Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илкүләм җиңүгә җиденче сыйныфтан ук килгән

Илкүләм җиңүгә җиденче сыйныфтан ук килгән
02.11.2018 / Бәйрәм белән!

Илкүләм җиңүгә җиденче сыйныфтан ук килгән“Русиянең ел укытучысы” бәйгесендә иң-иңнәр сафына күтәрелгән Эмма Сафиуллинаны Президент Владимир Путин шәхсән үзе тәбрикләде.

Эмма Эдуард кызын педагогларның һөнәри бәйрәмендә катнашырга ун ел буе үгетлиләр. Ләкин һәр дәресенең мөһимлеге, һәр укучысының белеме һәм мөмкинлеге өчен көрәшүче укытучы бәйгедә катнашудан баш тартып килә. Конкурска әзерләнү өчен бүлгән вакытны, аның аркасында зыян күрәчәк укучыларын кызгана. Бу укытучы өчен һәрвакытта укучысы беренче урында тора. Әлбәттә, берничә телне камил белүче, югары эрудицияле, көчле ихтыярлы талант иясе бүген төрле өлкәләрдә бик оста тәрҗемәче дә яисә башка һөнәр иясе дә була алыр иде. Тик Эмма Эдуард кызы балалар тавышыннан гөрләп торган мәктәпне, көн дә үзен зур кызыксыну белән каршы алган укучыларны, яңа эзләнүләргә, уй-тойгыларга, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә бай булган укытучы һөнәрен сайлый. Һәм моңа һич тә үкенми...


