Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бөртекләп җыелган тәҗрибәне — укучыларга!

Бөртекләп җыелган тәҗрибәне — укучыларга!
05.10.2018 / Календарьда бу көн

Бөртекләп җыелган тәҗрибәне — укучыларга!Бу – алдынгы карашлы педагог Ирина Сәмигуллинаның төп эш девизы да, яшәү рәвеше дә.

Укытучы һөнәрен дөрес, ягъни йөрәк кушуы буенча сайлаган кешеләр әллә каян аерылып тора. Ничек, дисезме? Алар мөлаем һәм ихлас, балалар турында сөйләгәндә күзләрендә нур балкый. Тавышлары да бала күңеленә үтеп керерлек ягымлы һәм моңлы җырдай матур була. Быел “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә нәкъ шундый сыйфатларга ия мөгаллимәләр байтак иде. Укытучылар көне алдыннан аларның берсе — Уфаның 98нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Сәмигуллина белән очраштык.


Ирина Рим кызы — мәртәбәле конкурста финалга чыгучы педагогларның берсе. Аның бу җиңүе — күпләргә үрнәк. Әнисе урыс милләтеннән булу сәбәпле, теле урысча ачылган, сабый чакта бер генә татар сүзе дә белмәгән кызның, үсеп җиткәч, татар теле укытучыларының иң-иңнәре арасында булып, республика Башлыгы кулыннан Мактау кәгазе алуы үзе үк зур казаныш түгелмени?!
Бүген — Укытучылар көне. Бу изге һөнәрне сайлаган барлык кешеләр өчен бик әһәмиятле көн. Ирина Рим кызы өчен 5 октябрь аеруча истәлекле — аның бүген туган көне дә әле.
Татар телен өйрәнүе, чынлап та, җиңел бирелми Иринага. Уфа районының Максимовка авылында катнаш никахта, татар егете белән урыс кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Билгеле, һәр нарасый үз әнисе телендә аваз сала, җырларны да, әкиятләрне дә беренче тапкыр шул телдә ишетә. Кем белә, балалары кечкенә чакта ук Рим Рухылбаян улы белән Нина Дмитриевнаны язмыш Чакмагыш ягына алып китмәсә, бәлки, Ириналары татар телен өйрәнмәгән дә булыр иде. Имәнлекул мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга төшкән кыз өчен, әлбәттә, иң авыры — татар телендә аралашу була.
— Татарча сөйләшергә әни белән бергәләп өйрәндек. Татар теленнән өйгә эш биреп җибәрәләр, мин аңламыйм, әни дә белми. Шуннан икәүләп утырып елыйбыз. Әти ул вакытта Себердә эшләп йөри иде. Аптырагач, әни китапны тотып, күршеләргә кереп китә, үзе өйрәнеп-белеп чыккач, мине өйрәтә. Ә хәзер ул татар телен миннән дә яхшырак белә, — дип елмая Ирина Рим кызы.
Кызның татар теленә тиз төшенүе, аңа тартылуы укытучысының тырышлыгы, аның үз һөнәренең остасы булуы нәтиҗәсе, әлбәттә.
— Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Әхмәдуллина — искиткеч талантлы педагог иде. Ул артистлардан да уздырып җибәрә, комедияләрне төрле тавышка бүлеп укый, шигырьләрне шулкадәр оста сөйли иде. Безгә бик көчле укытучылар белем бирде, алар бик кешелекле, әни кебек якын булды. Аларның һәркайсы зур хөрмәткә лаек, — дип җылы итеп искә ала ул үзенә белем биргән укытучыларны.
Тугыз укучыдан гына торган сыйныфлары да мәктәптә иң тату, бердәм, актив булуы белән аерылып тора. Металл сыныклары, макулатура җыярга, өлкәннәргә ярдәм итәргә, фермада бозаулар карашырга кирәк булсынмы — иң алдан алар йөри. Сыйныфның лидеры — Ирина, алдынгы укучыларның берсе, КВНнан — бию түгәрәгенә, аннары олимпиадага әзерләнергә йөгерә. Ул вакытта хезмәт белән тыгыз үрелеп барган уку еллары шулай сизелми дә үтеп китә.
Югары сыйныфларда татар теленең серле күлендә балык кебек йөзгән Ирина мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый Башкортстан дәүләт университетына юл тота. “Татар теле һәм әдәбияты бүле­гендә искиткеч шәхесләрдән белем алуыма горурланам, анда мин татар теле һәм әдәбияты дөньясын бөтенләй икенче яктан ачтым, матурлыгын күрергә өйрәндем, мил-ләт­кә карашым үзгәрде”, — ди ул студент еллары турында сөйлә-гәндә.
Ирина Рим кызы хезмәт юлын Чакмагыш районының Тамьян авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Беренче эш көнендә директор кечкенә буйлы, тузганактай сары чәчле 20 яшьлек кызны 8нче сыйныф укучылары янына таныштырырга алып керә. Шунда бер укучы: “Мин безнең класска яңа кыз килгән дип торам”, — дигәч, барысы да көлеп җибәрә.
