Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » «Журфест» берләштерде

«Журфест» берләштерде
18.06.2018 / Бәйрәм белән!

«Журфест» берләштердеМатбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне уңаеннан Караидел районындагы “Йолдызлы” физкультура-тернәкләндерү комплексында журналистларның “Журфест-2018” сабантуе гөрләп үтте. Башкортстаннан 500дән артык катнашучы көнүзәк темаларга дискуссияләр, “түгәрәк өстәлләр”, мастер-класслар алып барды.

Форумга Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин килде. Кунакларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов сәламләде. Республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов форумда катнашучыларга уңышлар теләде. Кунаклар арасында Мәскәүдән Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның бүлек мөдире Светлана Дзюбинская, Русия Журналистлар берлеге идарәсе секретаре Роман Серебряный, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков бар иде.

Быел чарага Русия халыклары мәдәниятенә бәйле тема бирелде. Мәгълүмат агентлыклары вәкилләре, телевидение һәм гәзит-журналлар хәбәрчеләре төрле этник төркемнәргә оешып, чагу костюмнарда милли гореф-гадәтләрне чагылдыручы күргәзмәләр тәкъдим итте.
“Түгәрәк өстәл”ләрдә киңкүләм мәгълүмат чараларына бәйле проблемалар, милли матбугатта яңа алымнар, милли темага язучы журналистларга ихтыяҗ турында сүз барды.

Шулай ук форумда медиатармак хезмәткәрләре бүләкләнде, спорт ярышлары үтте, концерт һәм дискотека оештырылды. Иң көтеп алынганы — Башкортстан Журналистлары берлегенә яңа әгъзалар кабул итү тантанасы булды.

Сигезенче тапкыр оештырылган “Журфест-2018” һәр катнашучы хәтерендә дуслар, хезмәттәшләр белән очрашуларга, күңелле аралашуга, тәҗрибә уртаклашуга бай, яңа иҗади уңышларга этәргеч бирүче чара буларак истә калды.

Элина ИСХАКОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»