Дуван районында Сафиуллиннар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Эдуард Кәниф улы бе­лән Нәзирә Фаил кызы гади авыл эшчәннәре булса да, хезмәт сөю-чән, тырыш, ачык күңелле булулары белән зур хөрмәткә лаек, ихтирамлы кешеләр. Алар икесе дә Өлкенде авылында туып-үскән, 13 яшьтән кулга-кул тотынышып мәктәпкә йөргән һәм шул вакыттан бирле бер-берсеннән аерылмаган бәхетле пар. Менә шундый мә­хәббәтле гаиләдә Эмма һәм эне­кәше Вадим дөньяга килә.
— Әти белән әни һәрвакыт сов­хоз эшендә булганлыктан, без күпчелек Фаил картәти белән Мәй­сәрә картәни тәрбиясендә үстек. Картәти районда бик хөр-мәтле кеше, алдынгы тракторчы булды. Укый-яза белмәсә дә, балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп, туганлык-кардәш-лек хисләрен күз карасыдай саклаган олы җанлы кеше иде. Аларның өендә һәрчак күңел­ле, барлык туганнар шунда җыела. Тыйнак, сабыр холыклы һәм үтә дә тырыш Мәйсәрә картәни мулла нәселеннән булганга, укый да, яза да белә иде. Ул бик авыр тормыш юлы үткән. Уфаның Черниковка бистәсе төзелешендә катнашкан, шунда берникадәр урыс телен дә өйрә­неп калган. Алар безгә, оныклары күңеленә, гаделлек, намуслылык, миһербанлы­лык кебек кеше өчен иң кирәкле сыйфатларны сала белде, — ди Эмма Эдуард кызы.
Буыннан-буынга кадерләп тапшырылган гаилә кыйммәтләрен, туганлык җепләрен саклау Эдуард абый белән Нәзирә апа кулына күчә. Эмма белән Вадимның мәк-тәп еллары да күпсанлы туган-нарының, гаилә дусларының җылы мөнәсәбәтен, игътибарын тоеп үтә. Шул вакыттан ук туганнары бар яклап та сәләтле кызны: “Син — безнең горурлыгыбыз!” — дип йөртә. Вадим алты яшькә кечерәк булса да, балачактан ук апасының ышанычлы терәге, яклаучысы һәм ярдәмчесе була. Апа белән энекәш арасында сузылган туганлык җеп­ләре еллар үткән саен ныгый гына бара.
— Бертуганым — минем тормышымда мөһим роль уйнаучы иң якын кешеләремнең берсе. Вадим армиядән соң Мәскәүдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы частенда калды. Хәзер үзенең гаиләсе бар, күптән түгел әти-әнигә беренче онык бүләк иттеләр. Мин һәрчак энемнең ярдәмен күреп, игътибарын тоеп яшим. Аның картәти һәм әти кебек, нәселебезнең рухи кыйммәт­ләрен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышуы өчен шатланам, — ди Эмма Эдуард кызы.
Аның тормыш юлыннан альманах төзеп булса, мәктәп еллары аерым бер том булыр иде, мөгаен. Чынлап та, актив кызның мәктәп тормышы уку белән генә үтми, төрле чаралар, маҗаралар белән тулы үзе бер дөнья була. Пионерлар отрядын җитәкләү, олимпиадаларда, конкурсларда катнашу, чаралар оештыру — барысына да өлгерә ул. Яхшы укуы һәм активлыгы өчен “Орленок” һәм “Океан” балалар лагерьларына юллама белән дә бүләкләнә.
— Башлангыч сыйныфлардан алып, мәктәпне тәмамлаганчы искиткеч изге күңелле, кешелекле, балаларга зур хөрмәт белән караучы укытучылар укытты безне. 3нчедән 5нче сыйныфка күчтек һәм үз фәнен барлык нечкәлекләренә кадәр белеп укыткан һөнәр ияләре кулына эләктек. Инглиз теле дәрес-ләрен яшь, матур, бик тә талантлы укытучы Людмила Новикова укытты. Ул вакытта бүгенге заман технология­ләре юк, әлбәттә, ләкин Людмила Геннадьевна дәрес­ләрне мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра иде. Үзе эшләгән кулланма әсбаплар, уен өчен карточкалар безне шулкадәр җәлеп итә, кыңгы-рау шалтырагач та тәнәфескә чыгарга ашыкмый идек, — ди Эмма Эдуард кызы.
Инглиз теленә карата кызыксыну да укытучыга булган сөюдән башлана. Һәр укучысына ышаныч һәм хөрмәт белән карый белгән мөгал­лимәсен сагынып искә ала ул бүген.
— Минем туган көнем кышкы каникулга туры килә. 7нче сыйныф­та укыганда ишектә кыңгырау чылтырады. Ачсак, инглиз теле укыту­чысы Людмила Геннадьевна тора. Укытучым туган көнем белән котларга килгән. Шатлыгымны кая куярга белмәдем, — дип дәвам итә Эмма Эдуард кызы.
Укытучының укучысына шундый хөрмәт күрсәтүе, булачак педагог-ның әти-әнисе өчен бу һөнәрне тагын да югарырак баскычка күтәрә. Барлык фәннәрдән дә тик “бишле”гә генә укыган кызның инглиз теленә аерым мөнәсәбәттә булуы сизелеп тора. 7нче сыйныфта укыганда ук аңа башлангыч сыйныфларда дәрес үткәрүне ышанып тапшыралар. Югары сыйныфка җиткәндә Эмма алдында һөнәр сайлау буен­ча сорау тумый, ул үзе өчен күптән хәл иткән була инде.
Инглиз теле укытучысы һөнә-рен сайлауда әнисенең ярдәме дә зур була. Ул вакытта дәреслек­ләргә, китапларга кытлык заман. Инглиз теле укытучысы җыелышка килгән ата-аналарга балаларына дәрестә куллану өчен “Mos­cow­ News” гәзите яздырырга куша. Гәзиткә язылу кыйммәт дип зар­ланганнарын тыңлап торган Нәзирә апа баса да: “Бер килограмм колбаса алмыйча да була, аның каравы балагызга чит телне өйрәнү өчен бер дигән мөмкинлек булачак”, — ди.
— Әни минем һәр дәрескә зур җаваплылык белән каравымны белә иде. Әдәбият буенча олимпиадага әзерләнгәндә күп әсәрләр укырга кирәк, ә дәреслекләрдә алар юк. Әни төшке ял вакытында район китапханәсенә барып, уку залында миңа кирәкле тәнкыйть мәкалә-ләрен күчереп ала. Университетта укыганда да, кирәкле китапларны таба алмасам, әни китапханәдән яки укытучылардан алып торып, конспектлап, миңа җибәрә иде, — ди ул.
2000 елда Эмма Сафиуллина педагогия университетының филология факультетындагы инглиз-француз бүлеген кызыл дипломга тәмамлый. 4нче курста белем алганда, иң яхшы студентлар арасыннан аны сайлап, Уфаның 39нчы гимназиясенә практика үтәргә җибәрәләр. Ә 5нче курста укыганда шәһәрдәге алдынгы гимназиягә эшкә үк чакыралар. Хәзер инде беренче дәрескә кер­гән, беренче укучылары белән танышкан көннән соң, 18 елдан артык вакыт үтеп киткән.
Бу еллар эчендә күпме укучы инглиз теле серләренә төшенгән, аны үз иткән, ә иң мөһиме — күпме укучы, укытучысы юлыннан китеп, бу һөнәрне сайлаган. Эмма Эдуард кызының укучылары олимпиадаларда төпле белем, югары нәтиҗә күрсәтә. Аның ике укучысы 2010 һәм 2012 елларда Бөтенрусия олимпиадасының соңгы этабында җиңүче исемен яулап, беренче­ләрдән булып, бу фән буенча, республиканы югары дәрәҗәгә күтәр­де.