Кечкенә буйлы, сары чәчле, мөлаем, чибәр укытучының бу мәк­тәпкә килүе очраклы гына булмый. Биредә аны бер күрүдә гашыйк бул­ган мәхәббәте Филүсе көткән була. Күптән түгел армиядән кайткан егет мәктәптә физкультура һәм тарих дәресләре укыта. Яшьләр бер елдан өйләнешә. Бәхетле гаиләдә бер-бер артлы ике ул һәм бер кыз дөньяга килә.
Район мәктәпләрендә үзгәреш­ләр башлангач, Сәмигуллиннар гаиләсе башкалага күчеп килергә карар итә. Уллары Ренат — 6нчы, ә Шамил белән Эльза 1нче сыйныфка шәһәр мәктәбенә баралар. Шактый тәҗрибә туплаган Ирина Рим кызы 2008 елда Уфаның 98нче мәктәбендә эшли башлый. Авыл-ның итагатьле балаларына, андагы тәртипкә, хөрмәткә күнеккән мөгал-лимәгә шәһәр мәктәбендәге укучыларга өйрәнеп китү җиңел булмый, билгеле. “Беренче елларда авылдагы укучыларым күз алдымнан китми, аларны бик сагына идем. Мондагы мохит ят, һич кенә дә түзә алмас кебек идем”, — ди ул. Ләкин һөнәренә тугры калган мөгаллимәнең балаларга белем бирү, туган тел серләренә төшен-дерү теләге көчле була.
Бүген Ирина Рим кызы татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүдән тыш, башлангыч сыйныфлар укытучысы да, 4 “Б”ның сыйныф җитәкчесе дә.
— Быелгы уку елында татар телен 26 бала өйрәнә, алар 5-8нче сыйныф укучылары. Атнасына бер сәгать — тел, 0,5 сәгать әдәбият дәресләре бирелә. Әдәбиятны ике атнага бер сәгать итеп үткәрәбез. Әлбәттә, һәр бала туган телен, милли гореф-гадәтләрне белеп үсәргә тиеш. Тәртип тә шуннан башлана. Туган тел укытучысы балаларны халкыбызның йолалары, җырлары, әкиятләре, милли бәй­рәмнәре белән таныштырырга тиеш. Мин боларны үз бурычым дип саныйм. Дәрестә милли бизәк-ләргә кадәр өйрәнәбез. Укучыларым бик кызыксына, барысын да белергә тырыша. Хәзер балалар бик үткер, хәтта алардан күп нәр­сәгә өйрәнәсең, — ди Ирина Сәмигуллина.
— “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашу теләге ничек туды? Гомумән, конкурста катнашу сезнең эшчәнлеккә үзгәрешләр керттеме?
— Мәктәп директоры Татьяна Харисова тәкъдиме буенча конкурста үземне сынап карарга булдым. Шәһәр буенча 1нче урын алуым, республика бәйгесендә берсеннән-берсе талантлы, көчле педагоглар белән көч сынашырга этәргеч бирде. Финалга чыгу турында уйламадым. Бу конкурста катнашучы һәр педагог укыткан мәктәбенә зур белем багажы белән кайта. Аны бәйге генә дип әйтмәс идем, укытучылар өчен уй-фикерләрне сис­темалаштыру, аралашу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы ул. Һәр укытучының тәҗрибәсеннән күңелеңә ошаганын бөртекләп җыясың, үзеңә яраклаштырып, дәресләреңдә кулланасың. Бу конкурс шунысы белән дә отышлы — ул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә. Ә инде үзеңнең коллективың бердәм булып, сынау тотканда ярдәм кулы сузса, финалга кадәр барып җитеп булуына шигем юк. Минем терәк көчле булды. Мәктәп директоры Татьяна Евгеньевнага, башлангыч сыйныф укытучыларына рәхмәтем чиксез.
— Конкурсларда катнашырга теләгән укытучыларга нинди киңәш-ләр җиткерер идегез?
— Әлбәттә, катнашсыннар, үз-лә­­рен сынап карарга курыкмасыннар. Үз казаныңда гына кайнарга ярамый. Конкурста катнашу һөнәри сыйфатларны үстерә, ныгыта. Хәзер укытучылар өчен олимпиадалар да бар. Анда да катнашырга, белемне куллана белергә кирәк.
Укытучы хезмәте катлаулы да, мәшәкатьле дә. Сыйныф ишеген ябып чыгу белән андагы мәшәкать-ләр артта калмый, алар өйгә дә кайта. Дәфтәрләр — калын порт-фельдә, ә борчулы уйлар күңел почмагына яшеренеп кайта. Өйдә сине аңлап, җылы сүз, ягымлы караш белән каршы алучы якын-нарың булса, авырлыклар онытылып тора. Ирина Рим кызының гаиләдә дә терәге көчле, Филүс Рәфкать улы газизләренең бәхетле, тыныч тормышы өчен барлык көчен сала. Уллары Ренат армиядән кайтып, хезмәт юлын башлаган, Шамил белән Эльза унберенче сыйныфта укыйлар. Әйтергә кирәк, Сәмигуллиннар гаиләсендә әти абруе бик зур. Балаларның өйдә туган телдә сөйләшүе дә нәкъ шуннан килә. Бергәләп татарча концертларга, спектакльләргә йөрү дә гадәткә кергән.
Ирина Рим кызы — тыныч табигатьле, сабыр кеше. Бүгенге ыгы-зыгылы тормышта замана балалары белән эшләүче укытучыга бик кирәкле сыйфатлар бу. Ул үзе дә: “Гомерем мул сулы елгадай, салмак кына алга ага”, — дип канәгать елмая.

