Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела

Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела
21.02.2017 / Көнүзәк

Гыйззәтуллиннар Караидел авылының Шәфи бистәсендәге ике катлы ике торак йортны нәкъ менә пенополистирол блоклардан күтәрә.Караиделнең яшь малтабары җитештергән төзелеш блоклары төбәктә киң таралу ала бара.

Менә, ниһаять, көннәр дә язга карый башлады, кояш та җылы нурларын көннән-көн мулрак өләшә. Хатын-кызлар инде болгар борычын, башка яшелчәләрне, кайбер чәчәкләрен шыттыра башласа, ир-егетләр алда торган яз-көз айларына төзелеш объектларын хәстәрли, материаллар туплый, аларның проектыннан алып, стена күтәрү, хәтта түбә ябуга кадәр планлаштыра. Менә шундый чакларда, әгәр ул төзелешнең әлегә диварлары күтәрелмәгән булса, ирләр бер дилемма алдында кала: стенаны нинди материалдан күтәрергә? Ниндие арзанрак, җылырак, чыдамрак, уңайлырак? Мондый сорау алдында да калмас иде, чөнки хәзер ул материалларның төре елдан-ел дип әйтерлек арта, кайсысында тукталырга белмәссең.


Караидел районын алсак, анда аның агачы да җитәрлек, әллә каян кайтартасы да юк. Шул ук вакытта кемдер кирпечне, кемдер керамзит блокларны мактый, кемдер башка төр­леләрен сайларга тәкъдим итә. Ә менә күптән түгел яшь малтабар Булат Гыйз­зәтуллин пенополистирол блоклар җитештерә баш­лагач, бу яңалык белән кызыксынучылар да хәзер артканнан-арта. Районга соңгы баруыбызда без шушындый төзелеш материалыннан йортлар, кибетләр төзү үзенчәлек­ләре белән дә кызыксындык. Башта, уңган егетебез Уфада булганлыктан, без аның әтисе, районда киң билгеле малтабар, “Дуслык” кибетләре челтәре җитәк­чесе Хәли­мулла абзый белән очрашып сөйләштек. Бу урында шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: аның район үзәгендәге 4 катлы кибете дә шушы материал­дан төзелгән.

– Бик уңайлы, арзан бу технологиянең киләчәге өметле, – дип, кайбер серләре белән уртаклашты Хәлимулла Галмулла улы. – Ләкин әлегә моңа халык бераз шикләнебрәк карый, чөнки ул агачка, кирпечкә, төрле блокларга өйрәнгән. Юкка шикләнәләр, дип әйтер идем. Менә шушы кибет төзелешен без, пенопласт блокларны Екатеринбургтан алып кайтып, унынчы августта башлаган идек, кышка түбәсен ябып та куйдык. Менә нинди тизлеккә ирешергә мөмкинлек бирә бу технология!

Хәлимулла Галмулла улы сөйләгәнчә, арматуралар белән ныгытып төзегән очракта Себердә хәтта 9 катлы йортлар да күтәрәләр икән. Өстәвенә, арзан да килеп чыга, 7 квадрат метр стенага 1 кубометр гына бетон китә, ди. Нигез өчен чокыр казыгач, аны бетон из­мә белән тутыру да мәҗ­бүри түгел, тигезлек булдырыр өчен берничә сантиметр салу да җитә, опалубка да кирәкми.

Яшь малтабар Булат Гыйззәтуллин  киләчәге өметле төзелеш материалы белән.Булатны без төштән соң, ул Уфадан кайткач, очраттык. Уңган егетебез безне район үзәгенең “Яшьләр” бистәсенә алып китте, базасы шунда икән. Әлегә ул кышкы айларда эшләми, чөнки бу төр блокларны җи-тештерү өчен җылы шарт­лар кирәк. Шуңа күрә ният-ләре – җылытылган бина төзеп яисә арендага алып, ел әйләнәсенә җи­теш­терү.

– Пенополистирол блоклар өчен чималны Пермь­нән кайтартабыз, – ди Булат. – Карап торуга ул манный ярмасын хәтерләтә. Шуның бер килограммы бер блокка җитә. Заказ булганда, без аны әле аена 3000 данә җитештерә алабыз. Моның белән без инде 3-4 ел шөгыльләнәбез. Килә­чәктә җитештерүне тагында арттырырга исәп.
Булатка бу эш килешеп тә тора, белеме дә малтабарлык белән шөгыльләнү өчен нәкъ үзе. Ул башта Бөре сәүдә колледжын, аннары читтән торып Уфа сәүдә-икътисад институтын тәмамлаган. Шуңа да аның бу эшчәнлекне рентабельлелек, сәүдә кануннары белән дәлилләвенә ышанмаслык та түгел.

