Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халык мәнфәгате – үзәктә!

Халык мәнфәгате – үзәктә!
15.03.2019 / Бәйрәм белән!

Халык мәнфәгате –  үзәктә!17 март – Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.

Чакмагыш районы оешмалары җитәкчеләре шундый девиз белән эшли.

Һәммәбезгә дә мәгълүм: бүгенге заманның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү коммуналь хуҗалык хезмәткәрләреннән башка мөмкин түгел. Яктылыкка, җылылыкка, чисталыкка-пөхтәлеккә ирешеп тормыш алып бару өчен әлеге өлкәдә эшләүче һәркемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы карашы кирәк. Чакмагыш районында яшәүчеләр коммуналь хезмәткәрләрнең үз эшләренә карата җаваплылыгын көн дә күрә, фидакарь хезмәтләрен таный, рәхмәтле булып яши. Без алар белән якыннан танышып, сөйләшеп кайттык.


Балкып яна утлары!

“Чакмагышэлектросеть” оешмасының икътисади эшчәнлегенең төп төре электр энергиясен транспортлау һәм бүлү булып тора. Коллектив искергән линияләрне ремонтлау, аларны яңарту юнәле­шендә бик күп эш алып бара.
– Мин җитәкче булып эш­ли башлаганда көчлерәк җил чыкса, ярты район электрсыз кала иде. Хәзер мондый хәл бик сирәк була, – дип искә ала Илдар Рәхимов. — Әлбәт­тә, эш сыйфаты файдаланылучы материалларга турыдан-туры бәйле. Ә энергетика тармагы бер урында гына тормый. Барысы да – электр линияләрен яңарту, яңа технологик материаллар куллану нәтиҗәсе.
Урамнарны яктырту – өстенлекле бурыч.Урамнарны яктырту – өстенлекле бурыч.Шуңа компания кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итүне мөһим бурыч итеп куйган. Бу максатка зур чыгымнар тотынылган. Узган елда предприя­тиенең кереме 30 миллион 738 мең сум булса, сатулар­ның үзкыйммәте 28 миллион 509 мең сум тәшкил иткән.
Шуны да әйтеп үтәргә ки­рәк: узган елны предприятие 1 миллион 213 мең сум саф табыш белән төгәлләгән, 2017 елда исә 514 мең сумлык табыш алып җиткерелмәгән бул­ган.
Район үзәгендәге Гагарин урамында, трансформатор станциясен алыштыру белән бергә, линиягә капиталь ремонт шул максаттан чыгып үткәрелгән. Шулай ук Кояшлы, Латыйп һәм Ленин урамнарында да барлыгы 2,5 миллион сумлык эш башкарыл­ган.
Тагын да мөһим юнәлеш-ләрнең берсе – урамнарны яктырту. Узган елда Чакмагыш, Үрнәк, Юмаш, Рәҗәп, Рапат авыл Советларында багана утлары урнаштыруда күп эш башкарылган. Шулай ук, оешма һәм предприя­тие-ләрдә электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәтләндерү эшлә­ре башкарылган.
Быел оешманың инвестиция программасына ярашлы, Гагарин, Беренче май урамнарында линияләрне алыштыру, Кояшкай подстанция­сенең трансформаторын алыштыру каралган.
Кыш дип туктап тору юк, районда төзелешләр дә ел әйләнәсенә күп алып барыла һәм һәрберсен, беренче чиратта, электр линиясенә тоташтырырга кирәк.
Соңгы вакытта электр линияләрендә аварияләр һәм кулланучылардан шикаять-ләр, аһ-зарларның да киме-гәнлеге күзәтелә. Әлбәттә, монда энергетикларны шушы эшкә туплаучы тынгысыз җи­тәк­ченең, коллективның хез­мәт өлеше зур.
Коллектив зур түгел, бире­дә 25 кеше эшли. Оста һөнәр ияләрен сайлап алуга җитәкче тарафыннан зур игътибар бирелә, сәләтле яшьләрне дә эш урыны белән тәэмин итү күз уңында тотыла. Караңгы төнме, җил-яңгырмы, давыл-буранмы, бернәрсәгә дә кара­мыйча ашыгыч ярдәм күрсә­тергә әзер биредәге хезмәт­кәрләр. Аеруча баш инженер Айнур Кинзин, транспорт буенча инженер Элнур Гусейнов, эксплуата­цияләү буенча инженер Азат Хуҗин­ны әйтеп үтәсе килә. Җәм­гыять­тә озак еллар хез­мәт салган Земфир Халиков, Илдар Вахитов, Рафаэль Раянов, Фаягөл Әмине­ваны һәм башкаларны да мактап телгә алды җитәкче.
Биредәге хезмәт алдынгылары кулланучыларга күр-сәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру өстендә килә­чәктә дә эшләячәк, үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә сыйфатлы башкарачак һәм эш күләмнәрен арттырачак, дигән максат куйган.

Эчәр сулары тәмле...

