Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ышаныч югалмасын иде!

Ышаныч югалмасын иде!
09.11.2018 / Календарьда бу көн

Ышаныч  югалмасын иде!Русия полициясенә — 300 ел.

Кызганычка каршы, юбилейны хокук сакчылары уңышлар белән генә түгел, зур тетрәнүләр белән дә каршылый.

Русия полициясе быел 300 еллыгын билгели. Үз тарихында ул жандармерия дә, полиция дә, милиция дә булды. Берничә ел элек яңадан полициягә әверелде. Исемнәрнең һәркайсы астында ул намуслы хезмәт итәргә тырышты, җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәште, илдә хокукый дәүләт урнаштыруга үз өлешен кертте. Ләкин, кызганычка каршы, аның сафларына да бик үк намуслы булмаган, очраклы кешеләр үтеп керә ала икән. Соңгы елларда бу аеруча куркыныч төс алды кебек.


Әйе, быел Полиция көнен ниндидер аңлашылмаган икеле-микеле хис-тойгылар белән каршы алабыз. Бер яктан караганда, чыннан да, алар безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, хәвеф янаганда иң элек полициягә йөгерәбез, ярдәм сорыйбыз, күп очракта аны алабыз да.
Гомумән алганда, республика­ның полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Шушы елның тугыз аенда теркәлгән җинаятьләр саны 2,9 процентка (Идел буе федераль округында — 3,1, Русиядә — 3,8 процентка) кимегән. 100 мең кешегә 1071,6 җинаять туры килә, шул исәптән 215,8 — авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
Җинаятьләрнең яртысы диярлек чит кеше милкен урлау белән бәйле — 48,7 процент. Тугыз ай­да үтерүләр һәм үтерергә омтылулар, сәламәтлеккә авыр зыян ки-терү, талау, мошенниклык кылу, көчләү очраклары кимегән. Шулай ук исерек килеш, наркотиклар тәэ­сире астында, элек хөкем ител-гән­нәр тарафыннан ясалган җи-наятьләр саны азайган. Чит ил гражданнары тарафыннан 195 җинаять кылынган. Террорчылар 19 тапкыр баш калкыткан, 11 экстремист тотылган. Урамнарда, мәй­даннарда, паркларда, скверларда кылынган җинаятьләр саны 8,2 процентка азайган, икътисади юнә­лештәге хокук бозулар саны бераз арткан. Менә шундый саннар. Алар начар түгел. Әйтеп үтүебезчә, поли­циядә үз эшенә бирелгән, намуслы, эчкерсез кешеләр күбрәк эшли.
Шулай да моннан атна-ун көн элек булган хәлләр әлеге хезмәткә икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте. 30 октябрь төнендә Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы бүлеге җитәкчесе Эдуард Матвеев, Кырмыскалы районы бүлеге җитәкчесе Салават Галиев һәм Уфа районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы Павел Яромчук шушы бүлекнең 23 яшьлек дознавателен көчлиләр. Кызыкай быел гына Уфа юридик институтын тәмамлап, эш-кә килгән була...
Шушы хәлдән соң әлеге өчәү полициядән эштән җибәрелә һәм берничә көннән соң кулга алына. Әле Уфада Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке хәвефсез-лек буенча махсус комиссиясе эшли. Тикшерү комитеты да эшен башлаган.
Бу хәл республикада гына тү­гел, бөтен илдә киң яңгыраш ал­ды. Безне якларга тиешле кеше-ләрнең хәтта үз коллегаларын мәсхәрәләве башка сыймаслык хәл. Моннан соң полициягә ничек ышанырга?
Әйтергә кирәк, соңгы вакытта бу хезмәткә тап төшерүчеләр байтак булды. Күпчелек хәлләр ришвәт алу, акча даулау белән бәйле. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хә­веф­сезлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге җитәкчесенең элекке урынбасары Илнур Йосыповның кылыгы гына ни тора! Ул хезмәт вәкаләтләреннән усал нияттә файдаланып, хатынына Уфа районында 15 сутый җир биләү хокукы бирә. Шулай ук 32 гражданга Нөрле авылы янында 120 гектар җирне законсыз бүлә. Арытаба бу җир­ләрне туганнарына, якыннарына һәм дусларына яздыра. Урындагы бюджетка 6 миллион сум күлә-мендә зыян китерелә.
