Кызыл таң » Көнүзәк » 12-07-2018: “Прогресс”, димәк, алга бару

“Прогресс”, димәк, алга бару

“Прогресс”, димәк,  алга баруДүртөйледәге малтабар йөзгә якын кешене эшле иткән.

Дүртөйледәге “Прогресс+” җәмгыятендә арбаны – кыш, чананы җәй әзерлә, дигән билгеле әйтемне күз уңында тотып эшлиләр. Озын кыш дәвамында җитештерелгән теплицаларны иртә яздан ук сатып алучылар табыла. Шулай ук җәй башында койма-капкаларга күбәеп китәчәк заказларны тиз үтәү өчен чүкеп ясалган детальләрне дә күпләп әзерләп куялар.


Шундый көйле, бер-берсен тулыландырып торучы тармаклары булган җәм­гыять оештыру өчен аның җитәкчесе Виктор Зининга чирек гасырдан артык вакыт кирәк булган. 90нчы елларда шәһәрнең сәнәгать зонасында төзелеш блоклары җитештерүдән башланган предприятиедә бүген эшләр ике базада оештырылган. Металл эшләнмәләр цехы, күргәзмәләр мәйданчыгы, заказлар кабул итү салоны, азык-төлек, көнкүреш һәм төзелеш материаллары кибетләре бар.
Вакыт үтү белән яңа, заманча продукция җитеш­терү үзләштерелә бара. Моның өчен кирәкле станок-җиһазлар сатып алына. Үзләренең тимерлеге дә бар. “Прогресс”та профнастил, койма-капка, ишек, рәшәткә, теплицалар, мунча мичләре, мангаллар, чатырлар, хуҗалык өчен башка бик күп кирәк-ярак тәкъдим ителә. Коллективтагы үз эшенең осталары стандарт булмаган эшлән­мәләрне дә һич авырсынмыйча ясап бирә. Уртача алганда, бире­дә бер айда 2,5 миллион сумлык продукция җитеш­терелә.
Җәмгыять җитәкчесе Виктор Зинин – район советы депутаты, пред­притие-дә эшләүчеләр тулы социаль пакет белән тәэмин ителә. Гомумән алганда, “Прогресс+” 90 кешене эш­ле иткән. Биредә яшьләр дә хезмәт сала, тәҗрибәле осталар да бар. Без аңа, атамасына тугры калып, ышанычлы адымнар белән алга баруын телибез.

Резеда НУРТДИНОВА.
Дүртөйле районы.

Кире күчергәБасып чыгарырга