Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Калтай кичләре - кайнар хисләре

Калтай кичләре - кайнар хисләре
16.08.2018 / Бәйрәм белән!

Калтай кичләре - кайнар хисләре Кушнаренко районында авыл бәйрәмнәре үткәрү гадәткә кереп бара.

Калтай - өч йөз еллык тарихы булган борынгы, матур авыл. Биредә уңган, үҗәт, бердәм халык яши. Араларында эшкуарлар да бар. Алар, заман белән бергә атлап, күпләрдән җитезрәк эшләп, үзләре җитеш тормышта яшәп кенә калмыйча, авылдашлары мәнфәгатен дә кайгырта.
Зөһрә һәм Флүр Муллаяновлар да - шундыйлардан. Алар авыл халкына бакча утырткан, аның янында бик күркәм ял итү урыны оештырганнар. Монда сырлап эшләнгән коесы да, алачыгы да, балалар мәйданчыгы да бар.
Шушы күркәм бакча янында өченче ел инде "Калтай кичләре" бәйрәме оештырыла. Анда Башкортстан һәм күрше өлкәләрдән иң популяр җырчылар чакырыла. Алар белән очрашуга авылдашлар гына түгел, күрше район һәм авыллардан да киләләр.
Быел да бу бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Аны оештыруга хуҗалар искиткеч күп көч салган. Тырышлык бушка китмәгән, монда килгән һәркем аларга олы рәхмәтләрен җиткерде, соклануын яшермәде.
- Күрше күршегә дә керми, табыннарга йөрешмибез, - дип уфтанабыз, - ди Уфадан кайткан кунак Римма Бәкерова. - Ә монда йөзәрләгән кеше кунакка чакырылган, барысына да рухи азык әзерләнгән. Мондый зур бәйрәмнең чыгымнарын бер дә кызганмыйча капларга бик киң күңелле булырга кирәктер.
Чыннан да, Калтай авылында яшәүче Муллаяновлар гаиләсенең күңеле киң. Тормыш офыклары да шулай булсын, эшләре уңып торсын иде, диясе килә.



Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»