Ә полициянең Үз иминлек идарәсе оператив-эзләү бүлегенең ”Уфа Захарченко”сы исемен алган хезмәткәре Раил Миргалиевка янап алуда шик белдерелгән. Мондый формулировка, гадәттә, тәртип сакчылары өчен суд эскәмиясе һәм хөкем карары белән тәмамлана.
Эш шунда, Үз иминлеге идарә­сенең икенче хезмәткәре полиция хезмәтеннән китүчеләрнең таныклыкларын ике кешегә сата. Теге­ләре “корочка”ларны наркодилерлардан акча даулауда файдалана. Нәкъ наркотик сатучы түземлеге төкәнеп, Федераль иминлек хезмә-тенә мөрәҗәгать итә дә инде. Шул рәвешле әлеге эздән барып, схеманы оештыручы Миргалиевка чыгалар.
Ә аның үзендә һәм туганнарында табылган байлыкка исең-акылың китәр! Үзенең 10 фатиры булуы ачыклана: җидесе — Уфада, өчесе Евпаториядә! Нижегородкада, Чишмә районында, Жуково белән Булгаковода биш йорты да бар икән. Шулай ук затлы автомобиль­ләр тартып алына.
Бер чиктән икенчесенә сугылу дигәндәй, кемдер полициядә мөлкәт туплый, талый, даулый, ә икенче­ләр арытаба ничек көн күрергә тилмереп, үз-үзенә кул сала. Үткән бәйрәм көнендә Учалыда 33 яшьлек дознаватель үз-үзен үтергән. Ун ел тирәсе шушы вазыйфада эшләгән хокук сакчысын бу хәтәр адымга нәрсә этәргән? Суицидка гаилә-көнкүреш хәлләре гаепле, дип отчет бирергә ашыкты эчке эшләр органнары вәкилләре. Ай-һай, өч баласы булган ир-ат хатыны белән талашып кына бу адымга барыр иде микән?
Быел хокук саклау орган­нары-ның үз-үзләрен үтерү очрагының беренче генә очрагы түгел бу. Февральдә Благовещен районында шундый хәл булган иде. Калдырган язуында үзенә кул салучы үле-мендә җитәкчелекне гаепләгән.
Майда Караидел районының полиция хезмәткәре, июньдә Уфада полиция бүлекләренең берсендә хезмәт салган стажер үз теләкләре белән дөньядан китте. Фаразлар­ның берсе буенча аларның үлеме­нә дә хезмәттәге проблемалар сәбәпче булуы мөмкин.
Җәй азагында Кыйгы районы полициясе бүлекчәсендә участок инспекторлары бүлеге начальни-гының гәүдәсе табыла. Калдырган язуында ул: “Барысы да туйдырды” дигән сүзләр теркәгән. Ике ел элек Уфаның Калинин районында тик­шерүче үз-үзенә кул салыр алдыннан видеоязма калдырган иде. Аннан аның җитәкчелек белән җитди проблемалары булуы аңлашыла.
Ә 7 ноябрьдә Кушнаренко райо­нында тагын бер полиция хезмәткә­ренең үз-үзен юк итүе билгеле булды.
Һичшиксез, полиция сафларында яхшы, намуслы хезмәткәрләр күпчелекне тәш­кил итә. Безне­келәр ил күлә-мендә башкалардан калышмый, күп саннар буенча алдынгы сафларда бара. Ләкин бер мөртәт сыер бөтен көтүне пычрата, дию­ләре хак, күрәсең...
... 300 елга сузылган данлы, шанлы тарихы бар полициянең. Алда тагын ничә йөзьеллыклар үтәсе бар әле. Киләсе буынга аны әнә шундый данлы, шанлы итеп тапшырасы иде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Шул ук вакытта...
12-23 ноябрьдә республика территориясендә киң җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлтелгән “Үлем сатучылар турында хәбәр ит” гомумрусия акциясенең икенче этабы үткәрелә.
Наркотиклар кулланган һәм саткан урыннар турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының 279-32-92 санлы “ышаныч телефоны”на хәбәр итә аласыз.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»