Кызыл таң » Көнүзәк » 10-07-2018: Мәгарәдән тагын дүрт бала коткарылды

Мәгарәдән тагын дүрт бала коткарылды

Мәгарәдән тагын дүрт бала коткарылды Таиланд төньягындагы мәгарәдә югалган балаларны коткару дәвам итә.

Водолазлар ярдәмендә тагын дүрт бала су тоткынлыгыннан чыгарылган. Аннан алдагы көнне 12 үсмернең дүртесе мәгарәдән азат ителгән иде. Әлеге вакытта калган дүртесен һәм аларның тренерын коткару эшләре дәвам итә.
Футбол командасыннан 12 үсмер һәм аларның тренеры 23 июньдә югалган иде. Алдагы көннәрдә хәбәр иткәнебезчә, алар җиде километрга сузылган Тхам Луанг тау куышлыгына юллана һәм, яңгыр күп яву сәбәпле, су тоткынлыгында кала.

Кире күчергәБасып чыгарырга