Көчле илнең көчле төбәге без!
11.10.2018 / Бәйрәм белән!

Бүген Башкортстан халкы 28нче тапкыр иң мөһим дәүләт бәйрәмнәребезнең берсен — Республика көнен билгели. Әйтергә кирәк, республика бәйрәмгә, һәрвакыттагыча, җитди әзерлек белән килде. Бу җәһәттән, әзерлек эшләре, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Указына ярашлы, әле бер ай элек үк җәелдерелде. Аны тормышка ашыру буенча оештыру комитеты төзелде, чаралар планы әзерләнде, шәһәр һәм районнарда бәйрәмчә мохит булдыру буенча колачлы эш башкарылды, һәркайда мәдәни һәм спорт чаралары, ярминкәләр үтте һәм үтә.
Шулай ук төрле тармакларда зур уңыш казанган хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, аларга югары дәүләт бүләкләре тапшыру, Салават Юлаев, Шаһит Ходайбирдин исемендәге, башка мәртәбәле премияләрне тапшыру тантаналары узды. Милли һәм халык спорт төрләре фестивале, “Мостай укулары” фәнни-гамәли конференциясе, Башкортстанның һәм Русиянең дәүләт символикасын белүче укучылар арасында конкурс, мөмкинлекләре чикле балалар өчен туристик-туган якны өйрәнү фестивале, экология һәм мәгариф өлкәсендә акцияләр — болар барысы да мөһим дәүләт бәйрәмебезгә — Республика көненә багышланды. Болар белән бергә, әлбәттә, һәр районда, шәһәрдә, Республика көне алдыннан мөһим социаль объектлар төзелеп, төзекләндерелеп, файдалануга тапшырылды, төбәкнең социаль-икътисади үсешендә ирешелгән күркәм уңыш-казанышлар турында җиткерелде. Кыскасы, Башкортстан зур бәйрәмне, һәрвакыттагыча, тагы да күркәмләнеп, күрсәткечләрен тагы да яхшыртып, яхшы кәефтә һәм киләчәккә тагы да югарырак максат-бурычлар белән каршы алды.
Аңлашыла, Республика көненә дәүләт дәрәҗәсендә шушы рәвешле зур әһәмият бирелүе очраклы түгел. Еллар үтеп, илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять үзгәргәннән соң да, күпчелек сәясәтчеләр, аналитиклар узган гасырның 90нчы еллары башындагы вакыйгаларны Башкортстанның 100 еллык тарихында гына түгел, гомумән, Русиядә федерализм үсешендә мөһим этапларның берсе буларак билгели. Алар фикеренчә, 1990 елның 11 октябрендә республика Югары советы тарафыннан кабул ителгән Башкортстанның Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация Русиянең федератив дәүләтчелеге корылышында һәм республикада дәүләтчелек институтларын булдыруда һәм ныгытуда мөһим тарихи адым булды һәм бүген Башкортстан Русия Федерациясе составында иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни җәһәттән әйдәп баручы, аның иң нык үсешкән төбәкләренең берсе булып танылган икән, биредә федераль үзәк һәм төбәк арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне яңа күтәрелеш баскычына чыгарган, шуңа юл ачкан тарихи вакыйгаларның да мөһим өлеше бар.
Әлбәттә, югарыда билгеләнүенчә, төбәкнең күпгасырлык һәм рәсми нигездә республика статусы алган Башкортстаныбызның 100 еллык үсешенә тарихи күзлектән караганда, туксанынчы еллар вакыйгалары анда бер чор, этап кына булып тора. Әмма, мөһим чор һәм тарихта ул, һичшиксез, лаеклы урын алачак. Иң мөһиме, федераль үзәк белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүдә ул чорда нигез салынган башлангычларга, Русия, ниһаять, ныклап аягына баскан яңа гасырның тәүге елларында дөрес юнәлеш бирелеп, бүген без һәр җәһәттән шуның күркәм нәтиҗәләрен күрәбез