Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бал ашыйсың килсә, бал кортыдай эшлә!

Бал ашыйсың килсә, бал кортыдай эшлә!
10.08.2018 / Календарьда бу көн

Бал ашыйсың килсә, бал кортыдай эшлә!12 август — Умартачылар көне.

Республикада соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны арта.

Яңавыл районында да борынгы шөгыль яңара. Бүген районда якынча иллеләп умарталык, ун меңнән артык корт күче бар. Ел саен тулаем бал җитештерү күрсәткече районда якынча мең центнер, товар балы 750-800 центнер тәшкил итә. Авылларда сигез меңгә якын умарта теркәлгән, шәһәрдә аларның саны меңгә якын. Яңа Уртавыл, Ямады, Первомай авыл Советларында иң күп умарта саны теркәлгән. Крестьян-фермер хуҗалыклары өлешенә меңгә якын умарта туры килә.


“Бал кортлары йорт салышты”

Ямады авыл Советына караучы Андреевка авылында яшәүче Павел Нурисламов мәктәптә физкультура һәм тормыш хәвефсезлеге дәресләре укыта. Әмма менә инде егерме елдан артык “умартачы” дигән исемне горур йөртә.
Павел Касыйм улы әлеге һөнәрне күршесе Фәнә­ви Куштанаев үрнә­гендә үз итә. Күршесеннән күреп, умартачылык турында журналлар яздырып ала, тәүдә бер баш умарта алып, үзен сынап карамакчы була. Мәшәкате күп булса да, тынычландыра, бөтен­ләе белән җәлеп итә торган бу һөнәр Павелга бик ошый һәм ул умарталар санын арттыра.
— Кортлар — искиткеч җан ияләре, алар кешене пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәтә. Бал кортлары белән ялкау кешеләр эш итә алмый, аларның үзләре кебек тынгысыз, эшчән булырга кирәк, — ди Павел.
Павелның хатыны да балаларга белем бирә.
— Укытучы акчасына әллә кая китеп булмый. Без бал кортлары ярдәмендә генә яңа йорт төзеп чыктык, — ди Павел. — Дөрес, маллар да асрыйбыз, тырышабыз. Балаларны укытырга да шул бал белән кәсеп итү ярдәм итте. Әйткәндәй, алар да кечкенә чакларыннан умарта карап, эшне белеп үсте, кирәк чакта аерган күчләрне тубалга җыя иде. Киләчәктә, бәлки, безнең эш аларга да күчәр, — ди Павел.
Бик мөмкин, чөнки бал бит әле ул организм өчен дә зур файда.
— Балны барысы да ярата, ә менә бал кортлары белән мәш килергә барысы да атлыгып тормый. Әллә эшеннән куркалар, әллә кортлардан. Шулай да соңгы елларда киңәш сорап килүчеләр, кызыксынучылар саны арта, — ди Павел Касыйм улы.