***

— Эмма Эдуардовна, бүген күпчелек әти-әнине борчыган сорауны Сезгә, чит телләр буенча белгеч­кә, юллыйм. Инглиз теле буенча БДИны мәҗбүри тапшыруга карашыгыз ничек?

— Бу мәсьәләгә һәр укыту­чының үз карашы. Минемчә, бүгенге яшьләр телне яхшы бе­лергә тиеш. Бу аларның шәхси үсеше, белем дәрәҗә-сен күтәрү өчен кирәк. Чит телләрне белгән кеше­гә глобаль дәрәҗәдәге мөмкинлек-ләр ачыла. Инглиз теле буенча БДИ тапшыру, стандартлар буенча, база һәм югары дәрә­җәгә бүленеп үткәрелергә тиеш. Кемдер тел тирәнтен өйрә­нел­гән гимназия-лицейларда белем ала, кемдер гадәти мәктәптә укый. Шуңа да укучыга сайлау мөмкинлеге бирелергә тиеш.

— Эмма Эдуардовна, Сезне күп еллар буена “Ел укытучысы” конкурсында катнашырга үгетләп киләләр. Ниһаять, быел ризалык бирәсез һәм республикада абсолют җиңү­че исемен яулыйсыз.

— Чынлап та, конкурста катнашудан әлегә кадәр баш тартып килдем. Вакытымны, үткәрелми калачак дәресләр­не, укучыларымны кызгана идем. Гимна­зиянең элекке директоры Ирина Киекбаева быел да кабинетына чакырып: “Конкурсантларга ел да ярдәм итәсең, барысын да бик җиңел булды­расың, бу конкурска син тәҗрибәң буенча да, психологик яктан да тулысынча әзер укытучы”, — дигәч, еллар үтә, бәлки, үземне сынап карарга да вакыт җиткәндер, дип уйладым. Шул ук вакытта һөнәри кызыксыну да бик көчле иде. Конкурска әзерләнүдә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тамара Сутко-ваяның ярдәме аеруча тоемлы булды. Район этабы миңа генераль репетиция кебек күренсә, шәһәр күләмендә яңа уй-кичерешләр, һөнәри яктан көчле укытучылар белән танышу, тәҗ­рибә бүлешү, конкурсантлар белән дуслашу рухландырды, канатландырды.
Уфа командасы төбәк этабына әзерләнгәндә Фәнни-тикшеренү-методик үзәге директоры Ольга Шеинаның файдалы киңәшләре ярдәмгә килде. Без республика конкурсына ныклы әзерлек белән, үзебездә ышаныч тоеп, бер­дәм команда булып барып кердек.

— “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсында абсолют җиңүче буларак, Сезгә Санкт-Петербург һәм Мәскәү шә-һәр­ләрендә республика данын якларга туры килде. Белүебезчә, 29 ел дәвамында оештырылган Бөтенрусия бәйге­сендә республикадан махсус призга лаек булучы беренче педагог булдыгыз.

