Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйленең чын “Хәзинә”се ул!

Дүртөйленең чын “Хәзинә”се ул!
11.10.2018 / Бәйрәм белән!

Дүртөйленең чын “Хәзинә”се ул!Шушы исемдәге ансамбль өч дистә елдан артык халыкка моң тарата.

Моң... Илаһи моң... Ул шундый ягымлы, колакка ятышлы, салмак кына яңгырый... Туган якның калын урманнарына алып кергән дә, биек кыяларына алып менгән дә, тирән күлләренең төбенә алып төшкән дә, киң далаларын гиздергән дә, тарих эзләре буйлап алып киткән дә – тальян гармун моңы. Тальянның яң­гырашын башка музыка коралыныкы белән бутап та, чагыштырып та булмыйдыр, чөнки ул үзенә генә хас ихласлыгы, ягымлылыгы, күңелгә үтеп керә алуы белән тамашачы күңелен яулый.


Дүртөйле районының Тайморза авылы клубы каршында оештырылган “Хәзинә” тальянчылар халык ансамбле — районда үткән һәр мәдәни чараның йөзек кашы. 33 ел элек БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Венер Шәрәфетдинов Тайморза авыл клубы каршында күрше Түбән Аташ, Салпар, Яңа Солтанбәк авылларыннан 20ләгән музыкантны җыеп, коллектив булдыра. Ансамбль иҗат юлын Башкорт­станның аказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйх Ихсанов оештырган “Моңга бай гармун бәйрәме”ндә катнашудан уңышлы башлап җибәрә. Шуннан алып райондагы бер концерт та “Хәзинә”нең үзенчәлекле моңын­нан башка үтми. Кичләрен эштән соң җыелып репетициялар үткәрү, ныкышмалы хезмәт тамашачылар сөюен яуларга ярдәм иткәндер дә инде. Агалы-энеле Әгъләм һәм Әхнәф Җиһан­шиннар, Мөхәмәт­задә һәм Сәхибзадә Исәнбаевлар, Мөдәрис Садретдинов, Галләм Низамов, Әнвәр Ногманов, Фәүзил Исламов, Рөстәм Ишморатов, Хәлил Гыйләҗетдинов, Рәвис Амануллин, Нәдиә Җамалиева, Нәфисә Садретдинова, Руфина Әхияртди­нова – менә алар ансамбльнең нигезе. Аларның осталыгы, тырышлыгы нәтиҗә­сендә “Хәзинә” “халык ансамбле” дигән исемгә лаек булып, быел яз Венер Шәрәфетдинов, Альберт Фәр­рахов, Мөдәрис Мөси­фул­лин, Илүс Садрыев, Рәфит Нурлыгаянов, Филүс Исәнбаев, Нәгыйм Шәй­хетдинов, Рөстәм Гәрәев, Алмаз Ибраһи­мов, Азамат Гыйльмановтан торган хәзерге состав аны йөртергә тулы хокуклы икәнен дәлилләде.
Коллектив үзенең казанында гына кайнаучылардан түгел, алар төрле тарафларда чыгыш ясый, үзләрен таныта, башкалар тәҗ­рибәсен өйрәнә. Быелгы җәй дә коллектив өчен бик уңышлы булды. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка поселогында үткән 10нчы “Түгәрәк уен” Бөтенрусия татар фольклор фестивалендә Татарстан, Удмурт, Марий-Эл, Мордовия республикаларыннан, Кемерово, Свердловск, Самара, Саратов, Әстер­хан, Төмән, Чиләбе, Омск, Киров, Ырынбур, Пенза, Волгоград өлкәләреннән, Пермь краеннан килгән 600дән артык конкурсант арасында II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булып кайтты “Хәзинә”. “Түгәрәк уен” — татар фольклорына багышланган ил күләмендә үткә­релгән бердәнбер фестиваль. Ул йолалар, җыр-бию аша халыкны берләштерүгә хезмәт итә.
Июль аенда күрше Татар­станның Актаныш районында Бөтенрусия “Актаныш гармуннары” гармунчылар фестивале үтте. Безнең тальянчылар анда да сынатмады, “Актив катнашкан өчен” дипломын алып, ансамбль эшен­дә кулланырлык мәгълүмат туп­лап, яңадан-яңа үрләргә канатланып кайтты. Августта исә Казанда үткән ХХХIII “Уйнагыз, гармуннар!” республика бәйрәмендә тальяннарын сыздырып, бөтен халыкны сокландырды. Күрше Илеш районының Шәммәт авылында – “Саумысыз, авылдашлар!”, Нефтекама шәһәренең 55 еллык юбилеенда да коллектив мәртәбәле кунаклар исәбендә булды.
Ә киләчәккә нинди планнар белән яши икән хәзинәчеләр?
– Күрше өлкә һәм Татарстан тамашачылары безне күреп белде, киләчәктә туган Башкортстаныбыз сәхнәләрендә дә чыгыш ясап, тальян моңын халыкка бүләк итү – төп эш максатларыбызның берсе. Моның өчен махсус рәвештә һәр тальянчыга яңа сәхнә костюмы тектердек, якын арада республика буйлап гастроль турын башларга дигән уй белән янабыз. Конкурс-фести­вальләрдә күп йөрергә туры килә, аларга әзерлек башлаганда күңелне иң кырганы – тальяннарны халыктан җыеп алып барырга туры килә. Һәр тальянчыбызга үзенә музыка коралы сатып алу “Хәзинә” безне тагын да баетыр иде, – диде коллектив җитәкчесе Венер Тимерхан улы. – Бүген безне янә бер мәсьәлә борчый – яшьләр, балалар тальянда уйнарга бик сирәк теләк белдерә. Ә без үзебезгә алмаш әзерләргә дигән максат куйдык, бу юнәлештә ныклап эшләргә ниятлибез.
Кулыгызда булган хәзинәне – тальян моңын якташларга, мил­ләттәшләргә таратып, куандырып, илһамландырып уңышлы иҗат итәргә язсын сезгә, илаһи моң ияләре!

Гөлназ МУСИНА.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»