Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Композиторның юбилей тантанасы үтте

Композиторның юбилей тантанасы үтте
22.12.2016 / Көнүзәк

Композиторның  юбилей тантанасы үттеКүренекле башкорт композиторы Заһир Исмәгыйловның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар тантаналы концерт белән тәмамланды. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында республиканың әйдүче солистлары һәм коллективлары чыгыш ясады, авторның билгеле әсәрләре яңгырады.

Чара дирижер Раушан Якупов җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестр чыгышы белән үрелеп барды. Юбилей кичәсе “Салават” операсына увертюра белән башланды. Легендар опера арияләрен Эльвира Фатыйхова һәм Илһам Вәлиев башкарды.

Концертны алып баручылар Рушана Бабич һәм Фиргать Гарипов композиторның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырды. Әлим Каюмов, Динә Хөсәенова һәм Александр Алексеев җитәкчелегендәге театр хоры башкаруындагы хәрби җырларда Бөек Ватан сугышы темасы яңгырады. “Кодача” музыкаль комедиясеннән дуэтны Артур Кәепкулов һәм Гөлнур Нарынбаева җырлады.

Заһир Исмәгыйлов башлангычы белән ачылган Уфа сәнгать институты һәм урта махсус музыка колледжы исеменнән Назгөл Ибраһимова һәм “Чулпылар” скрипкачылар ансамбле чыгыш ясады. Мәгърифәтче Акмулла образын Җәмил Әбделмәнов тәкъдим итте. Композиторның автордашы Лев Степанов белән берлектә язылган ”Торналар җыры” балетынан өзекне балет труппасы артистлары Гөлсинә Мәүлекәсова, Илдар Маняпов һәм Рөстәм Исхаков күрсәтте.

Гөлнара Вәлиева башкаруындагы “Яратам сине” романсы композиторның тугры хатыны — Мәгъсүфә Хәсән кызына багышланды. Аларның кызлары — профессор, республика Композиторлар берлеге рәисе Ләйлә Исмәгыйлова фортепианода үзе иҗат иткән пьеслаларны башкарды.

Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле солисты Айсылу Гайнетдинова тамашачыларга “Бишбармак” бюен бүләк итте. Кичә Мостай Кәримнең “Россиянмын” шигыре белән тәмамланды.

Режиссер Рөстәм Галиев юбилей концертын композиторның истәлегенә музыкаль бүләк төрендә оештырган. Анда күренекле кунаклар, композиторның хезмәттәшләре, укучылары, Уфа сәнгать институты педагог­лары һәм студентлары катнашты. Саха-Якутиядән аның тугры укучысы Владимир Ксенофонтов килгән иде. Остазына хөрмәт йөзеннән ул улына Заһир дип исем кушкан.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»