Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 1968 елдан сәлам!

1968 елдан сәлам!
02.11.2018 / Календарьда бу көн

1968 елдан сәлам!Туймазы 1нче мәктәбен төрле елларда тәмамлаучылар, ветеран-укытучылар – зур дулкынлану, бүгенге укучылар һәм укытучылар ихлас кызыксыну белән үзенчәлекле чарага җыелды.

Нәкъ ярты гасыр элек, ВЛКСМның 50 еллыгын билгеләгәндә, укучы комсомоллар оешманың 100 еллыгында ачып уку өчен киләчәк буынга хатлар, фоторәсемнәр салынган капсуланы мәктәп стенасы эченә бикләп куйганнар. Чыннан да, комсомолга 100 ел тулган көннәрдә элекке һәм бүгенге укучылар, укытучылар нәкъ шушы тантанага килгән. Арада биш дистә ел элекке вакыйгада катнашучылар да бар иде.
– Көннең җилле, салкын булуына карамастан, ул вакытта да мәктәп алдындагы мәйданга бик күп кеше җыелган иде, – дип хәтерли шушы мәктәпне тәмамлаган, бүгенге пенсионер Таһир Мөхәммәтшин. – Дулкынлануыбызны сүз белән әйтеп аңлатырлык түгел. Киләчәк турында күп сөйләшә, аны якты, бәхетле итеп күзаллый идек. Мин ул вакытта – 8нче сыйныф укучысы һәм бүгенге вакыйганың шаһиты булачагымны күз алдына китерү дә юк. 2018 ел бик ерак тоела иде, ә ярты гасыр бер мизгел кебек үтеп киткән икән.
– Ул вакытта илебез космосны үзләштерүдә беренче булды. Без, малайлар, Юрий Гагарин кебек булу турында хыяллана идек, – диде шушы мәктәпне тәмамлаган, запастагы полковник Сергей Черепанов. – Дөрес, буем озын булганга, космонавтлыкка алмадылар. Әмма мин Әстерхан өлкәсендә космодромда ракета корылмаларын инженер-сынаучы булып озак еллар эшләдем. Капсула салынган елда дүртенче сыйныфта укый идем. Пионер отрядыбызның унөченче космонавт Владимир Шаталов-ның исемен йөртүе – зур горурлык иде.
Капсула салуны тәрбия эшләре буенча элекке директор урынбасары, тарих укытучысы Алик Яфаев тәкъдим иткән. Тантанада ул мактаулы кунакларның берсе булды. Шушы көннәрдә ветеран-педагог 80 яшьлек юбилеен билгеләгән.
Ниһаять, капсула стенадан алынды. Кыскача чыгышлардан соң, берничә хат укылды. Матур, пөхтә итеп язылган хатларда укучылар 2018 елдагы яшьтәшләренә эндәшә, шул чор комсомолларын күз алдына китерергә тырыша, аларның, үзләре кебек үк, шат күңелле булачакларын әйтә. ВЛКСМның 50 еллык юбилеена макулатура һәм металл сыныклары җыю турында рапорт бирә. “Илебез комсомолларының кыю, намуслы булуын, начар өлгереш белән көрәшүен телибез”, – дип язган ХХ гасыр укучылары. Аларның искиткеч фантазияләргә ирек бирүе дә аңлашыла: “Туймазы урамнарыннан трамвай-троллейбуслар йөриячәк, метро булачак”, – дип язганнар. Ә кемнәрдер Җиргә Марс планетасыннан очып килүчеләр гадәти хәл булачагына ышанган. Хәтта, илебез футбол командасының, ниһаять, Олимпия чемпионы булачагын фаразлаганнар. Аларның тормышка ашканнары да бар. Киләчәктәге яшьтәшләренә үзләренең шеф хуҗалык басуларында кул көче белән чөгендер алуы турында сөйләп, XXI гасырда бу эшләрнең машина белән башкарылачагына инанып язганнар. Туймазының яшеллеккә күмелеп утырачагына да шикләре булмаган. Алар хаклы, бу эштә, чыннан да, яшьләр башлап йөри бүген. “Шәһәрдә бассейны һәм ясалма бозы булган спорт сарае төзеләчәк”, – дип тә ялгышмаганнар.
Балаларча самимилек белән язылган хатлар күпләрнең күзенә яшь китерде. Мәктәп алдына җыелучылар шуны аңлады: шәһәрдә тагын бер сәхифә тарихта калды. Ә без киләчәк буынга нәрсә калдырырбыз соң?

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»