Халыкны эчәр су белән тәэмин итү заманның көнүзәк мәсьәләләренең берсе санала. Чакмагышлылар бу яктан бәхетле, дисәк тә ялгыш булмас. Район үзәгендә суүткәр­геч озак еллар элек салынган. Авылның һәр урамын казып, тимер торбалар сузылган, күпләрнең өйләренә су кер-телгән. Вакыт узу белән тимер торбалар тутыгып тишелеп, эштә өзеклекләр китереп чыгара башлаган. Кышкы айларда да аварияләр килеп чыгып, торбаларны туң җирне казып ремонтларга туры килгән.
Узган елда “Башнефть” компаниясе ярдәмендә социаль программа фонды буенча 50 миллион сумга суалгыч һәм су­үткәргеч төзелгән.
Рафинад Мөхәммәтдинов  эшне зур җаваплылык белән башкара.Рафинад Мөхәммәтдинов эшне зур җаваплылык белән башкара.Сер түгел, электр линиясе төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә өзелергә мөмкин. Ә бит су халыкка көн саен кирәк. Моннан тыш, дәваханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр дә бар. Мондый очракларда файдалану өчен дизель генераторы сафта тора. Биредәге коеның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1026 кубометр. Коелар коймалар белән уратып алынган. Объект сафка кер­тел­гән, корылманың озак еллар дәвамында чакмагышлыларны чиста һәм сыйфатлы су белән тәэмин итәчәгенә өмет зур.
Киләчәктә дә эшләре күп. Социаль программа буенча су линияләре торбаларын алыштыру халыкны җитәр­лек күләмдә су белән тәэмин итүгә булышлык итәчәк.
Чакмагышлыларны сөен­дергән тагын бер объект – чистарту корылмасы. Яз көне сынау үткәннән соң тәүле­генә 800 кубометр суны чистарту мөмкинлеге булачак. Биредә­ге объект республика инвестиция программасы кысаларында төзелгән.
– Йортларга су исәпләгеч-ләр куелгач, су куллану күпкә кимеде, – ди оешма җитәк-чесе Фән Гөлемов. – Бу оеш­маның финанс ягына сукмады, чөнки башка эшләр дә башкарабыз, авылларда су башнялары утырттык, суүт­кәр­гечләрне ремонтлыйбыз.
Коллективның төп байлыгы – фидакарь эшләүче белгечләр һәм эшчеләр. Баш бухгалтер Резеда Гыйләҗева, икътисадчы Фәйрүзә Зарипова, экскаваторчылар Флорид Галләмов белән Илдар Хишаев, слесарьлар Илгиз Дәүләтов белән Фаил Хафизов, эретеп ябыштыручылар Илдар Әхмәтов белән Владик Сәяхов, электриклар Рафинад Мөхәммәтдинов белән Илдар Хәкимов аеруча зур тырышлык салып эшли.

Йортлар җылы, урамнар чиста

Тагын бер оешма турында язып үтәсе килә. Ул – Чакмагыш Торак-коммуналь хуҗа-лыкка идарә итү компаниясе. Предприятиенең эшчәнлеге торак фондын капиталь һәм агымдагы ремонтлау, җылы-лык энергиясен җитештерү һәм тапшыру, җылылык чел-тәрләрен карау-тоту һәм ремонтлау, йорт яны терри-торияләрен санитар эшкәртү, район үзәген төзекләндерү буенча эшләр башкаруга юнәлтелгән. Шулай ук, күпкат-лы йортларда капиталь ремонт буенча башкарыла торган эш төрләрен, йорт эчендә электр һәм су белән тәэмин итү, канализация буенча инженерлык системаларын ремонтлау, түбәләрне, йорт фасадларын җы­лыту һәм ремонтлау кебек эшләрне башкаралар.
Бүген предприятие күп-катлы 65 йортның һәм Иске Калмаш авылында күпкатлы 12 йортның идарә итү компаниясе булып тора.
Район үзәгендә социаль объектларны – мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният сараен җылыту да аларга йөклә­телгән.
Предприятие эшчәнлегенә оператив хезмәт күрсәтү мөм­кинлеге бирүче җитеште­рү базасы, ике катлы админист­ратив бина, келәт бүл­мәләре, гаражлар, столяр, эре­теп ябыштыру, токарь цехлары, пилорама, җылыту казанлыгы, авария-диспетчерлык хезмәте, махсуслашты­рыл­ган техника паркы ярдәмгә килә.
Оешмада эш кайный.Оешмада эш кайный.Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: еллар үтү белән җы-лыту казанлыклары да сафтан чыга, шуңа да оешмада яңа, заман таләпләренә туры килгәнен, электр энергиясен аз куллана торганын хуп күрә­ләр. Киләчәктә блоклы ике ягу казанлыгы төзү каралган.
Чыгымнарны киметеп эшләргә омтылучы җәмгыять­нең газ һәм электр энергиясе белән тәэмин итүче оешмаларга салым һәм хезмәт­ләренә эш хакы түләү буенча бернинди дә бурычлары юк.
Агымдагы һәм капиталь ремонт эшләренең барлык төрләре предприятиенең штат персоналы көче белән башкарыла.
Предприятие республикада беренчеләрдән булып тегелгән полиэтиленнан “Изо-профлекс” җылылык челтәр-лә­рен төзү технологиясен үзләштергән.
Торак фондын файдалануга һәм ремонтлауга чыгымнарны киметү һәм күрсәте-лүче торак-коммуналь хезмәт-ләрнең сыйфатын арттыру заманча материаллар куллану, шулай ук җитештерүчеләр белән турыдан-туры хезмәт-тәш­лек исәбенә гамәлгә ашырыла.
Әлбәттә, оешманың тоткасы булган уңган, тырыш, бердәм хезмәткәрләрне дә телгә алып үтәсе килә. Баш инженер Салават Баянов, баш хисапчы Миләүшә Сәя­хова, җылыту казанлыгы мө­ди­ре Расих Латыйпов, тракторчылар Риф Вәлиев, Фир­дәвис Вәлиуллин һәм Дамир Исламовның армый-талмый эшләүләре мактауга лаек.
Коммуналь тармакта күзә-телгән уңай үзгәрешләр, халык белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешү сезнең үз хезмәтегезне тоткарлыксыз башкарудан, аңлашып эшләү­дән гыйбарәт. Моның өчен, гомумән, Чакмагыш халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга керткән өлешегез өчен сезгә ихлас рәхмәт. Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, барчагызга ныклы сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын!

Лилия Галина.
Чакмагыш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»