Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Базар ишеге һәркем өчен ачык!

Базар ишеге һәркем өчен ачык!
11.10.2018 / Бәйрәм белән!

Базар ишеге һәркем өчен ачык!Илеш районында шәхси ихатасында продукция җитештерүчеләргә аны сәүдәгә чыгару өчен киң мөмкинлекләр тудырылган.

Базар — тормыш кайнап торган урыннарның берсе: берәүләр сату итә, икенчеләр сатып ала. Нәрсә кирәк булса да, һәркем шунда юл ала. Чөнки, беренчедән, базарда алырга теләгән һәр нәрсәнең бәясен төшертергә мөмкин. Икенчедән, нәкъ базарларда табигый азык-төлек сатыла.


Үз ихатасында авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештергән гап-гади авыл кешесе анда үз товарын сата аламы? Район үзәгендә ике урында — үзәктә һәм “Көньяк” микрорайонда эшләп килүче “Базар” җәмгыяте директоры Гөлнара Шакирова белән әңгәмәне дә мин нәкъ шул сораудан башладым.
— Авыл хуҗа­лыгы юнәлешендә эшләүче базарларыбызның ишеге һәркем өчен ачык, — дип җавап бирде Гөлнара Мирһади кызы һәм базар тәртипләре белән таныштырып үтте: — Шәхси ихатасында җитештергән продукция белән һәркем базарда сату итә ала. Алардан символик суммада аренда хакы алына. Бүгенге көндә базарда башлыча өлкән яшьтәге әби-апалар сату итә. Алар сөт ризыклары, йомырка, үзләре үстергән яшелчә-җимеш, табигать хәзинәләрен сатуга алып чыга.
— Еш кына үз ихатасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү­че­ләр: “Тир түгеп үстерүең белән-мени ул? Сатып булмагач...” — дип зарлана. Ә нишләп соң алар үз продукциясе белән базарга килми?
— Кайберәүләр әнә шул символик аренда бәясен түләмәс өчен безгә мөрә­җәгать итми. Икенчеләр, җитеш-те­релгән продукцияне сатып бе­терүне кулай күрә. Өченчеләр базарда сату итәргә кыенсына.
— Элек базарда ит сатучылар күп иде. Хәзер алар күренми.
— Әйе, күренми, чөнки мал чалучыларга карата таләпләр үзгәрде. Хәзер ит сатарга теләүчеләр малын чалу цехларына алып барып эшкәр­тергә, тиешле анализлар алдыртырга тиеш. Шуннан соң гына базарга кереп сату итеп була. Ә бу бик мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Мисалга, Татыш авылы бездән — район үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Малын чалу цехына алып килү өчен махсус машина ялларга, аңа билгеле сумма түләргә кирәк. Цех малны бушка гына суеп бирми, әлбәттә. Анализ өчен дә түләргә кирәк. Әмма болар — закон таләбе һәм, тәү чиратта, азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәл­тел­гән чаралар.
— Ә сөт ризыклары белән хәл ничек?
— Анысын күпләп алып чыгалар. Чөнки сөт продукциясеннән башка бер көн дә торып булмый. Район халкы да, шәхси ихаталардан китерелгән сөт продукциясенә өстенлек бирә. Базарда шушы төр продукция, ни-гездә, иртүк сатылып бетә.
Биредәге хаклар һәм базарның эчке кануннары белән танышу ния­теннән рәтләр буйлап киттем.
Югары Яркәйнең нәкъ уртасында урнашкан “Үзәк” базарда җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Мин базар белән якыннан танышуны чират җыелган урыннан – сөт сату ноктасыннан башладым. 1,5 литрлы кавырсын шешәләргә тутырып сөт сатып торган Луиза Сабирова белән сөйләшәм.
— Безнең базар янында сату итә башлавыбызга 1 генә ел әле. Югары Яркәйдән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Этәй авылыннан киләбез. Шәхси ихатабызда 12 баш сыер малы тотабыз. Әлеге вакытта шулардан 70 литрлап сөт савып алабыз һәм шул сөтнең барысын да иртән-иртүк бирегә алып киләбез. 11гә кадәр сөте­безне сатып бетереп кайтып китәбез. Як­шәмбе көнне базар эшләми. Ул көнне савылган сөттән каймак аертып, эремчек ясап, дүшәмбегә янә базарга киләбез. Сәгать 9нчы яртыга базарга килеп сату итәр өчен иртәнге 5тә үк йокыдан торабыз. Шәхси ихатада җитештерелгән продукцияне халык-ның яратып алуына, даими клиентларыбыз барлыкка килүенә сөенәбез, — ди Луиза Сабирова.
Әйе, тырышсаң, акчасы да, ашы да була. Яшь кенә булсалар да, шуны тирәнтен аңлаган Сабировлар килә­чәктә мал санын тагын да арттыру уе белән яналар, мини-ферма төзергә хыялланалар.
Аларга ниятләренең чынга ашуын теләп, алга атлыйм һәм алма сатучылар янында тукталам.
Әниле-кызлы Әлфия һәм Гөлназ Габидуллиналар Андреевкадан кил-гән­нәр. Район халкына “антоновка” алмалары тәкъдим итәләр. Хакын да әлләни кыйммәт куймаганнар.
— “Антоновка” — сентябрьдә өлгерә торган сорт. Алмаларны, га-дәттә, кышка сакларга куяр өчен алалар. Шуны күз уңында тотып, без аларны кичтән йомшак бияләйләр киеп, агачтан җыеп тутырабыз. Гадәттә, үзебез суган капчыкларына тутырып саклыйбыз. Башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәбез. Шулай һава сулап торса, кар базында ул мартка кадәр саклана, — ди тәҗ­ри­бәле бакчачы Әлфия Габидуллина.
Әлфия апа белән Гөлназга алма­ларының тиз арада сатылып бетүен теләп алга таба атлыйм һәм кипкән мәтрүшкә, миннек, дару үләннәре белән сату итүче Рамил абый Локманов янына тукталам. Башта хаклар белән кызыксынам.
— Мәтрүшкә — 80, миннек —100 сум, — дип тезеп китә сатучы абый .
Базар яны территориясендәге хаклар һәм сату итүчеләр белән танышып чыкканнан соң, ихатада түбәсе ябулы урында сату итүче Оркыя апа Шәйхәйдәрова янына тукталам.
— Үзем җитештергән продукция белән базарда 20 елга якын сәүдә итәм. Шушында басып торгач, көннең үткәнен сизми дә калам. Базарга инвалид булуына карамастан, шәхси ихатасында сөтен-маен җитештереп яшәгән кызыма ярдәм булсын, дип чыгам. Чөнки, нигездә, ул җитеш­тергән продукцияне сатам, — ди Оркыя апа.
Базар ул элек-электән булган һәм булачак. Биредә һәрвакыт үзебезнең төбәктә җитеште­релгән продукцияне сатып алып була. Миңа калса, килә­чәктә базар продукциясенә сорау тагын да артачак әле. Чөнки халык хәзер табигый продуктларга өстенлек бирә. Ә аларны шәхси ихаталарда һәм базарлада табып була.

Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»