Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Урам белән бәйрәм иттек!

21.10: Урам белән бәйрәм иттек!

“Уңайлы шәһәр мохите” — шәп программа!” —  ди Җиңү урамы активистлары.“Уңайлы шәһәр мохите” — шәп программа!” — ди Җиңү урамы активистлары.Ха­лык­ның көнкүре-шен, яшәү шартларын яхшырту җәһәтеннән “Бердәм Русия” партиясе максатлы эш алып бара. Яңавыл шәһәрен­дә дә партия проектлары тулы куә­тенә тормышка ашырыла һәм уңай нәтиҗәләр бирә.

Аерым алганда, “Бердәм Русия” партия­сенең “Уңай­лы шәһәр мохите” максатлы программасы ярдәмендә өч ихата тер­риториясе төзек­лән­де­рел­гән. Гомумән ал­ган­да, программага кер­гән мәйдан 15081,7 квадрат метр тәшкил итә. Эшләр 13 миллион 483 мең сумга төшкән. Ике меңнән артык кеше әлеге программаның нәтиҗәлелеген бәяләп өлгергән дә инде.
— Мин тәрәзәдән карап мәйданыбыз белән сокланам, төзекләндергәннән соң ул шундый матурланып китте! Бала-чага да шунда кайнаша, без, өлкәннәр чыгып дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырга яратабыз. Күп кенә эш башкарылды: туфрак кайтарылды, асфальт җәелде, бордюрлар урнаштырылды, эскәмияләр куелды, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә уңайлыклар булдырылды. Шушы футбол капкалары янына баскетбол боҗралары, балаларга яңа атынгычлар да кайтырга тиеш. Җитәкчелеккә рәхмәт, шәһәрнең торышына зур игътибар бирелә. Шулай ук халыкка рәхмәт, ихатабыз уртак булгач, чыктылар, булыштылар, аеруча башлап йөрүче Светлана Гадел кызына рәхмәтлебез, — ди Җиңү урамындагы 54нче йортта яшәүче Фәнзилә Әсхә­дуллина.
Урам төзекләндерелү уңаеннан әлеге ихатада яшәүчеләр бәйрәм оештырган. өстәлләрдә пешкән тә­бикмәкләр өелеп куелган, самавыр кайнаган, музыка уйный.
Шулай ук шәһәр паркында әлеге программа ярдә­мендә балалар өчен куанычлы вакыйга булды — бик күп атынгычларны үз эченә алган “Фрегат” уен комплексы барлыкка килде. Аның бәясе — 6 миллион 741 мең сум. Биредә иртә­дән кичкә кадәр балалар­ның шат авазлары тынмый.
“Уңайлы шәһәр мохите” прог­раммасының нәтиҗә­лелеген бәяләргә өлгергән яңавыл­лылар алдагы елга да анда катнашырга ниятли, бүген гаризалар карала.





Басып чыгарырга



Стартапларга ярдәм күрсәтелә
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Стартапларга ярдәм күрсәтелә
Эшлекле гамәлләр дәвам итә
Вчера, 09:35 :: Көнүзәк
Эшлекле гамәлләр дәвам итә
Иң яхшы урман  кисүче кем?
16-07-2018 :: Көнүзәк
Иң яхшы урман кисүче кем?
Ярый исән калган...
11-07-2018 :: Көнүзәк
Ярый исән калган...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»