Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 60 елда – 511 миллион тонна!

60 елда – 511 миллион тонна!
31.08.2018 / Календарьда бу көн

60 елда –  511 миллион тонна!Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен каршылап.

“Башнефть” компаниясе, алты дистә ел элек Арлан нефть яткылыгында эшләр башлануга багышлап, Нефтекама шәһәре, Краснокама һәм Калтасы районнарына пресс-тур үткәрде.

Башкортстанда гына түгел, илебездә дә киң билгеле “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясе белән танышу республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан Краснокама районыннан башланды. Чараны “Башнефть”нең генеральный директоры Рөстәм Бакиров һәм Арлан нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Александр Буланкин тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Алар ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм яшь белгечләрнең киләчәктә илебез данын яклаячагына, үз эшенең остасы булачагына ышаныч белдерде.


– Сез нигез салган, беренче­ләрдән булып башлап җибәргән эшне дәвам итүебез белән горурланабыз, – диде Рөстәм Бакиров.
Аннары ветераннар һәм яшь белгечләр үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты.
Яшь белгеч Руслан Сабиров, Санкт-Петербург тау университетын тәмамлаганнан соң, бирегә оператор булып эшкә килгән.
– Хезмәт юлымны башлауга бер генә ел булуга карамастан, шактый тәҗрибә тупларга өлгердем, – ди егет. – Без гаиләбез белән нефть­челәр: әтием – цех җитәкчесе, әнием – геолог. Бездә яшьләр күп, шуңа да күңелле, бер-беребезгә һәрдаим ярдәмләшеп торабыз. Өлкән абый-апалар да киңәшләр бирә, һөнәр серләренә өйрәтә. Алардан калышмаска тырышабыз.
Нефть сәнәгате өлкәсендә хезмәт салучылар арасында кызлар да шактый күп. Финиса Каламова Уфа дәүләт нефть техник университеты дипломын алу белән эшкә тотынган.
– Мин картәтием һөнәрен сайладым, аның юлыннан китеп, гаилә традицияләрен дәвам итәсем килде, – ди хезмәт юлының әле беренче атнасын гына тутыручы кыз.
Ветераннар бу чарага чакырылуга бик шат иде. Аларны бүгенге эш барышы кызыксындырды.
Александр Плотников – Башкорт­станның атказанган геологы, техник фәннәр кандидаты, “Башнефть”тә күп еллар хезмәт итүче ветеран үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– 1970 елда Томск университетын тәмамлагач, Арлан нефть яткылыгына эшкә билгеләндем. Башта – оператор, аннары геолог, 1973 елдан 1980 елга кадәр геологлар бүлеге начальнигы урынбасары, 1989 елдан баш геолог вазыйфасында хезмәт салдым. Хаклы ялга чыккач, Мәс­кәүдә Русия Фәннәр акаде­миясенә караган университетта яшь белгеч­ләр укыттым. Гаиләмдә – нәкъ үзем кебек нефтьчеләр. Хатыным һәм ике кызым геолог булып эшлиләр.
Арлан нефть яткылыгы 1955 елда ачыла. Анда Калтасы районы “Башвостокнефтеразведка” контора­сының Шәрифҗан Сәхәпов бригадасы эш башлый. Арлан нефть яткылыгын ачу – Башкортстан нефть сәнәгатендә генә түгел, ә СССР тарихында да истәлекле вакыйга. 1944 елда Туймазы төбәгендә нефть запаслары күп булуы ачыклана. Краснокама районы Әшит авылы янында нефть яткылыгы табыла. Ләкин сулы булганга күрә, аны сәнәгатьтә кулланып булмый. 1955 елның 24 ноябрендә бу урында янә эшләр башлана. Арытаба биш елда масштаблы эзләнүләр алып барыла һәм тагын 11 нефть скважинасы бораулана. Шуның өчен бу урын Арлан нефть яткылыгын ачучы дип санала. Аны үзләштерү зур тизлек белән бара. 1958 елда 94 мең тонна нефть чыгарылса, 1959 елда бу күрсәткеч 400 мең тоннага җитә.  Рөстәм Бакиров нефть яткылыгының перспективалары турында сөйләп үтте:
