Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яклаучыбыз, саклаучыбыз

Яклаучыбыз, саклаучыбыз
01.11.2018 / Календарьда бу көн

Яклаучыбыз, саклаучыбызБүген Суд приставлары хезмәте 153 еллыгын билгели.

1 ноябрьдә суд приставлары һөнәри бәйрәмен билгели. Русия Президенты бу хактагы указга 2009 елда кул куйган иде. Ләкин Русия­нең дәүләт корылышында мондый хезмәт һәрвакыт булган. Аны еш кына кешеләргә өмет бирүче, изгелек чәчүче һәм гаделлек вәгъдә итүче хезмәт дип атаганнар. Еллар үткән, әмма дәүләт эшчәнлегенең асылы үзгәрмәгән, ул — законнарның югары идеалына хезмәт итү.


Бүген Федераль суд приставлары хезмәте Русия башкарма властеның иң мөһим һәм көчле органнарының берсе санала. Аның хезмәткәрләре, дәүләт хезмәте системасында исәплә­нүләренә күрә генә түгел, ә иң элек хәл иткән бурычларының мөһимлеге буенча “дәүләтчеләр” дип атала. Чөн-ки балаларны үстерү өчен алимент юллау һәм түләнмәгән хезмәт хакларын кайтару, бөтен дәрәҗә бюджетларны тулыландыру, дознание бурыч­ларын гамәлгә ашыру, суд карарын үтәмәүчеләрне эзләү һәм табу, шулай ук судларның хәвефсезлеген тәэмин итү һәм Русиядә законсыз яшәүче-ләрне илдән чыгарып җибәрү – дәүләт һәм гражданнар өчен бик кирәкле һәм мөһим булган хезмәтләр.
Бүген Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә гражданнарның, җәм-гыятьнең һәм дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре сагында 1560 белгеч тора. Шуларның 582се — суд приставы-башкаручысы, 442се — суд эшчәнлегендә тәртип тәэмин итүче, 69ы — дознаватель.
Ведомство хезмәткәрләренең армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә 9 айда берләштерелгән бюджетка 3 миллиард сумнан артык акча кайтарылган. Шуларның 800 миллион сумы — республика бюджетына. Моннан тыш, суд приставлары төрле милек формасындагы пред­приятиеләр хез­мәткәрләре файдасына 162 миллион сумнан артык хезмәт хакы, шулай ук, балигъ булмаган балаларга 175 миллион сум алимент юллап алырга ярдәм иткән.
Суд приставлары идарәсенең төп өч юнәлешенең берсе — суд эшчән-леге тәртибен һәм башкару гамәлләре хәвефсезлеген тәэмин итү. Быел әлеге идарә хезмәткәрләре барлык суд биналарын һәм мировой судьялар учас­токларын сак белән тәэмин иткән. Суд биналарына тыелган әйберләр алып керүнең 3752 очрагы кисәтелгән. Моннан тыш, суд приставлары дознание, тикшерү һәм суд органнарыннан качып йөрүче 154 гражданны тоткан, Русия территориясендә законсыз яшәгән 436 мигрантны илдән чыгарып җибәргән. Бу “кунаклар”ны эшкә урнаштырган һәм торак белән тәэмин иткән кеше­ләрдән аларны илдән чыгарып җибәрү белән бәйле 1 миллион сумнан артык чыгым кайтарылган. Гомум күләме 345 мең сумлык янә 20 дәгъва карар кабул ителүен көтә.
Берничә көн элек кенә Русиянең дәүләт чиге аша 8 “нелегал” чыгарып җибәрелде. Алар барысы да Административ хокук бозулар турындагы кодексның 1.1 мәддәсе күздә тоткан законсызлык кылуда гаепләнә. Җәза рәвешендә суд аларны мәҗбүри рәвештә илдән чыгарып җибәргән һәм 2 мең сум күләмендә штрафка тарттырган. Яңадан Русиягә алар 5 елдан соң гына килә алачак. Чит ил кешеләре өйләренә кайтуын кулга алынган гражданнар өчен тәгаен­ләнгән махсус учреждениедә көтә.
Законнарны мәҗбүри үтәтүчеләр институты тотрыклы үсешә, Русия законнарына ел саен суд приставлары хезмәте эшчәнлеге белән бәйле уңай үзгәрешләр кертелә. Бу үзгәрешләр гражданнарның тормышын җиңе­ләйтүгә һәм башкару производствосын нәтиҗәлерәк итүгә юнәлтелә.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Сегодня, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Сегодня, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Сегодня, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Сегодня, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Сегодня, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!
С гепатиты - куркыныч авыру
Сегодня, 16:13 :: Сәламәтлек саклау
С гепатиты - куркыныч авыру




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»