һәм аларны үзебезнең яшәешебездә тоябыз. Бу уңайдан аеруча соңгы 5-8 ел үтә дә нәтиҗәле булды. Мәгълүм булуынча, шушы еллар эчендә генә дә Башкортстанга илнең иң үсешкән төбәкләренең берсе буларак, дистәләгән халыкара дәрәҗәдәге чараны үзендә кабул итү, ягъни бөтен Русия Федерациясе исеменнән чыгыш ясау, аны тәкъдим итү, таныту хокукы ышанып тапшырылды. Алар арасында 2015 елда Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары, әлбәттә, колачлылыгы ягыннан да, дәрәҗәсе буенча да иң мәртәбәлесе булып тора. Күз алдына гына китерегез: Башкортстан саммит көннәрендә үзендә дөньяда әйдәп баручы дәүләтләрнең дистәдән артык башлыгын кабул итте һәм халыкара дәрәҗәдәге мәсьәләләрне тикшерү, алар буенча карарлар кабул итү үзәгенә әверелде. Әлбәттә, мондый зур чараларны кабул итү Башкортстан өчен дә эзсез үтмәде. Бер яклап, әйтик, шул ук ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында Уфада дистәләгән заманча кунакханәләр, башка мөһим инфраструктура объектлары калкып чыкса, икенче яклап дөнья дәүләтләре җитәкчеләренең һәм эшлекле даирәләренең безгә килүе дөньякүләм икътисади хезмәттәшлек бәйләнешләрен үстерүдә, бик күп яңа проектлар белән билгеләнде, төбәккә чит илләр инвестицияләре агымына юл ачты. Болар барысы да әлбәттә, Башкортстанның халыкара даирәдә киңрәк танылу ала баруына, бездә җитештерелгән продукциянең дөнья базарына күпләп юл яруына этәргеч бирә. Башкортстанның бүген дөнья күләмендә, Русиянең иң нык үсешкән төбәкләренең берсе буларак киң танылу алуы хакында шул да сөйли: саммитлардан соң менә инде дүртенче ел ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече бизнес форумнарын үзебездә үткәреп килсәк, 2020 елда Башкортстанга — Бөтендөнья фольклориадасын, 2021 елда исә “Апимондия” халыкара умартачылык форумын үзендә кабул итү хокукы бирелде. Һичшиксез, әлеге мәртәбәле форумнарны да, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ышандыруынча, төбәк иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәк һәм моңардан икътисади һәм инновацион җәһәттән бик күп дивидендлар да алачак, дияргә кирәк. Чөнки халыкара дәрәҗәдәге һәр форум ул яңа танышлыклар, бәйләнешләр, башлангычлар, инвестицион проектлар, ахыр чиктә мөһим төзелешләр һәм производстволар дигән сүз.
Күренүенчә, федераль үзәк тарафыннан бүген төбәкләргә хәтта дөньякүләм дәрәҗәдә колачлы эшчәнлек алып бару, яңа базарлар яулау өчен бөтен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Эшлә генә, федераль үзәк исә моңа киң юл ачып кына түгел, хокукый яктан да, икътисади яктан да һәр мөһим башлангычны күтәреп алып, ярдәм итәргә генә тора. Ахыр чиктә, чын федератив мөнәсәбәтләр һәм чын-чыннан федератив дәүләт үрнәге шушы үзе түгелме соң инде?! Димәк, 100 еллык тарихка ия Башкортстан Республикасы гына түгел, олы Ватаныбыз Русия дә ил төбәкләре белән күпгасырлык мөнәсәбәтләр үсешендә бүген тулы федератив камиллеккә иреште булып чыга. Шулар хакында уйланганда Республика көненең һәм аңа сәбәпче булган тарихи вакыйгаларның әһәмияте, әлбәттә, тагы да арта төшә.
Илдар Фазлетдинов.
Новости русской версии сайта

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Новости

16.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (469)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»