– Арлан нефть яткылыгы – ул уникаль урын. Геологлар әйтүе буенча, нефть запаслары – 1 миллиард 290 миллион тонна. Узган елга караганда биредә нефть чыгаруны 1 миллион тоннага арттырдык. Биредә барлыгы 511 миллион тонна нефть чыгарылган. Без елдан-ел нефть чыгаруны үстерәбез һәм яңа нәтиҗәләргә ирешәбез. Экология буенча зур эшләр алып барыла, яңа программалар кертелә, үзебезнең авария звеноларын яхшыртып торабыз. Шушы яткылыктагы эшләргә бәйле рәвештә Нефтекама шәһәре калкып чыкты, Куян авылы зурайды, Дүртөйле белән Яңавылга шәһәр статусы бирелде.
Бораулау мәйданында 4 скважина корылырга тиеш. Әлеге вакытта беренче скважина бораулана. Бер скважинада эшләр 28-30 көн дәвам итә, дип белдерде белгечләр. Бүгенге көндә скважиналарның 90 проценты горизонталь рәвештә бораулана. Ветераннар әйтүенә караганда, бу урында элек ике будка торган. Ул да булса – мастер бүлмәсе һәм ашханә. Бүгенге көндә монда 15тән артык будка урнаштырылган. Эшчеләр биредә 12 сәгать дәвамында ике сменада эшли. Яшәү өчен аларга барлык шартлар тудырылган.
Скважина бораулаганда туфрак өскә чыгарыла. Бу чимал юл төзәтү, нигез салу эшләрендә кулланыла. Аны юлчылар белән килешеп, зур машиналар ташый. Экология ягыннан зыян юк, дип белдерде нефть­челәр.
Ветераннар эш барышын зур игътибар белән карады. Техно­ло­гияләрнең үзләре эшләгәнгә караганда алга китүенә шатланып күзәтте алар. Мастер булып эшләгән ветеран Әмир Фәхетдинов, шуларны сөйләп үтте:
– Эштән китүгә 18 елдан артык вакыт үтте. Бүгенге көн мөмкин­лекләре безнең чордагыдан нык аерыла. Ләкин ул гына түгел, ә биредәге табигатьнең чисталыгы гаҗәп­ләндерде. Барлык үзгәрешләр “Башнефть” компаниясенең заман белән бергә атлавын күрсәтә. Көнкүреш шартларын гына алсак та, без эшләгәндә ике алачык бар иде. Ә бүген 15тән артык заманча вагончык балкып тора. Без горизонталь тишү ысулы турында хыяллана гына идек, ә хәзер бары тик шуны гына кулланалар. Аңардан да бигрәк, торбалар белән эш итү пульт яки компьютер аша гына башкарыла, ә без кул белән эшли идек.
Тагын да, ветераннар әйтүенчә, җир астыннан чыккан чималны кул арбасы белән читкә ташыганнар. Яңадан-яңа техника мөмкин­лек­ләренә ышанып та бетмәгән вете­раннарның йөзендә берчә гаҗәп­ләнү, берчә горурлану тойгысын күреп була иде.
Билгеле, куәтле техника эшләгән җирдә хәвефсезлек кагыйдәләрен катгый үтәү сорала. Бу уңайдан да зур эш алып барыла.
Без күргән скважинаны бораулау 4 августта башланган, эшләр сентябрь башында тәмамланырга тиеш. Арытаба тагын 3 скважина бораулау тәгаенләнгән, алардан көненә 34-40 тонна нефть чыгарылыр дип көтелә.
Биредә Кытайда җитештерелгән бораулау җиһазлары кулланыла.
Бу техника 1500 метрдан артык тирәнлеккә төшә ала, дип белдерде нефтьчеләр. Аның элек­кегә караганда зур өстенлеге – бер урыннан икенче урынга күчеп йөри алуы. Ул зур йөк машинасына көйләнгән. Монда да эш күбрәк компьютер ярдәмендә башкарыла.
Ветераннарның бу техниканы күргәч исләре китте. Алар эшләгән чорда исә җиһазларны басу аша трактор белән күчергәннәр. Әлеге уңайлы техника эш вакытын кыскарта, шул ук вакытта скважинаны максималь тирәнлектә бораулау мөмкин­леге бирә.
Мастерның беренче ярдәмчесе Ленар Шакиров техника турында сөйләп үтте:
– Беренче скважинаны 27 көндә борауладык. Эшнең вакыты туфрак үзлегеннән һәм скважинаның тирән­легенә бәйле. Кайбер очракта ай ярым вакыт кирәк була. Һәр скважина индивидуаль рәвештә эшләнә. Җәен һәм кышын эшләү һава шартлары белән генә аерыла. Ничек генә булса да, скважина барыбер бораулана.
Бу территория башкалары белән чагыштырганда зур. Ул урман уртасында урнашкан. Анда керер өчен ком салынган яңа юл эшләнгән, махсус машина белән генә йөриләр.
Пилотсыз очучы аппарат тор­баүткәргечтән нефть агып чыгу яки шунда чит кешеләр йөрү очракларын ачыклау өчен кулланыла. Ул кешене тән җылысы аша “тоя”. Көндез һәм төнлә дә оча алучы бу аппаратлар бик кыйммәт. Шулай да алар үзен аклый. “Башнефть” алар белән дүрт ел хезмәттәшлек итә.
