Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үсеш өчен кимчелекләрне яшермәү кирәк!

Үсеш өчен кимчелекләрне яшермәү кирәк!
26.03.2019 / Көнүзәк

Үсеш өчен кимчелекләрне яшермәү кирәк!“Бердәмлек. Гражданлык. Ватанпәрвәрлек” дигән халыкара форум республика үсешендәге көнүзәк мәсьәләләргә багышланды.

Шулай итеп, Башкортстан тантаналы рәвешенә икенче йөзьеллыгына аяк басты. Бер гасырлык юбилей уңаеннан тәүдә илебез башкаласы Мәскәүдә, аннары Уфада оештырылган тантаналы чараларда Русия Президенты Владимир Путиннан алып, гади гражданнарга кадәр республикабыз адресына бик күп изге теләкләр җиткерде. Алдагы йөзьеллык аның өчен алтын булыр, төбәк барлык өлкәләрдә дә яңа дәрәҗә үсешкә чыгар, дөнья киңлекләрен яулар, беренчеләр сафында ныклы үз урынын булдырыр дигән зур ышаныч белдерелде.


Чыннан да, Башкортстан бер гасырлык юбилеен лаеклы каршы алды. Күпчелек социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча республика илдә әйдәүче урыннарны били. Һәм шушы күзлектән чыгып караганда, алдагы чорда Башкортстанга дөньякүләм дәрәҗәдәге үсеш офыклары юрау өчен ныклы нигез бар.
Әмма, шул ук вакытта, республика җитәкчелеге, галимнәр, җәмәгатьчелек Башкортстанның шушы рә­вешле алгарышлы үсешенә киртә булырлык хәвефләр һәм аларны кисәтү, бу юнә-лештә дәүләт дәрәҗәсендә тиешле чаралар күрү зарурлыгы хакында да онытмый. Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан 22-23 мартта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән “Бердәмлек. Гражданлык. Ватанпәрпәрлек” дигән халыкара гыйльми форум да, беренче чиратта, Башкортстан үсешендә ихтимал бул­ган хәвефләрне ачыклау, кисәтү һәм гамәлдән чыгару мәсьәләләренә багышланды.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте, республика Хө­күмәте, Башкортстан Фән-нәр академиясе, республи-каның Стратегик тикшере-нүләр институты, Башкортстан дәүләт университеты һәм башка дәүләт институтлары оештырган чарада катнашучыларны сәламләп, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев 100 ел элек булган тарихи вакыйгага, шушы чорда төбәк кичергән үсеш этапларына, бүгенге максат-бурычларга эзлекле анализ ясады һәм җәм-гыятьтә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тойгысын ныгытуның милли идея дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешлеген ассызыклады.
— Төбәк дәрәҗәсендә дә, дәүләтнең нәтиҗәле үсеше өчен дә бу — төп шарт! — диде, аерым алганда, Константин Толкачев.
90нчы еллардагы хаос, кыйммәтләрне югалту нәти-җәсендә шактый какшаган ватанпәрвәрлек тойгысын яшь буында тергезү һәм үстерү дәүләт дәрәҗәсендә глобаль бурыч булып торса, М. В. Ломоносов исемен-дәге Мәскәү дәүләт университеты өлкән преподавателе, икътисад фәннәре кандидаты Айсылу Илембәто­ва белдерүенчә, Башкортстан халкының картаюы да киләчәктә аның үсешенә аяк чалырга мөмкин.
— Башкортстан халкы картая. Гомер озынлыгы арта. Шул ук вакытта төбәк­тән яшьләр китә, кайтучылар исә — өлкән яшьтәге-ләр, — диде ул конферен-циядәге чыгышында.
Гомумән, Башкортстан-ның Стратегик тикшеренү-ләр институты галимнәре әзерләгән демографик док­ладтан күренүенчә, республикада халыкның уртача яше 2010 елдагы 37,7 яшь­тән 2017 елда 38,6 яшькә арткан. Уртача гомер озынлыгы исә соңгы җиде елда 68,9 яшьтән 71,7 яшькә күтәрелгән. Шулай ук, ха­лыкның авылдан шәһәргә күпләп агылуы күзәтелә. Аерым алганда, 2000 елдан 2017 елга кадәр авыл халкы саны 4,3 процентка кимесә, шәһәр җирендә яшәүчеләр 2,7 процентка арткан. Янә килеп, 28 яшькә республикада хатын-кызлар сан ягыннан ир-атлардан өстен­лек итә башлый.
