Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Проблемалы йортлар булмасын!

Проблемалы йортлар булмасын!
21.03.2019 / Көнүзәк

Проблемалы йортлар  булмасын!Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау буенча кабул ителүче чаралар һәм дольщиклар белән үзара бәйләнеш турында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сөйләде. Аерым алганда, 16 объект буенча төзелешне тәмамлау графиклары әзерләнә.
“Төзелеш сәгате” кысаларында муниципалитетлардагы проблемалы объектларны тикшерү дәвам итә. Бу юлы киңәшмәдә катнашучылар Иглин районы һәм Нефтекама шәһәрендәге хәл белән танышты.
Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко белдерүенчә, муниципалитет территориясендә биш объектта дольщиклар хокуклары бозылган. Шулардан “Юлдаш” торак комплексындагы бер йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә. Эшләрне июль урталарына тәмамлау планлаштырыла.
Башка объектлар буенча төбәк җитәкчесе дольщиклар хокукларын тергезүнең финанс-икътисади схемасын уйларга кушты.
Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ратмир Мәүлиев сүзләренә караганда, шәһәрдә проблемалы бер генә төзүче бар. “Интеграл” җәмгыяте дүрт йорт төзи башлаган, шуларның өчесе югары әзерлек дәрәҗәсендә. Әлеге вакытта төзүче компанияне алыштыру эше алып барыла. Финанс-икътисади схема бер ай эчендә булдырылачак.
“Беренче Трест” компанияләр төркеменең үз акчасы объектларны өзеклексез төзү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен җитәрлек. Бу хакта оешманың генеральный директоры Тимур Һадиев белдерде.
Моңа кадәр төбәк җитәкчесе Хөкүмәткә республикадагы эре банкларның берсе – “Роскомснаббанк”ның лицензиясе алынуга бәйле төзелеш базарында катлаулыкларга юл куймаска кушкан иде. “Беренче Трест” исәпләренең бер өлеше шушы финанс оешмасында булу сәбәпле, Радий Хәбиров, аерым алганда, компаниядәге хәл турында атна саен хисап тотарга тәкъдим итте.
Тимур һадиев республика җитәкчелегенә “Беренче Трест” тирәсендә килеп туган хәлне җитди игътибарга алган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, компания соңгы вакытта лицензиясе алынган банклар белән берничек тә бәйле түгел. “Беренче Трест”ның барлык акчасы Русиянең иң эре 20 банкына салынган. Моннан тыш, төзүченең үз акчасы өзлексез рәвештә объектлар төзү өчен җитәрлек.
Төзүченең югары социаль бурычлары булуын да билгеләп үтү мөһим. Аерым алганда, 30 мең кеше авария хәлендәге тораклардан күчерелгән. Бу максатларга 1,5 миллиард сум юнәлтелгән. Ике балалар бакчасы ремонтланган, инвалид балалар өчен реабилитация үзәге сатып алынган һәм төзекләндерелгән. Тимур Һадиев белдерүенчә, компаниянең социаль юнәлештәге сәясәте дәвам итәчәк.
Фикер алышу йомгаклары буенча Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең төзелеш блогына “Беренче Трест” белән хәлне контрольдә тотарга, алданган дольщиклар барлыкка килүгә юл куймас өчен шушы һәм башка йорт салучылар белән торак төзелеше барышын тикшереп торырга кушты.
– Без хафалану өчен нигез күрмибез. Сезнең объектлар җитди, колачлы, әһәмиятле, – диде төбәк җитәкчесе. – Без сезнең белән алга таба да эшләргә әзер.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»