында 140 мең яктырткыч куелырга тиеш, шуның 23 меңе быел урнаштырылачак.
Чарада республиканың 100 еллыгына объектлар төзелеше барышы турында да сүз булды. Соңгы ике елда 27 объект сафка тапшырылган, 75 объект төзелеп килә, дүрте экспертиза үтә, калган дүртенә акча бүленгән. Радий Хәбиров төзелеш мәсьәләләрендә тизлек түгел, сыйфат мөһимрәк, дип ассызыклады.
9-14 июльдә Уфа 53нче Халыкара балалар уеннарын кабул итәчәк. Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов белдерүенчә, башкалага бүген үк 31 илдән 75 шәһәрдән 1228 спортчы килергә теләк белдергән.
— Әлеге уеннарның үзенчәлеге шунда, аларда илләр җыелма командалары түгел, ә шәһәрләрнеке чыгыш ясаячак. Уеннарда спортның 9 төре буенча ярышлар үтәчәк. Бу күләмле чараның бюджеты 167 миллион 200 мең сум тәшкил итә. Шуның 2 миллион 200 мең сумы — Уфа шәһәре бюджетыннан, 150 миллион сумы —“Газпром” җәмгыятеннән, 15 миллион сумы Русия Спорт министрлыгыннан бүленәчәк, — диде министр.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»