Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яшәүнең сүнмәс учагы – Аналарның мәхәббәте

Яшәүнең сүнмәс учагы – Аналарның мәхәббәте
23.11.2018 / Календарьда бу көн

Яшәүнең сүнмәс учагы – Аналарның мәхәббәте25 ноябрь – Әниләр көне.

Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы “әни”, “ана” сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәге җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый. Җирдә тормышны саклаучылар булган әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаек.


Ана булу — гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Шуңа да аналарны һәм балаларны яклауга, алар­ның тормыш-көнкүреше белән бәйле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелә. Әмма аналарның — балаларын, аннан соң оныкларын тәрбияләүгә куйган көчен болар гына берничек тә кап­лап бетерә алмый. Аналар алар алдында олы бурычның беркайчан да түләп бетермәслек булуы белән бөек.
Башкортстанда, Русия төбәкләре белән беррәттән, гаилә, аналар һәм балаларга күпсанлы ярдәм чаралары каралган. Шәһәр, район, авылларда яңа балалар бакчалары, мәктәпләр ачыла, киләчәк буынның иҗади үсеше, сәла-мәт­лек саклау һәм гаилә белән ял итү өчен шартлар тудырыла.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эшен нәкъ социаль өлкәдәге җитеш­сез­лекләрне бетерүдән башлады. Балаларның хәвеф­сезлеге, сә­ламәтлеге мәсьә­ләләренә игътибар бермә-бер артты.
Республикада бала үсте­рүче гаиләләргә өч дистәгә якын ярдәм чарасы, аларны тормышка ашыру өчен 10 миллиард сум акча бүлү каралган. Аз акча түгел, әмма ул барлык юнәлешләр буенча да ярдәм күрсәтүгә җитми әле.
Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында республикада туым кими. Моны, башка илләрдәге кебек, халыкның яшәү шартлары яхшыру, хатын-кызларның күпчелеге беренче баласын, элекке кебек, 20-21 яшьтә түгел, ә 27-28 яшьтә табуына бәйләргә дә була. Шушыларны күз уңында тотып, республикада махсус программа кабул ителде. Аңа ярашлы, беренче балага 300 мең сум күләмендә акча түләнә. Мондый сертификатлар 900 гаиләгә тапшырылган да инде. Икенче балага — ана капиталы, өченчесенә җир участогы бирү каралган.
Республикада күпбалалы 46,3 мең гаилә бар. Бу сан буенча Башкортстан -— Ру­сиядә дүртенче, Идел буе федераль округында — беренче урында.
Республикада Русиядә беренчеләрдән булып Гаи­лә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы булдырылды, перинаталь үзәкләр төзел­де, әниләр һәм бәбиләр арасында үлем очраклары кимеде. Узган елда ачылган перинаталь үзәктә 2 600 бала дөньяга килде. Медицина-генетика үзәге дә эшли башлагач, анда нәсел чирләрен алдан ачыклау, ДНК-диагностика буенча яңа мөмкинлекләр ачылачак, дип көтелә.
Башкортстан “Русия гаи­ләсе” Халыкара конгрессы һәм Бөтен­русия аналар форумын үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмады, I Ата-аналар форумы да бездә узды.
Кадерле аналар! Безнең һәрберебезнең тормышы сез-нең ярдәмнән һәм наз­дан, сезнең бишек җырын­нан һәм кайгыртудан башлана. Үзегез дә дәүләт яр­дәмен, кайгыртучанлыгын тоеп, балаларыгыз шатлыгында яшәсәгез иде!

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»