Шул ук вакытта...

Безнең укытучы — 15 лауреат арасында!

“Русиянең ел укытучысы-2018” бәйгесендә 15 лауреат билгеләнде. Алар арасында безнең педагог — Уфаның 39нчы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Эмма Сафиуллинаның да булуы аеруча шатлыклы.
Конкурс лауреатларын игълан иткәндә, Русиянең мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина, “Ел укытучысы-2018” бәйгесендә һәр катнашучы ярыш тарихында үз исемен калдырды, дип билгеләде. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Карачай-Черкесия, Чечен, Мари-Эл, Карелия республикалары, Түбән Новгород, Псков, Брянск, Саратов, Свердловск, Новосибирск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Ставрополь крае һәм, әлбәттә, Башкортстан педагоглары иң югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Педагогларның һөнәри конкурсы 24 сентябрьдә ачылды. Бәйгедә Русиянең 85 төбәгеннән килгән 85 педагог белемен, һөнәри осталыгын күрсәтә һәм “Ел укытучысы” дигән данлыклы исем өчен көрәшә.
Бөтенрусия конкурсы быел 29нчы тапкыр уздырылса да, аның 31 абсолют җиңүчесе бар. Бу кайбер елларда икешәр абсолют җиңүче булуы белән аңлатыла. Узган ел Санкт-Петербург укытучысы Илья Демаков абсолют җиңүче исемен яулаган иде. Билгеле булуынча, конкурс җиңүченең туган ягында оештырыла.
Бәйгенең беренче туры 29 сентябрьдә башланган иде. Берничә көн дәвамында конкурсантлар методик семинар һәм ачык дәресләр күрсәтте. Ниһаять, мәртәбәле жюри 15 лауреатның исемен атады. Исемлектә Уфаның 39нчы гимназиясе укытучысы Эмма Эдуард кызы да бар. Икенче турда педагоглар сәхнәдән үзләренең педагогик тәҗрибәсен — технологиясен, методикасын, укучылар белән эшләү алымнарын һәм ысулларын тәкъдим итәчәк. Конкурсантның осталык дәресе 25 минут дәвам итә, аның 20 минуты — чыгыш ясау, 5 минуты сорауларга җавап бирү өчен бирелә. Осталык дәресләре 3 октябрьгә кадәр дәвам итә. 4 октябрьдә биш призер өчен “Министр белән әңгәмә” планлаштырылган. 5 октябрьдә — Укытучылар көнендә исә “Русиянең ел укытучысы-2018” җиңүчесе билгеле булачак.
Бөтенрусия конкурсында республика данын яклаучы Уфаның 39нчы гимназиясе укытучысы Эмма Сафиуллинага уңышлар телибез.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»