Бу аппарат Ижевск шәһәрендә җитештерелә. Ул самолет төрендә ясалган, ләкин пилоты юк. Кичке вакытта аны күрергә бик авыр. Һавага күтәрелгәч, тавышы да ишетелми. 1500 метрга кадәр күтәрелә һәм 4 сәгать буе оча ала, – дип белдерде экипаж начальнигы.
– Очкыч һавага күтәрелгәч, аның белән идарә итү компьютер аша башкарыла. Ул базадан 50 километрга кадәр ерагая ала. Җилле көнне очу тизлеге сәгатенә 65-70 километрга кадәр җитә. Бер очуда әлеге аппарат 3 меңнән артык фотосурәт ясый һәм алар барысы да яхшы сыйфатлы. Реаль вакыт режимында экранда барысын да күрә алабыз. Гадәттән тыш вакыйга ачыкланган очракта, аппарат сигнал җибәрә һәм без тиз арада чара күрергә тиешбез. Бик уңайлы ул,  –  дип белдерде “Башнефть”нең тор­баүт­кәргечләрне файдалану идә­рәсе начальнигы Андрей Леонович.
“Башнефть” компаниясе алар белән 2014 елдан башлап хез­мәттәшлек итә.
Әлеге очкыч ветераннарда да зур кызыксыну тудырды һәм алар белгечләргә сорау артыннан сорау яудырды. Мондый очучы җайлан­малар хыялда да юк иде, дип тәэссоратлары белән бүлеште.
“РН — Ре­монт НПО” заводы мәйда­нында җитәкчеләр “Башнефть” компаниясе белән бәйләнештә булуы турында сөйләп үтте. Бу завод “Роснефть” компаниясенә карый. Анда 600дән артык кеше эшли. Биредә качалка, насос, техника ремонтлау эше алып барыла һәм нефть торбалары җитештерәләр. “Башнефть” торбаларны нәкъ менә шушы заводтан сатып ала. Гадәти торба 10 ел эшләсә, биредә җитеш­терелгәннәре 25 ел хезмәт итә.
Андрей Леонович әйтүенчә, торбалар эчтән һәм тыштан изоля­цияләнә һәм полимер белән каплана. Менә шушы аларның хезмәт итү вакытын озайта.
“Башнефть”нең Калтасы районында урнашкан объектында нефтьне “Транснефть” компаниясенә озату турында сүз алып барылды. Бу территория – иң зурлардан һәм хәвефле урыннарның берсе. Барлык кагый­дәләр үтәлә, янгын чыгу очрагына су запасы әзер. Территориядә берничә резервуар урнаштырылган. Берсендә нефть сакланса, икенче­сендә ул эшкәртелә. Кышкы чор­да җиһазлар һәм эш урыннары казанлык аша җылытыла, ләкин җәйге вакытта ул сүндерелгән. Хезмәт­кәрләр вахта ысулы белән көненә 12 сәгать эшли. “Транснефть” компаниясе таләпләре буенча, яхшы сыйфатлы нефть вакытында бире­лергә тиеш, дип белдерде нефтьче Илдар Шакиров.
“Башнефть”нең үз шифаханәсе дә бар. Ул Краснокама районында урнашкан. “Сосновый бор” шифаха­нәсендә “Башнефть“ эшчеләре һәм ветераннары гаиләләре белән ял итә.
Бүгенге көндә Арлан төбәгендә 961 нефть яткылыгы ачылган. 2017 елда, 2008 елга караганда, 1 миллион тоннага күбрәк нефть табылган! Бу искиткеч күрсәткеч!
Арлан нефть яткылыгында “Арланнефть” һәм “Чакмагышнефть” идарәләре эш алып бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча, 4,15 миллион тонна нефть чыгарылган, ә 60 ел эчендә 511 миллион тонна нефть эшкәртелгән.
“Башнефть” компаниясе хезмәт­кәрләрен шушы күркәм юбилей белән котлыйбыз! Тагын да зур нәтиҗәләргә ирешүне теләп калабыз!

60 елда –  511 миллион тонна!60 елда –  511 миллион тонна!60 елда –  511 миллион тонна!60 елда –  511 миллион тонна!60 елда –  511 миллион тонна!60 елда –  511 миллион тонна!


Ример НАСРЕТДИНОВ.
Нефтекама — Краснокама — Калтасы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Сегодня, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Сегодня, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Сегодня, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Сегодня, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Сегодня, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!
С гепатиты - куркыныч авыру
Сегодня, 16:13 :: Сәламәтлек саклау
С гепатиты - куркыныч авыру




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»