Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көзнең җылы кояшыдай сез!

Көзнең җылы кояшыдай сез!
01.10.2018 / Бәйрәм белән!

Көзнең җылы кояшыдай сез!Өлкәннәр көнендә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә олы яшьтәгеләрне хөрмәтләүнең матур үрнәге күрсәтелде. Дәваханә ветераннарына онытылмас бәйрәм оештырылды, бүләкләр бирелде. Тәмле сыйлы табын артында олылар рәхәтләнеп аралашты, ял итте.

– Менә, чираттагы елны үткәреп, без сезнең белән тагын очраштык. Көтеп алган, матур вакыйга бу, – диде дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев. – Бирегә килүегезгә бик шатмын. Озын гомер, бәхет, ныклы сәламәтлек телим. Без, яшьләр, сез нигез салган хезмәтне үстерергә тырышабыз. Рәхмәт сезгә!

Баш табиб шатлыклы вакыйга белән дә уртаклашты – тиздән дәваханәнең искесеннән дүрт тапкыр зуррак яңа заманча поликлиникасы булачак.

Ветераннар советы рәисе Гүзәл Габидуллина да кунакларга җылы теләкләрен җиткерде, аларны көзге көнне җылыткан кояшка тиңләде.
Күп еллар медицинага хезмәт иткән чал чәчле ветераннар йөзендә ихлас елмаюлар балкыды. Мәсәлән, Зәйтүнә Алиева 48 ел гомерен медицинага багышлаган, аның 38 елын бу дәваханәдә үткәргән, сурдолог-логопед булып, начар ишетүче, начар сөйләшүче кешеләргә ярдәм иткән. Зәйтүнә Харис кызы зур хөрмәт крсәткән өчен дәваханә җитәкчелегенә ихлас рәхмәт белдерде.

Дәваханәнең профсоюз оешмасы рәисе кичәне матур итеп алып барды, концерт программасы да дәваханәдә эшләүче һәм хаклы ялда булган хезмәткәрләренең матур чыгышларыннан торды. Ак халатлылар өздереп җырлады, шигырьләр сөйләде.

– Бүген инде эштән туктаган 381 ветераныбыз бар. Аларның 181е бәйрәмгә килә алмады. Без аларны өйләренә барып котлыйбыз, – ди Руслан Рөстәм улы.

Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә Өлкәннәр көнен ел саен матур итеп билгелиләр, ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Бу юлы да озын гомер юлы үткән хөрмәтле кешеләр өчен онытылмас чара оештырылды.



Фото: Александр Данилов фотосы.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»