Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яше – көмеш, үзе – алтын!

Яше – көмеш, үзе – алтын!

Яше – көмеш, үзе – алтын!Тәтешле төбәгендә “кордончылар” хакында шулай диләр.

Яшьтән үк музыкага гашыйк Вәкил Шәрифҗанов моннан 25 ел элек “Кордон” ансамблен оештырганда, аның шулай озын гомерле булырын үзе дә уйламагандыр. Авылда үткән кичә­ләрне, бәйрәм­нәрне ямьләр өчен, үзенең сәләтен һәм көчен башкалар белән уртаклашу теләге белән төзелгән ансамбль­гә ул туганнарны Зөлфия белән Исмәгыйльне, авылдашлары Александр Нурмөхәм­мәтов, Ринат Шәйхиев, Фидан Канәфинне чакыра.


Стажлы “кордончылар” әле дә сафта.“Кордон” – бүгенге көндә районда сакланып калган бердәнбер вокаль-инструменталь ансамбль. Ансамбльнең репертуарында төрле җырлар, аеруча – рок, 90нчы еллар хитлары популяр.
Ансамбль хәзер инде авылда үткән бәйрәмнәрне генә ямьләп калмый, гастрольләрдә дә йөри. Алай гына да түгел, республикада үткән абруйлы бәйгеләрдә, конкурсларда җиңүләр яулый. Әйтик, 2015 елда Стәрлетамакта үткән “АРТ-СТАРТ-2015” бәйгесендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Шулай ук “Весенняя капель” конкурсында – икенче, “Крещенские морозы” яшьләр фестиваль-конкурсында – өченче урын, “Радуга” республика балалар иҗаты бәйгесендә “Сәхнә драйвы” номинациясендә җиңүче исемен яулый. Пермь краенда узган “Свежий ветер” бәйгесе дә аларга уңыш китерә.
Әлеге җиңүләрдә, әлбәттә, Александр Нурмөхәммәтов һәм Исмәгыйль Шарифҗановның роле зур. Алар озак еллар сәләтле балалар белән эшләп, аларны җыр, музыка дөньясына җәлеп итә. Вәкилнең үз балалары да ансамбльдә уйный.
Ансамбль яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә дә зур эш алып бара. Репертуарда сугыш чоры җырлары бик күп.
Менә шулай, теләк булганда сәләтеңне, белемеңне, көчеңне кайда да кулланып була. “Кордон” ансамблен чирек гасыр җитәкләп килүче Вәкил Шәрифҗанов моны яхшы дәлилли. Халык моңнарын, халык җырларын саклап килүче, яшь буынга тапшыручы, шулай ук заман җырларын оста яңгыратучы авыл ансамбленә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»