Әлеге саннардан чыгып, галимнәр нинди нәтиҗә ясый һәм нәрсә турында кисәтә? Халыкның картаюын, 25-35 яшьлек хатын-кызлар арасында бала тудыручылар саны кимүен исәпкә алганда, алдагы елларда республикада туым күрсәткече төшәчәк, дип кисәтә алар. Республи­ка-ның миграция җәлеп итү-чәнлеге күрсәткече төшү дә файдага түгел. Димәк, алдагы чорда республика халкының кимү куркынычы бар. Моңа юл куймас өчен нинди чаралар күрү зарур? Республиканы демографик үстерү буенча комплекслы стратегия булдыру, туымны (аеруча беренче балага) дәртләндерү буенча өстәмә чаралар күрү, онкология авы­руларын вакытында ачыклау, профилактика эшен җанландыру бу җә-һәт­тән көнүзәк бурычлар булып тора, ди галимнәр.
Форумның икътисади секциясендә Башкортстан Фәннәр академиясенең муниципаль стратегияләрне тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, төбәк­нең икътисади үсешенә янаучы хәвефләр дә аз түгел.
— Төбәкара көчле көн­дәшлек шартларында без-нең районнарга бер-берсе белән хезмәттәшлекне үс-терү зарур. Бүген төбәк ресурслары актив рәвештә күршеләр тарафыннан “суырыла” һәм моңа фәкать комплекслы проектлар яр-дәмендә генә нәтиҗәле каршы торырга мөмкин, — диде бу уңайдан Стратегик тикшеренүләр институты директоры Азат Янгиров.
Аның белдерүенчә, республика районнары җиде икътисади зонага берләшә ала. Әйтик, төньяк-көнчы-гыш районнары өчен бер бренд астында үзләре җи-тештергән терлекчелек продукциясен һәм мал азыгын алга этәрү отышлы булачак. Экологик яктан чиста төбәк-ләр буларак, алар бу җәһәт­тән хәл катлаулы калган Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә чиктәш булып тора. Һәм аларның төп өстенлеге дә шунда. Ягъни башкача әйткәндә, бу районнар үзләрендә җитеш­терелгән чиста табигый продукция белән алдыра ала. Көньяк районнарда исә кече форма хуҗалыклар кооперациясен һәм туризмны үстерү отышлы булачак. Моның өчен анда бөтен шартлар да бар.
Форум кысаларында икътисадчы галимнәр, социологлар һәм демографлар, шулай ук, яңа икътисади хәвефләр янаган хәл-шартларда республиканы алгарышлы үстерү буенча фикерен җиткерде. Анда хезмәт базары үсеше, агломерация процесслары, урындагы үзидарәне үстерү һәм гражданлык институтларын ныгыту, муниципалитетара хезмәттәшлек һәм төбәк дәрәҗәсендә стратегик планлаштыру мәсьәлә­ләре буенча эзлекле һәм җитди анализ китерелде. Болар барысы да республиканы арытаба үстерү буенча дәүләт стратегиясе нигезенә ятачак һәм, мөһим документларны эшләгәндә, һичшиксез, исәпкә алыначак, дияргә кирәк.
Йомгаклап, нәрсә әйтәсе килә? Күренүенчә, Башкорт-станның 100 еллыгы уңаен­нан тантаналар уңышларны барлап, үз-үзебезгә дан җырлауга гына кайтып калмыйча, республиканы арытаба стратегик үстерү мәсьәләләре буенча җанлы һәм җитди фикер алышу, эш юнәлешләрен билгеләү мәйданына да әверелде. Төбәкнең, чыннан да, тышкы бизәк кенә булып калмыйча, эчтән дә нәтиҗәле, төпле, эзлекле, комплекслы үсүен, яңа дәрәҗә биеклек­ләргә күтәрелүен телибез икән, нәкъ шулай булырга тиеш тә. Чөнки бу — безнең Ватаныбыз, һәм Башкортстанны ничек бар шулай, казанышлары белән дә, аерым кимчелекләре белән дә кабул итәргә, яратырга, аның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдә иминлеген арттыру, ныгыту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Форумда бу фикер кызыл җеп булып үтте. Без дә шушы хакыйкатькә тугры калыйк!

Илдар Фазлетдинов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»