Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Гасыр үрләрен үтеп

31.10: Гасыр үрләрен үтеп

Мәктәп директоры Таһир Фәрвәҗев 10нчы сыйныф укучылары белән дәрес вакытында.Мәктәп директоры Таһир Фәрвәҗев 10нчы сыйныф укучылары белән дәрес вакытында.Бакалы 1нче урта мәктәбенә – 110 ел.

Бакалы районы үзәге Бакалы авылындагы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең бай тарихы бар. Аның елъязмасы Русия Мәгариф министрлыгының Ырынбур белем бирү округының Бәләбәй өязе Бакалы шәһәр училищесыннан башланган. Бу хакта архив материаллары саклана. Училище Русия империясендә 1872 елда кабул ителгән махсус Положениегә нигезләнеп ачылган булган. Әлеге уку йорты балаларны гимназияләргә, реаль, коммерция училищеларына укырга керергә әзерләүне максат итеп куйган. Бәләбәй өязендә ул чорда мондый типтагы уку йортлары бары тик өчәү генә була: Бәләбәй шәһәрендә, Каргалы Һәм Бакалы авылларында.


Тарихи белешмә:

1907 – Бакалы дүртьеллык шәһәр училищесы;
1912 – Бакалы югары башлангыч училищесы;
1923 — Бакалының I баскычлы җидееллык мәктәбе;
1930 — Крестьян яшьләре мәктәбе;
1934 – Башлангыч урта мәктәп;
1932-1937 — “Үрнәкле мәктәп” исеменә лаек була;
1935 – Бакалы урта мәктәбе;
1967 – Бакалы 1нче урта мәктәбе.


Совет чорында, халык мәгари­фенә бәйле махсус карарларга ярашлы, бу уку йорты берничә тапкыр исемен үзгәртсә дә, балаларга төпле белем бирү беренчел бурыч итеп куелган. Укытучылар шушы максатка ирешә дә. Укыту-тәрбия эше яхшы оештырылганга күрә һәм укучы­ларның белем дәрәҗәсе югары булганлыктан, 1932-37 елларда Бакалы мәктәбе үрнәкле дип таныла. Мәсәлән, ул елларда мәктәпне тәмамлаганнарның күпчелеге партия, совет органнарында, хуҗалык тармакларында эшләп, уңыш­ларга ирешә. Гомумән, 30нчы елларда бу төбәктәге укучылар өчен Бакалы мәктәбенә укырга керү зур мәртәбә санала. Хәер, аннан соңгы чорда да шулай булды. Мәктәпнең абруен күтәрүдә, белем бирүне заманча итеп оештырып, нәтиҗәлелеккә ирешүдә, һичсүзсез, Мещеряков, Вахрушева, Федоров кебек директор­ларның, укытучылар коллективы­ның роле ифрат зур булган.
Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәштә мәктәпнең 40 укытучысы һәм укучысы батырларча һәлак булган. Бакалы мәктәбен тәмамлаган Яков Дмитриевич Костин һәм Виктор Никифорович Зотов — Дан орденының тулы кавалерлары, дошманны җиңүгә зур өлеш кертеп, мәктәп­нең дә данын арттыра. Әйт­кәндәй, фронтка киткән укытучыларны Мәскәү, Львов шәһәр­ләреннән эвакуцияләнеп килгән укытучылар алмаштыра.
Авылда хезмәт тәрбиясенә һәр­вакыт зур игътибар бирелде. Балалар тормышка яраклашып үссен өчен Бакалы мәктәбендә алдынгы ысуллар кулланылды. Әйтик, 1961 елда өлкән сыйныф укучылары көче белән мәктәпкә ике янкорма төзелде. Җәйге ял лагерьларында да хезмәт тәр­биясенә киң урын бирелде. 1980 елда мәктәп­нең хезмәт бригадасы, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмә­сендә катнашып, беренчелекне яулады. Укучылар — истә­лекле медаль­ләр, мәктәп автобус белән бүләкләнде.
2001 елдан мәктәптә директор булып Таһир Фәрвәҗев эшли.
2006 елда Бакалы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе инновацияле белем бирү программаларын куллану буенча Бөтен­русия конкурсында җиңүче булып танылды һәм 1 миллион сумлык Президент грантына ия булды.
— Бүгенге көндә мәктәптә 820 бала укый, аларга 65 педагог белем бирә, — ди Таһир Әнис улы.
...Чын мәгънәсендә мөгаллим итеп, мәшһүр мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, гыйлемле һәм күркәм холыклы итеп күрдем кырык ел гомерен балалар тәрбияләүгә биргән Таһир Фәр­вәҗевны. Мин барганда ул 10нчы сыйныфта физика дәресе үткәрә иде. Сыйныфның ярым­ачык ишеге аша, минем тарафтан тыйнаксызлык булса да, берара күзәтеп-тыңлап торганнан чыгып әйтәм моны. Дәрестән соң аның белән укытучы һөнәре, белем дәрәҗәсе, директор-җитәкче вазыйфасының үзенчәлекләре, телләр укыту хакында кыскача гына сөйләшеп алдык.
— Директор — административ вазыйфа. Дәрес бирү мәҗбүри түгел. Әмма мин үземне беренче чиратта укытучы дип саныйм. Балалар белән даими аралашу, белгәнеңне аларга җиткерү — аңлатып булмый торган, күңелгә ләззәт бирә торган халәт ул, — ди Таһир Фәрвәҗев.
...Физиклар һәм лириклар дигән төшенчә бар. Ә ике сыйфатны да берләштергәннәр сирәк. Таһир Әнис улы нәкъ шундый сирәкләрнең берсе дияр идем. Мәктәптә урыс, татар, башкорт, инглиз телләре укытыла. Туган телләрне укыту турында сүз чыккач ул: “Гаяз Исхакый әсәрен­дәгечә, инкыйраз булмасак кына иде...” — дип әйтеп куйды. Кыска гына әңгәмә барышында Әнгам Атнабайның шигырь юлларын да искә төшерде. Русия һәм Башкортстан дәрәҗәсендә укытучылар лаек була торган күпчелек исем-бүләкләрнең иясе ул. Директорның абруе — мәктәпнең дәрәҗәсе диюләре шушы инде. Алда билгеләп үтелгән Президент гранты властьлар юлламасы буенча бирелми. Бу, тәү чиратта, мәктәпне тәмамлаучыларның Русия­дәге иң дәрәҗәле “Физтех”, “МиФи” кебек техник вузларына уңышлы имтихан тотканы, укыту процессының югары дәрәҗәдә булганы өчен тапшырыла. Коллективтагы 9 укытучы­ның да — Президент грантлары иясе, мәктәпнең илдәге иң яхшы 100 авыл мәктәбе исемлегенә керүе күп нәрсә турында сөйли.





Басып чыгарырга



Чишмәдә җиләк пешкән!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Чишмәдә җиләк пешкән!
Пляжга барсаң, кайтырыңны уйла!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Пляжга барсаң, кайтырыңны уйла!
Кош гриппы янә баш калкыта
Вчера, 10:09 :: Көнүзәк
Кош гриппы янә баш калкыта
Стартапларга ярдәм күрсәтелә
Вчера, 00:00 :: Көнүзәк
Стартапларга ярдәм күрсәтелә
Иң яхшы урман  кисүче кем?
16-07-2018 :: Көнүзәк
Иң яхшы урман кисүче кем?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»