Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ярдәм көткән балаларның таянычы — сез!

Ярдәм көткән балаларның таянычы — сез!
02.10.2018 / Календарьда бу көн

Ярдәм көткән балаларның таянычы — сез!Бүген — социаль педагоглар көне. Беренче совет педагогы Антон Макаренко хезмәтләрен безнең буын кешеләре яхшы белә. Бер үк вакытта педагог та, тәрбияче дә, психолог та булган Антон Семенович урам балаларына тәрбия бирү, балигъ булмаган тәртип бозучыларның холкын төзәтү өчен иң беренчеләрдән булып көч салган кеше. Макаренко, XX гасырның бөек педагогы буларак, 1988 елда ЮНЕСКО карары белән халыкара танылу алган шәхес булуы белән дә билгеле. Ул хезмәт салган чорда социаль педагогиканы инкарь итсәләр дә, бүген аны чын мәгънәсендә социаль педагог дип әйтеп булыр иде. Мәгариф системасына “социаль педагог” хезмәте бары тик 2000 елда гына кертелә.

Бүгенге җәмгыятьнең үсеше кешеләргә, аеруча яшь буынга, аларның тормышка карашына зур йогынты ясый. Әлбәттә, аларның карашы анык булуы бик мөһим. Һәм бу эшне тормышка ашыру белән нәкъ менә социаль педагоглар шөгыльләнә дә инде. Әлеге һөнәр ияләре олы һәм кече буын арасында үзенчәлекле арадашчы да булып тора, бигрәк тә, “авыр” үсмерләр булган очракта.
Социаль педагогларның бәйрәме ел саен 2 октябрьдә үтә. Башкалар белән чагыштырганда, ул бик яшь бәйрәм, быел унынчы тапкыр уза. Аны үткәрү турындагы карар 2009 елда Копенгагенда социаль педагогларның Халыкара конфере­н­циясендә кабул ителә.
Бу көнне оештырылган төрле тематик чаралар, конференцияләр, семинарлар, форумнарда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә һәм аларны чишү юллары эзләнә.
Әлеге игелекле һөнәр ияләрен бүген мәктәптә, интернатта, балалар йортында, реабилитация үзәгендә, социаль хезмәт күрсәтү оешмасында очратырга була.
Борай районының Шабай балалар йорты социаль педагогы Илсөяр Сафиуллина бу җаваплы эшне дистә ел башкара. Гомум стажы 20 ел булган педагог биредә директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары да. Тормыш кыерсыткан, әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларның хәлен яхшы аңлый ул. “Авыр” балалар исемлеген тулыландырган үсмерләрне тәрбияләүдә инде үз алымнарын булдырган.
— Безнең балалар йортында әлеге вакытта 28 бала тәрбияләнә. Аларның берсе — 4 яшьлек, калганнары 7дән 18 яшькә кадәр. Балалар йортына кызлар һәм малайлар республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан китерелә. Билгеле, алар арасында аеруча “авыр”лары бар. Андыйлар бездә бүген дүртәү, берсе психик тайпылышлы. Алар бирегә килгәнче үк, тәртип бозу сәбәпле, исәпкә куелганнар иде. Әлбәттә, мондый үсмерләр белән системалы эш алып бару нәтиҗәсез калмый. Без Эчке эшләр министрлыгы, опека органы хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә тәрбия эше алып барабыз. Әйтик, былтыр — ике баланы, ә быел җәй янә берсен исәптән төшерделәр. Бу безнең өчен зур җиңү, зур куаныч, — ди Илсөяр Назыйф кызы.
Социаль педагог — авыр тормыш хәлендә калган, имин булмаган гаиләдәге, психик яки физик тайпылышы булган балаларның иң якын ярдәмчесе, таянычы. Илсөяр Сафиуллина да балалар йортына төрле хәлдә килеп эләккән үсмерләрнең иң катлаулы проблемаларын хәл итәргә алына. 14 яше тулганнарны торакка чиратка кую, бала теркәлгән торакның саклану-сакланмавын тикшерү, пенсия, алимент юллау, паспорт алу, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү кебек җаваплы эшләрне башкара.
Шабай балалар йорты хезмәткәрләре үз канаты астыннан чыгарган балаларның киләчәген дә кайгырта. 9нчы сыйныфны тәмамлаучы кызларны һәм егетләрне укырга кертү, урнаштыру кебек өлкәннәр ярдәме таләп ителгән эшләрне биредәге тәрбия­челәр башкара.
Социаль педагогның янә бер мөһим бурычы — ата-аналар белән эшләү. Әлбәттә, монда эләккән балаларның якын кешеләре, күпчелек очракта, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар, эчке­че­ләр. Әнә шундый каты бәгырьле кеше-ләрнең күңеленә дә ачкыч таба белергә кирәк.
— Без балаларны мөмкинлек туу белән үз гаиләләренә кире кайтарырга тырышабыз. Мәсәлән, узган җәйне 7 яшьлек кызны әтисенә кайтара алуыбызга коллектив белән шатландык. Быел гыйнварда 12 яшьлек малайның әнисен эзләп таптык. Ул да үз гаиләсенә кайту бәхетенә иреште, — ди Илсөяр Сафиуллина.
Сер түгел, проблемалы һәм имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга вакытында күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм бөртекләп башкарылган эш кенә алар­ның киләчәк язмышын уңай якка үзгәртә ала. Бу җаваплы эшне бүген социаль педагоглар башкара. Алар бүген балаларга аеруча кирәк.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»