Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ир-егетләргә ни кирәк?

Ир-егетләргә ни кирәк?
02.11.2018 / Календарьда бу көн

Ир-егетләргә ни кирәк?Нәрсә генә дисәң дә, хатын-кызларга игътибар барыбер күбрәк. Килешәсезме? Менә бәй-рәм­нәргә генә килгәндә дә. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Ел саен зурлап үткәрелә.

Ир-егетләр гүзәл затларны котлау өчен алдан әзерләнә. Затлы бүләкләр сайлый. Яисә Әниләр бәйрәмен алыйк. Олылап концертлар оештырыла, әниләрне котлау өчен ир-атларыбыз хәтта чит тарафлардан өйләренә юллана. Соңгы вакытта Халыкара авыл хатын-кызлары көне дә киң колач белән оештырыла.


Ә ир-атларның нинди бәйрәмнәре бар соң? Елына бер, анысы да 23 февраль. Монда гүзәл затларыбыз бүләк дип тә әллә ни кайгырып тормый. Ә армиягә бармаган ир-атларыбызга ниш­ләргә соң? Уйлап карасаң, аларны котлардай бәйрәм дә юк төсле... Менә алай түгел икән шул...
Баксаң, СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев заманында ук бу “дискриминация” мәсьә­­­ләсен күтәргән булган.
Җи­теш­­сезлекне төзәтеп, ноябрь­нең беренче шимбә­сендә (быел ул 3 ноябрьгә туры килә) Бөтен­дөнья ир-атлар көне булдырылган. Тик менә нишләп­тер ул онытыл­ган, хатын-кызлар бәйрәме шикелле зурлап уздырылмый.
Чит илләрдә Бөтендөнья ир-атлар көненнән тыш, Халыкара ир-атлар көне дә бар. Аның төгәл датасы – 19 ноябрь. Бу көнне дөньяның 60тан артык илендә бәйрәм итәләр. Шуңа күрә ноябрьне “ир-егетләр ае”, дип атасак та була. Шулай ук чит илләр-дә хәтта Әтиләр көне дә бар икән.
Ничек кенә булса да, без тормышта көчле затларыбызга таянабыз. Барлык авырлыклар, гаилә хәстәр-лекләре, ни дисәң дә, алар җилкәсендә. Гүзәл затларыбыз моны аңлап, ирләргә игътибарлырак булса иде...

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Сегодня, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Сегодня, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Сегодня, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Сегодня, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Сегодня, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!
С гепатиты - куркыныч авыру
Сегодня, 16:13 :: Сәламәтлек саклау
С гепатиты - куркыныч авыру




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»