– Төзелештә әлеге блокларны алып ташланмый торган опалубка сыйфатында файдалану бинаның үзкыйммәтен, эшче көчен һәм төзелеш вакытын якынча 2-3 тапкыр кыскарта, – ди ул. – Әгәр йортыңны агачтан күтәрәсең икән, сиңа моның өчен еллар кирәк, ә бу материал белән бу эш ун тапкыр тизрәк башкарыла. Блоклар һәр бала-чага белгән “лего” уены кебек кенә җыела, инде үзара тоташтырылган блоклар эчендәге бушлыкны бетон измә белән тутырасы гына кала. Җәйге җылы көннәрдә көненә 3-4 рәт күтәрәсең дә аннары измәнең катканын гына көтәсе. Йорты­ң­ның яртысын дип әйтерлек берүзең дә тезә аласың, бетон болгаткыч кына кирәк.

Булат сөйләвенчә, мондый төзелешнең уңай яклары болар гына түгел әле. Мәсәлән, кирпечтән төзе­сәң, сиңа бу эшкә оста бул­ган бригада ялларга туры киләчәк, ә бу очракта “лего” җыючылардан әллә нинди югары квалификация дә та­ләп ителми, димәк, төзүче­ләргә түләүгә дә 3-4 тапкыр азрак акча кирәк.

Хәзер бөтен дөнья энергияне сакчыл файдаланучы технологияләргә күчеп бара. Квартплата түләгәндә моның өчен ай саен күпме акча чыгарып салуыбыз белән без үзебез дә кызыксына башладык, чөнки моңа элек ниндидер тиеннәр түләсәк, хәзер акча янчыгыбыз ярыйсы гына суммага җиңеләеп кала. Пенополистирол блоклардан төзел­гән йортларда яшәүчеләр бу яклап та ота, чөнки бу төр материалның җылылык саклау үзенчәлекләре искиткеч, бинаны җылыту өчен, гадәти технология яисә материалдан төзел­гәннәр белән чагыштырганда, 3-4 тапкыр кимрәк чыгым таләп ителә. Өстәвенә, пенопласт термос ролен үтәгәнлектән, андый йортларда җәйге эсселәрдә – җиләс, ә кышларын җылы була.

Әлбәттә, соңгы елларда халык экологик яктан чиста төзелеш материалларына өстенлек бирә башлады. Бу яклап та әлеге материал­ның уңай яклары күп. Мәсә­лән, Канадада шушындый йортлар төзү тәҗрибәсе күрсәтүенчә, пенополистирол бернинди зарарлы матдә дә бүлеп чыгармый, әлеге яктан караганда, ул – экологик чиста материал. Бер тапкыр кулланылучы посудаларны, азык-төлек саклый һәм төрә торган савытларны юкка гына шундый материалдан эшләми­ләр инде! Шуңа күрә йортларны гына түгел, мунчаларны да бу төр материалдан төзү күпкә отышлы, хәвефсез, чөнки ул бернинди дә ис бүлеп чыгармый.

– Булат! Менә көннәр дә язга авышты, бу җәйдә ниндидер төзелеш башкарырга ниятләүчеләр хәзер үк материал да туплый башлагандыр. Сез алдагы сезонга әзерме? Чимал кайтартып куйдыгызмы әле?

– Без, нигездә, запас бе­лән эшләргә тырышабыз, шуңа да бүгеннән бер мең блок складта үз сәгатен көтеп ята. Ә инде чималга килгәндә, Пермьдәге партнерларыбыз белән инде берничә ел эшләгәч, мөнә­сәбәтләр, элемтәләр тиешле дәрәҗәдә көй­ләнгән, дип әйтер идем. Шуңа бу яклап борчылырлык проблема юк. Кирәк булса, тиешле вакытында китереп җиткерәләр, яки үзебезнең техника бе­лән барып алабыз. Нигез­дә, заказ буенча җитеш­тергәнлектән, барысы да күләмгә һәм тәгаен вакытка бәйле. Моңа кадәр сынат­каныбыз, сатып алучылар алдында кыен хәлдә калганыбыз булмады, чөнки без җаваплылык тоеп эшләргә күнеккән.

Әйе, бүгенге заманда эшлимен дигән кешенең кулына сугучы юк, киресенчә, үз эшен ачарга җыенучы малтабарларга, фермерларга хөкүмәт һәрьяклы яр­дәмен күрсәтергә әзер тора. Бу яклап Караидел дә күп­ләргә үрнәк булырлык, район хакимияте дә андыйларны дәртләндереп, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Һәм мондый игъти-барның, хәс­тәрлекнең нәтиҗәләре дә матур.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»