Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 3

Тырышлык – уңыш нигезе

Тырышлык – уңыш нигезе Иртәгә республикабызның басу батырлары һәм ферма хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, галим-аграрчылар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Бәйрәм уңаеннан республикадагы иң куәтле предприятиеләрнең берсе – “Үзәк” машина-технологик станциясе эшчәнлеге белән якыннан таныштык.

“Үзәк” МТС, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү предприятиесе буларак, җир сөрү, чәчү, мал азыгы хәзерләү, шулай ук бөртекле, техник культуралар үстерү буенча хезмәт күрсәтү эшләре алып бара.
Баш предприятиедән тыш, районнарда 8 филиал һәм 21 бүлекчә эшли. Биредә 2 меңнән артык кешегә хезмәт урыны булдырылган.

Барлык төр авыл хуҗалыгы эшләрен башкару өчен заманча техника, шул исәптән чит ил һәм үзебезнең ашлык комбайннары, тракторлар, йөк машиналары, автотранспорт, барлык тагылмалы инвентарь да бар.
Авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү буенча “Үзәк” МТС – республикада әйдәп баручы предприятиеләрнең

09.11.2017 (№ 130 (25134)): Бәйрәм белән!

“Муллыкны берлектә тудырабыз!”

“Муллыкны берлектә тудырабыз!” Хуҗалыкның уңган терлекчеләре Эльвира һәм Георгий Семеновлар кызлары Настя белән.13 ел рәислек итүче Тәнзилә Идрисова югары казанышларның төп нигезен коллективтагы бердәмлектә күрә.

Тәнзилә Идрисова — республикада аграр хуҗалыкларга җитәкчелек итүче санаулы гына хатын-кызларның берсе. “Горшков” токымчылык заводы” җәмгыяте башлыгы буларак, ул быел унөченче җәйге уракны үткәрде. Крестьян яшәешендәге иң җаваплы чорга басым ясавым да очраклы түгел, чөнки җитәкченең сәләте, эшне оештыру осталыгы һәм тынгысызлыгы нәкъ шушы вакытта ачык күренә. Дүртөйле районындагы күмәк хуҗалык башлыклары арасында ул — бердәнбер хатын-кыз. Әмма аның җитәкчелек итүдәге эшчәнлеге, ирешкән уңышлары ир-егет хезмәттәшләренекеннән һич тә калышмый. Намуслы хезмәте җөмһүриятебезнең иң югары бүләге — Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бәяләнде. Татар, мари, урыс һәм башкортлар яшәгән күпмилләтле авылларны берләштерүче аграр предприятие районда авыл хуҗалыгы җитештерүенә лаеклы

09.11.2017 (№ 130 (25134)): Бәйрәм белән!

“Җир кешесе алдында баш иябез”

“Җир кешесе  алдында баш иябез” Республикада тулай аграр җитештерүдә Авыргазы районы хуҗа­лыклары өлеше елдан-ел арта. Ел йомгаклары буенча
алар­ның Хөкүмәт дипломнарына лаек булуы да раслый моны.

Ел-ның узган тугыз аенда, мәсәлән, авыргазылылар 4,4 миллиард сумнан күбрәк тулай продукция җитештерде. Күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 103 процент тәшкил итә.

Соңгы елларда биредә аграр предприятиеләр зур үзгәреш кичерә. Күмәк хуҗалыкларның эреләнүе дәвам итә, фермерлар саны арта. Дистәдән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, 80 КФХ һәм шәхси предприятие җитештерүнең төрле юнәлешләре буенча эшли.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Тәлгать Сафинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

09.11.2017 (№ 130 (25134)): Бәйрәм белән!

Авыл ашата да, яшәтә дә

Авыл ашата да, яшәтә дә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен республика аграрийлары зур казанышлар белән каршы ала. Башкортстан икътисадында мөһим урын тотучы һәм республикада яшәүчеләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүче авыл уңганнары “армиясен” бүген 72 меңнән артык төрле һөнәр иясе берләштерә. Җиде меңнән күбрәк эре, урта һәм кече аграр хуҗалык, алты меңнән артык КФХ һәм 600 мең чамасы шәхси хуҗалык республиканың азык-төлек базарын тулыландыруга лаеклы өлеш кертә.

Мәгълүм булуынча, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов былтыр аграрийлар алдына “Якындагы биш елда Башкортстан Русиянең иң яхшы биш төбәге исемлегенә керергә тиеш, индустриаль үсешкә юнәлеш алган төбәк буларак, 2020 елга авыл хуҗалыгында җитештерү кимендә 1,5 тапкыр үсәргә тиеш” дигән бурыч куйган иде. Һәм аны тормышка ашыру кысаларында тармакны 2020 елга кадәр стратегик үстерү планы кабул ителү быел аграр җитештерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә булышлык итте.

09.11.2017 (№ 130 (25134)): Бәйрәм белән!









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»