Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Олы тарих шуннан башлана!

Олы тарих шуннан башлана!
29.11.2018 / Календарьда бу көн

Олы тарих  шуннан башлана!101 ел элек Башкортстан территориаль-милли автономиясе игълан ителә.

Русиядә 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң илдә милли автономияләр төзү башлана. Иң беренчеләрдән булып башкорт милли автономиясен төзүгә керешәләр. Бу эшнең башында башкорт милли хәрәкәте тора.


Башкорт мәркәз шурасының 1917 елның ноябрендә үткән I корылтае тәүге фәрманы белән башкортларга үз милли идарәсе кирәклеген раслый. Ә инде 15 ноябрьдә узган II корылтайның (яңа стиль буенча 29 ноябрьдәге) 2нче санлы фәрманы белән Башкортстан автономиясен игълан итә. Бу тарихи документка шура рәисе Шәриф Манатов, аның урынбасары Әхмәтзәки Вәлидов һәм сәркәтибе Шәехзадә Бабич, шулай ук шураның алты бүлек мөдире кул куя. Фәрманда шундый юллар бар: “Башкорт мәркәз” шурасы Уфа, Пермь, Самара һәм Ырынбур губерналарының башкорт территориясен Русия республикасының автономияле өлеше дип игълан итә”. Гаскәрләр, банклар, тимер юллары, почта, телеграф, салым җыю Башкортстанның дәүләт учреждениеләренә күчә, ә губерна һәм өязләргә бүленеш кантоннарга бүленү белән алыштырыла.
1917 елның декабрендә Ырынбурда үткән III Бөтен башкорт оештыру корылтае Башкортстан автономиясе белән идарә итү чараларын билгели. Кече Корылтай булдырыла, анда һәр 100 мең төбәк халкыннан берәр вәкил сайлана.
Бөтен Русия Оештыру җыелышы Башкорт милли-территориаль автономиясен таный. 1918 елның сентябрендә исә ике арада килешү төзелә. Совет хөкүмәте төзелгәч, 1919 елның 18 февралендә Башкорт хөкүмәте һәм Башкорт армиясе Советлар ягына чыга. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә Үзәк Совет власте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт совет автономиясе турында килешүгә имза куела. Ягъни бу документка кул куеп, Совет хөкүмәте 1917 елдан алып яшәгән милли-территориаль автономияне таный. 1919 елның 23 мартында Башкортстан АССРы төзелә. Аның 2019 елда 100 еллыгы билгеләнәчәк.

Мөнир ВАФИН.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»