Күчтәнәчкә — 100 килограмм бал

Бал ашыйсың килсә, бал кортыдай эшлә!Балдан да шәбрәк күч­тәнәч булуы мөмкинме? Үзе татлы, үзе файдалы! Яңа­выл районында яшәүче Виктор Новокрещенов та шулай уйлый. Якташлары, иганә­челәр, эшкуарлар Украина­ның Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүче­ләргә ярдәм оештыргач, ул күчтәнәч итеп 100 килограмм бал җибәрә.
— Белсеннәр башкорт балының тәмен, — ди ул. — Ә икенчедән, сугышны күралмыйм. Безнең әтиләр, дәү әтиләр тынычлык өчен күпме кан түкте, ә Украина халкы атыш, шартлаулар астында яши. Башкортстаннан килгән татлы күчтәнәч аларның кәефен бераз булса да күтәрсә, мин шат булачакмын.
Менә шундый кеше ул Виктор Петрович. Бал кортлары белән начар күңелле кеше булаша алмый, дию­ләре дөрестер инде. Умартачыларның кайсысын гына мисалга алсаң да, киң күңелле, ачык, эшчән кеше­ләр. Виктор да кечкенәдән эшләп үсә, аның әти-әнисе һәрчак умарта тоткач, ул бәләкәйдән үк бал кортлары белән бәйле мәшәкатьләрне белеп-күреп үсә. Инде үзе тормыш корып, эшли башлагач, “Урал” мотоциклына дип акча җыя. Тик совет чорында техника сатып алу бик катлаулы була, һаман чират җитми. Көтә-көтә түземлеге беткән нефтьче тота да мотоцикл урынына бал кортлары һәм кирәкле җиһазлар сатып ала! Транспортсыз калса да, бу адымы өчен ул беркайчан да үкенми.
— Комсыз булырга кирәкми, мин иң күбе 40 баш умарта тоттым, безгә җитә иде. Аларны бит яхшы итеп карарга да кирәк. Төрле чаклар булды, сиксәненче елларда корт чире таралып, бик күп кешеләрдә умарталар кырылып бетте. Без корт тот­кан башка иптәшләр белән кортларны саклап алып калдык. Нәрсә генә эшләмәдек ул вакытта?! Хәтта эссе мунчага алып барып, умарталарны, кортларны пар белән эшкәрттек. Шөкер, саклап алып калдык. Тәҗрибәле умартачылар Виктор Зворыгин белән Василий Шабардин ярдәм итте. Зворыгин — Яңавыл­ның данлыклы умартачысы, заманында ул СССРда бал алу буенча чемпион булды, аның сурәте әлегә кадәр ВДНХда эленеп тора. Бал кортлары тотуда шундый уңышларга ирешкәне өчен шул вакытта ук “УАЗ” машинасы белән бүләкләнгән кеше ул. Мондый машина совет чорында районда гына түгел, республикада беренче булгандыр әле! — дип, коллегаларын мактый Виктор Петрович.
Бал кортлары тотучылар сәламәт була, озак яши, диләр. Бу сүзләрдә, чыннан да, хаклык бардыр. Җит­мешне куып килүче Виктор Петрович әле дә актив, тырыш: рәхәтләнеп бакчасында эшли, кортлары белән мәш килә.

Шәһәрдән — авылга

Нефтекама шәһәрендә яшәүче Клара һәм Айрат Кыдрасовлар берәр вакыт авылга кайтып төпләнү, бал кортлары асрау хыялы белән яши. Балалар үсеп җитеп, читкә таралгач та хыялларын тормышка ашырыр өчен Ошья-Тау авылында йорт сатып алалар һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнә башлыйлар. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгеч­ләр өчен авыл җирендә яшәү читен булмый. Берсе — Зианчура егете, икенчесе Борай кызы бит алар, җир тәмен, эш тәмен белеп үскән кешеләр.
— Авыл җирендә менә дигән итеп яшәргә була: теләсәң — бакча үстер, теләсәң — мал тот, бал кортлары асра! Ялкауга гына эшләмәскә сәбәп табыла, эштән курыкмасаң, өстәлдә кәрәзле балың була, — ди Айрат Хәйрулла улы.
— Биредә — табигать­нең искиткеч почмагы, Ходай Тәгалә бал кортлары асрар өчен шушындый оҗмах булдырган диярсең. Ниһаять, җирдә эшләвебез­гә шатланып бетә алмыйбыз, — дип сүзгә кушыла Клара Салихҗан кызы.
Бал кортлары асраудан тыш, Кыдрасовлар бакча карый, помидорларны гына да биш мең төптән артык үстерә алар.

Уңыш булырмы?

Соңгы берничә ел җәй айлары бик катлаулы кил­гәнлектән, быел да бал уңышы ничек булыр дигән сорау туа. Чөнки быелгы яз бик соң килде, май һәм июль айларының яртысы салкын булды. Шулай да, бал булырга тиеш, дип тынычландыра умартачылар. Бәлки, башка еллардагы кебек күп булмас, әмма хаклар артып китәрлек түгел. Көзгә дә өмет бар, август-сентябрь җылы торса, бу да умарта тотучылар файдасына.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада иң арзан бензин хаклары
Вчера, 20:19 :: Икътисад
Уфада иң арзан бензин хаклары
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 14:13 :: Көнүзәк
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 13:07 :: Сәламәтлек саклау
"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»