Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Раштуа белән котладылар

Раштуа белән котладылар
08.01.2019 / Бәйрәм белән!

Раштуа белән котладыларБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада яшәүче христианнарны Раштуа бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:

“Күп гасырлар дәвамында әлеге изге бәйрәм кешеләргә өмет, ышаныч һәм күңел җылысы өсти, мәңгелек идеалларга һәм кыйммәтләргә җәлеп итә. Раштуа бәйрәменең изге традицияләре буыннан-буынга тапшырыла, безнең йөрәкләрне мәхәббәт һәм мәрхәмәт, бердәмлек һәм бер-береңә хөрмәт белән тулыландыра.
Бу гаилә бәйрәмен аеруча балалар ярата. Чөнки Раштуа могҗизага ышаныч уята, үзе белән тылсымлы кәеф, чагу тәэссоратлар, бүләкләр алып килә.
Башкортстанда гасырлар дәвамында дин әһелләре бердәм һәм тату яши. Республикада яшәүче православие динен тотучыларның җәмгыятьнең рухи нигезен, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүен югары бәялибез. Әлеге бәйрәмдә шатлыклы мизгелләр безгә яңа көч һәм яхшы кәеф китерсен.
Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, изге гамәлләр кылуда уңышлар телим!”


Бәйрәм уңаеннан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та республикада яшәүче христианнарга котлау юллады:

“Хөрмәтле дуслар! Изге Раштуа бәйрәме кешеләргә шатлык һәм ышаныч бүләк итә, рухи чыганаклар һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, христиан кыйммәтләрен берләштерә, иң югары хисләр – мәрхәмәт, мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү тойгыларын ныгытуга хезмәт итә.
Күпмилләтле Русиянең тарихи, мәдәни мирасын формалаштыруда, илдә татулык һәм бердәмлек булдыруда, динара һәм конфессияара диалогны үстерүдә, җәмгыятьтә югары әхлакый идеалларны ныгытуда, балалар һәм үсмерләргә тәрбия бирүдә православие дине әһелләренең өлеше бәяләп бетергесез.
Бәйрәм һәр йортка татулык һәм иминлек, тынычлык һәм сабырлык, бәхет һәм шатлык алып килсен. Сезгә һәм туганнарыгызга сәламәтлек, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.”





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»