— Чынлап та, шулай. 2015 елда Бөтенрусия конкурсында Римма Ронжина 15 лауреат исемлегенә кергән иде. Быел ул конкурста миңа зур терәк булды. Шунысы кызыклы, 29 ел эчендә бары тик 4 тапкыр гына педагог хатын-кызлар җиңү яулаган, калган елларда гел ир-егетләр җиңгән. Быел да биш лауреатның барысы да ир-егет затыннан булуына әллә ни аптырамадык. Бәйге чагу, безнең һөнәрдә гадәти булмаган кешеләрне, ягъни, ир-егетләрне ача. Бу һөнәри ярышның максаты да иң яхшы укытучыны ачыклау түгелдер, мөгаен, ә һөнәрне киләчәккә әзерләү, абруен күтәрү, кызык­сындырырлык ясау. Әгәр тарихка әйләнеп карасак, ул чорда укытучылык эше гел ир-егетләр кулында булган. Хәзер алар мәктәпләрдә санаулы гына, шуңа да андый педагогларны кадерләп, саклап тоталар.
Мин бәйгенең барлык этапларын лаеклы үтеп, 85 конкурсант арасыннан 15 лауреат исемлегенә элә­гүем өчен язмышыма рәхмәт­лемен. Ачык дәрес үткәр­гәннән соң, үземә ышаныч туды. Анда барлык конкурсантлар да дәрес бирү­челәрне, семинар үткәрүче­ләрне туры трансляция аша карап утыра. Ахырда коллегаларым килеп: “Эмма, супер!” дигәч, тагын да дәртләнебрәк тотындым. Ә Санкт-Петербург гимназиясендә дәрес үткәргән­нән соң, андагы укыту­чылар-ның: “Сез­нең кебек укытучы­ның бездә укытуын бик теләр идек”, — дигән сүзләреннән соң, 15 лауреат арасына керү­гә өмет уянды. Һәм бу өметем аклануга, минем һөнәри осталыгымны күреп, бәя бирүлә-ренә чиксез шатландым. Безгә, 15 лауреатка, Президент Владимир Путин белән очрашу һәм ил башлыгының рәхмәт сүзләрен ишетү мөмкин­леге дә туды.
Чечен егетенең җиңү яулаячагын белеп тордык, аның рухи ярдәмчеләре дә күпсанлы делегация булып килгән иде. Башка төбәкләрдән дә министр яисә аның урынбасары, министрлык вәкилләре җитәк-ләгән 30-50 кешелек делега-циянең үз укытучыларына те-рәк булып килүе нык гаҗәплән-дерде дә, сокландырды да. Алар үзләренең конкурсантларын чәчкәгә күмде...
Кремль сарае сәхнәсенә биш җиңүчедән соң, махсус приз алырга мине чакыргач, “Башкортстан Республикасы” дигән сүзне ишетү белән күзлә-ремә яшь тулды. Уфадан миңа ярдәмгә барган дүрт укытучы бәхетле мизгелләремне күреп, шатланды, басып кул чапты, күз яшьләрен алар да яшер­мәде. Без, бергәләп, үзебезнең Башкортстаныбыз өчен горурлык кичердек.

— Эмма Эдуардовна, Бөтен­русия конкурсында катнашу зур чыгымнар да таләп итәдер, мөгаен. Киләчәктә конкурста катнашырга теләүчеләрне абсолют җиңүченең призы да кызыксындырмыйча калмас. Ишетеп белүе-безчә, Русия­нең башка тө­бәкләрендә бәйгедә җи­ңү­че педагогларга 200-500 мең сум акчалата приз бирәләр, хәтта җи­ңел машина, фатир да бүләк итә­ләр икән...

— Санкт-Петербург һәм Мәс­кәүдә уздырылган конкурста катнашу, юл хакларына, анда ике атна дәвамында яшәү өчен зур чыгымнар кирәклеге көн кебек ачык. Республика данын якларга баручы укытучы булсам да, барлык чыгымнарны үзем эшләгән гимназия күтәрде. Кызганыч, башка урыннан матди ярдәм булмады. Төбәк күләмендә абсолют җи­ңүче буларак, 50 мең сум акчалата приз бирелде. Шулай ук, республика бәй­гесендә җиңүче лауреатларның барысына да профсоюздан 20 мең сум акча бирелде. Абсолют җиңүче буларак, мине “Алмаз-хол­динг” махсус приз — 10 мең сум акча белән бүләкләде. Бу очракта да, үзем эшләгән гимназиягә, аның җитәкчелегенә рәхмәтемне белде­рәм. Конкурсның һәр этабында минем уңыш­ларым өчен чын күңелдән сөенеп, ярдәм кулы сузып, җиңү­ләрем өчен премия белән шатландырып тордылар.

Әйе, Эмма Сафиуллина — көчле рухлы, эзләнүчән, үз эшенә бар булмышын салып башкаручы, укучысына бүгенге көн таләп иткән белемне бирә белүче абруйлы укытучы. Аның холкында, үз-үзен тотышында, һөнәренә булган таләп-ләрендә без сагынып искә алган мөгаллимәләрнең иң уңай сыйфатлары сакланса да, аны күпләр “киләчәк укытучысы” дип әйтә. Баласын төпле белемле, бар яклап та үсешкән шәхес итеп күрергә теләгән әти-әнине укытучының “атказанган” исеме булу-булмавы да кызыксындырмый, алар Эмма Эдуард кызы кебек уникаль педагогка эләгергә тырыша. Белүемчә, бу укытучыдан дәрес алу өчен әти-әниләр төрле шәһәр һәм районнардан балаларын китерә. Аның укучылары Русиянең генә түгел, чит илләрнең дә иң абруйлы югары уку йортларында белем ала, заман таләп иткән һөнәрләргә ия була.
Чыннан да, Эмма Сафиуллина — республика горурлыгы! Ә мин исә, нәкъ шул талантлы укытучыда ныклы белем алып, инглиз теле буенча кыю адымнар белән алга атлаучы кызның әнисе булуым белән бәхетлемен.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»