Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иске торакта яшәсәң... исең китәр

Иске торакта яшәсәң... исең китәр
04.03.2017 / Көнүзәк

Иске торакта яшәсәң... исең китәрБашкортстанда халыкны авария хәлендәге йортлардан яңага күчерү эше ничек оештырылган?

Республикада биш елда гомум мәйданы 387,5 мең квадрат метр тәшкил иткән 1173 күпкатлы йортта яшәүче 28,3 мең кешене яңага күчерү планлаштырыла. Күләмнән тыш, сыйфат та игътибар үзәгендә. Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты тәкъдим ителгән яңа торакны “энә күзеннән” үткәрә. Кызганычка каршы, җитешсезлекләр дә ачыклана.


Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү барышы иске торакта яшәү фатир хуҗалары өчен икътисади яктан отышсыз икәнен кабат дәлилләде. Иске торакта гомумйорт ихтыяҗы өчен күбрәк акча таләп ите­лүдән тыш, капиталь ремонтка да акча озаграк туплана. Беренчедән, башкарыласы эшләр шактый күп. “Хрущевка”­ларда, ике катлы йортларда нәрсәгә тотын­саң, шуны алыштыру таләп ителә. Панельдән төзелгән күпкат­лы яңа йортларда эш күләме азрак. Икенчедән, торакта катлар аз булган саен, акча озаграк җы­е­ла. Чөнки халык аз яши. Унбиш катлы йортта да, биш катлыда да түбә мәйданы аерылмый. Бер йортта – 50, икенчесендә – 500 кеше яши.

Акчаның кайда тизрәк тупланганы сүзсез дә аңлашыла. Өченчедән, иске торакта төзекләндерү эш­ләре дә озакка чыдамаска мөмкин. Ямалган торбаның икенче урыннан тишелүе, подъезддагы җылылык­ның дивардан чыгуы ихтимал. Моны ачык аңлаучылар яңа торакка күченүне түземсезләнеп көтәдер. Төбәктә өч этапта гомум мәйданы 224,02 мең квадрат метр тәшкил иткән 614 авария хәлендәге күпкатлы йортта яшәүчеләр торак шартларын яхшырткан. Бу максатка 327 күпкатлы йортта гомум мәйданы 315,5 мең квадрат метр тәшкил иткән 7330 торак бина сатып алып ирешелгән.

Иске торакта яшәсәң... исең китәр

Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты былтыр файдалануга тапшыру планлаштырылган 62 күпкатлы йортта тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, шулар­ның сигезендә җитешсез­лекләр ачыкланган. Күпче­легендә төзекләндерү эш­лә­ре тәмамланмаган. Беренче карашка, бу җитеш­сезлеккә әллә ни зур игътибар бүлмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта, һәр эшнең акча мәсь­әләсенә кайтып калганын онытырга ярамый. Кайбер эшләрне үз кулың белән сыйфатлы итеп башкарып булмый. Осталар җәлеп итү кесәгә суга. Ди­мәк, авария хәлендәге йорттан яңа торакка күче­нүчеләр уңайлы яшәү шартлары таләп итәргә хаклы. Тәкъдим ителгән яңа торакта вентиляция сис­темасының тарту көче аз булуы да еш ачыкланган. Бу мәсьәлә дә әллә ни зур җитешсезлек түгел сыман. Шулай да, шәһәр халкының гоме­ренең шактый вакыты фатирда үткәнен онытырга ярамый. Вентиляция сис­темасының төзек булмавы кайчан да булса торакта яшәүчеләрнең сәламәт­леген какшатачагы көн кебек ачык. Тө­зүчеләр барлык җи­теш­­сезл­екләрне дә игътибарга алып, хаталар өстендә эшли.
Башкортстанда 2017 ел ахырына кадәр гомум мәйданы 108,1 мең квадрат метр тәшкил итүче 320 авария хәлендәге күпкатлы йорттан 7667 кешене яңа торакка кү­черү күздә тотыла. Эш­ләрнең мондый темп белән баруы төбәктә уңайсыз шартларда яшәү­челәрнең ки­мия­чәгенә өмет уята.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»